Ата-бабаларыбыз батырлык юлын узганга күрә, без дә, аларның балалары, оныклары, солдат итеген кимичә калмадык. Гаиләбездә барыбыз да 19 ноябрь, 23 февраль, 9 Май көннәрен бәйрәм итеп үткәрәбез. Быел инде Марат абыйсы эзләреннән атлап баручы икенче оныгым Равил дә, университетны Кызыл диплом белән тәмамлады, ә 20 августта безне — гаиләсен, хәрби Присяга бирү тантанасына чакырды. Алар икесе дә хәрби кафедрасы булган югары уку йортында укып, лейтенант булдылар. Читать полностью
Юбилей Исторической мечети / Бәйрәм тиешле дәрәҗәдә үтәчәк
1 октября в г.о. Самара планируется масштабное мероприятие – празднование 130-летнего юбилея и открытия после реставрации здания Самарской Исторической мечети, 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией с приглашением высокопоставленных лиц из ближнего и дальнего зарубежья и субъектов Российской Федерации. Приглашены главы республик Татарстана, Башкортостана, Ингушетии, Чечни, Верховный муфтий России Талгат Таджуддин, президент МАИБ Кабаев М.В., отец олимпийской чемпионки, послы из мусульманских стран. Читать полностью
«Сәләт» – хыяллар өлгесе
Август ахырында Татарстанда үткәрелгән халыкара «Сәләт» форумында Самара өлкәсеннән ничә бала катнашкан? Анда кемнәр барырга хокуклы? Нинди белем туплап кайтканнар?
«Сәләт-Самара» клубы һәм аның киләчәге турында клуб җитәкчесе Әлфия Сөләйманова һәм «Яктылык» мәктәбе директоры урынбасары Айназ Фәхертдинов белән әңгәмә. Читать полностью
Якты булсын, апам, җылы булсын…
Шушы көннәрдә бертуган Халидә апамның кырыгын укытабыз
Йомгак сүтелгән сыман йөрәгемдә. Апамның тормышын — изгелекләрен, уңганлыгын, мәрхәмәтлелеген, шәфкатьлелеген яктыртып, күңелемдә хисләр яңара, сагынуым торган саен тирәнәя, югалтуым йөрәгемдә ерганаклар хасил итә сыман. Бу ачы хәсрәтне җиңеп чыгу өчен апам кебек түземле һәм сабыр булырга, үз-үзеңне йөгәнли белергә кирәк икән. Читать полностью
Һәрберебезне ярата иде…
9 сентябрьдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы булып эшләгән Рәхимә Зарифҗан кызы Бәширова 93 яшендә бакыйлыкка күчте.
Рәхимә Зарифовна тумышы буенча Татарстанның Саба районы, Олы Сауруш авылыннан. Казан пединститутын тәмамлаганнан соң юллама буенча Иске Ярмәк урта мәктәбенә эшкә килә һәм шунда кала. Ул мәктәптә иң көчле математика укытучысы булып санала иде. Аның укучыларының күбесе югары белем алып, экономист, нефтьче, табиб булып эшләделәр. Мәктәпне 1979 елда тәмамлаган укучылары класс җитәкчесен болай искә алалар: Читать полностью
Йеменда күмер үтүк бармы?
11 сентябрьдә Самара шәһәренең 436 туган көне һәм Халыклар дуслыгы көне уңаеннан шәһәр халкы төрле массакүләм чараларда катнашты. Быелгы бәйрәм Россиянең күпмилләтле халыкларының милли-мәдәни мирасына багышланган иде. Читать полностью
Табигать сулышын тоя белергә өйрән
Урманнар — планетабызның үпкәләре, төзелеш чималы, җиләк-җимеш, печән-утын чыганагы буларак иң зур табигый байлыгыбыз булып тора. Ә Самара өлкәсе урманнары ни хәлдә икән? 18 сентябрь – Урманчылар көне уңаеннан бу сорау белән Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Хәмзә улы Гафаровка мөрәҗәгать иттек.
Читать полностью
Туган якның матурлыгы кешеләреннән килә
Камышлы районының “Туган як” иҗтимагый оешмасы, моннан өч ел элек кенә барлыкка килүенә карамастан, халык телендә “Кече Татарстан” дип аталган җирләрнең тарихын, нәсел шәҗәрәләрен, буыннар бәйләнешен өйрәнү юнәлешендә шактый катлаулы бик мөһим эшләр башкарып килә.
Читать полностью
Тормыш сыйфаты яхшырыр
Хәзерге чынбарлыкта мондый хәлләр авыллар тормышында сирәк була торган күренеш. Ә менә Мулла авылына бу бәхет елмайды: августта авыл уртасында, нәкъ мәчетебез янында өр-яңа медпункт бинасы калкып чыкты. Бу авыл халкы өчен бик шатлыклы хәл булды.
Читать полностью
Тальян гармунга монолог
Балачак хатирәләрен онытмаган кеше беркайчан да картаймый, аның йөрәге гел яшь кала
Читать полностью
Авыл халкы рәхмәт җиткерә
Безнең Яңа Мансур авылының 33нче мәхәллә мәчете бик борынгы. 1788 елда төзелгәннән бирле бер көнгә дә ябылмыйча эшләп килә. Советлар чорында башка мәчетләр эшчәнлеге туктатылганда да, ул Похвистнево районында бердәнбер мәчет буларак дин кардәшләребезгә тарихи-мәдәни мирас булып хезмәт иткән. Сакланган мәчет бинасын гел карап, яңартып торырга кирәк. Читать полностью
Милләт өчен янып яшәүче яшьләребез үсә һәм ныгый
1 — 5 сентябрьдә Казанда XXXII Татар яшьләре көннәре узды. “Идел” яшьләр үзәгенә төрле төбәкләргә, илләргә таралып яшәүче татар яшьләре җыелды. Алар, 5 көн дәвамында махсус остаханәләрдә катнашып, лекцияләр тыңлап, белем тупладылар, төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Быелгы Татар яшьләре көннәрендә татар телен һәм татар тарихын өйрәнүгә басым ясалды. Гомумән, телебезне саклау, аны яшьләргә өйрәтү һәм популярлаштыру әлеге чараның төп максаты булып тора. Читать полностью
Ерактагы якын туганнар
Татарстанның Чүпрәле районында үткәрелгән унбишенче “Мунчали укулары” дини-гамәли конференциясендә Похвистнево районының Гали авылыннан бер төркем милләттәшләр һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин баруы турында язып чыккан идек инде. Әле игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк язма Гали авылының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдиновадан килеп төште. Чараны үз күзләре белән күргән, йөрәге аша үткәргән актив ханыбыз язып җибәргән кайтавазны укучыларыбызга да укырга кызыклы булыр, дип өмет итәбез. Читать полностью