Үзебезнең татар авылында туып-үскән, татар мәктәбендә укыган яшьләребез арасында, туган телен кирәксенмичә, үзара рус телендә аралашучылар бар. Ә Татарстаннан читтә – Россия төбәкләрендә, башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез татар телендә сөйләшергә омтыла.
«Чит җирләрдә гомер итүче татарлар өчен ана теле аеруча кадерле. Алар башка милләт вәкилләре арасында югалмыйча, үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, ассимиляциягә бирешмичә яшәргә тырышалар», – ди «Alima Academy» онлайн мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлчәчәк Вәлиева. Читать полностью →