Милләтебезне саклап калыйк!

oiIGso4R6QXPyK-x2DQLoWTDA9UCoW1a-fdbanzGerdUiFy24QpnXjaK4qL7GR1_zgtv6xKdHb7Fq79TglrwoIOxКадерле дуслар!

Менә инде хәвеф-хәтәрле 2022 ел да тәмамланып килә. Бәлки, кем өчендер ул шәхси җиңүләр елы булгандыр, икенчеләребез югалтулар һәм өзелгән өметләр ачысын кичергәндер. Ләкин, шатлыклы минутларыбыз да булгандыр, дип ышанасы килә.

Редакция коллективы һәм татар газетасы өчен нинди булды соң ул ел? Украинада махсус хәрби операция башлангач, татар җәмәгатьчелеге сугышка китүче егетләребезгә кием-салым юнәтү өчен акча җыйды, әбиләр оекбашлар бәйләп җибәрде. Армиябез алдына куелган бурычларның лаеклы үтәлеше өчен ни кирәк булса, шуны эшләргә әзербез, сугышлар гына тәмамлансын һәм югалтулар гына булмасын иде. Ә башка кыенлыкларны кичерә алырбыз, дип уйлыйм.

Газета хәлләренә килгәндә, күрәсез, ул чыгып килә һәм киләчәктә тагын да кызыклырак булыр, көн кадагына язылган мәкаләләр белән сезне шатландырып торыр. Белгәнегезчә, үткән елда газетада күп үзгәрешләр булып алды. Беренчедән, газетаны гамәлгә куючылар (соучредительләр) алмашынды. Моңа кадәр газетаны гамәлгә куючылар Камышлы һәм Похвистнево район администрацияләре, Пох-вистнево һәм Сызран шәһәр администрацияләре булган булса, хәзер инде ул үзен 1990 елда тудырган “Туган тел” җәмгыятенә әйләнеп кайтты. Бу адым редакциянең грант программаларында катнаша алуы өчен кирәк булды. Безнең учредительләр арасында хөкүмәт органнары булу моңа киртә куя иде.

Икенчедән, күргәнегезчә, газетаның баш мөхәррире дә алмашынды. Дүрт ел буе газетаны җитәкләп килгән Эльмира Варфоломеева икенче срокка сайланудан баш тартты, һәм редакция коллективы аны әдәби редактор итеп сайлады.


Яңа ел башыннан газетабызның дизайны да бераз үзгәрәчәк. Газета үткәргән пресс-конференциядә катнашучылар аның элеккеге логотибын калдырып, текстларын эрерәк ясауны кулай күргәннәр иде. Безнеңчә, яңа макетыбыз уңышлы килеп чыкты һәм укучыларыбызга да ошар, дип өметләнәбез. Киләчәктә Сезне тагын да эчтәлеклерәк мәкаләләр белән куандырып торырга ниятлибез.

Һәрвакыттагыча, без “Авыллардан хәбәрләр” рубрикасына штаттан тыш хәбәрчеләребездән һәм газета укучыларыннан материаллар көтеп калабыз. Моны хәзер смартфоннар аша да эшләп була – ни булганын берничә җөмлә белән яздың да фотога төшереп җибәрдең. Менә шулай, бергәләшеп, үз газетабызны язабыз һәм саклап киләбез. Аның исеме дә бит “Бердәмлек”!

Газетага язылу кампаниясе барган вакытта да актив укучыларыбызның ярдәменә мохтаҗбыз. Уртак тырышлыгыбыз белән киләсе елның беренче яртыеллыгына 2000 тираж җыя алдык. Бу, үткән елгыга караганда, 200 данәгә күбрәк дигән сүз. Монда авыллардагы активистларыбызның да, почта хезмәткәрләренең дә, иҗтимагый оешмаларның да ярдәме булды. Барыгызга да рәхмәт. Ләкин бу сан да безне канәгатьләндерми, чөнки, газета үзенә үзе акча эшләсен өчен, 5 мең тираж белән чыгып килергә тиешбез. Әйе, интернет-технологияләрне куып җитә алмабыз инде. Ләкин әдәби телдә, анализ ясап язылган мәгълүмат сөючеләр арабызда бар әле. Шулай ук гаджетларны үзләштерә алмаган олы буын кешеләре дә газетага мохтаҗ. Ләкин якын киләчәктә газета укучылары санын яшь буын татарлары исәбенә дә арттыра алмасак, ябылу куркынычы бар. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз татар телендә сөйләшсен, укысын һәм яза белсен, тамырларыннан аерылмасын, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сеңдерсен һәм үстерсен өчен, татар газетасы, мәктәпләре, театры һәм ансамбльләре кирәк. Шул вакытта гына без милләт буларак сакланып калачакбыз.

Кадерле милләттәшләр! 2023 ел җиңел һәм күңелле булыр дип әйтә алмыйм. Ә шулай да шатлыклы мизгелләребез күбрәк булсын иде: туганнарыбыз авырмасын, сугышка китүчеләребез исән-сау кайтсын, балалар ятимлек ачысын күрмәсен. Бердәм булыйк һәм үзебезне милләт буларак саклап калыйк.

Яңа ел белән!

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек». 

 

Просмотров: 682

Комментирование запрещено