“Тормыш юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады”

7Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Азат Камил улы Надиров
5 январьда зур юбилеен бәйрәм итә

Самар татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучы, утыз елдан артык үз милләтенә җанын-тәнен биреп хезмәт итүче аксакалыбыз, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең ветераны Камил угылы Азат Надиров – зур хөрмәткә лаеклы шәхесләрнең берсе. Аның милли җанлылыгына хәйран калырсың. Милләтпәрвәр, ватанпәрвәр сүзләре Азат абыйның калебенә бигрәкләр дә туры килә! Үз халкын, ана телен ихластан сөюче, алар белән үз гомеренә горурланып яшәүче кеше ул.

Читать полностью

Ульян өлкәсе татарларының «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хасибулла улы ХӘЛИМОВка!

2Хөрмәтле Исхак әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим! Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Иҗади эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!

Ильяс Гомәр улы Шәкүров,
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Ульяновск өлкәсе татарларының милли лидеры, татар милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Фарук улы САФИНга!

xp9cEF1K2UgХөрмәтле Рәмис әфәнде!

Сезне чын күңелемнән туган көнегез белән котлыйм! 

Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!

Ихлас йөрәктән сәламәтлек, тынычлык, иминлек, барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте, зур җиңүләр телим.

Ильяс Гомәр улы Шәкүров, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Исполнительному директору Самарской областной татарской национально-культурной автономии Руслану Ибрагимовичу МУСТАФИНУ!

1Уважаемый Руслан Ибрагимович!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения, пожелания счастья,  успехов, воплощения всего задуманного, неиссякаемой энергии, оптимизма, и самого ценного – крепкого здоровья!

Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, танылган фотохәбәрче Әнәс Насыйбулла улы МИНГАЛИЕВка — 65 яшь!

Аняс2Хөрмәтле Әнәс әфәнде!

Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән Сезне юбилеегыз белән котлап, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.  Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын.


И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты. 

Азат НАДИРОВ: «90 ел гомер генә җитми миңа»

НадировӨлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Азат Камил улы Надиров
5 январьда зур юбилеен бәйрәм итә

Өлкә татар тормышы бе­лән аз гына таныш бул­ган кеше дә Азат ага Нади­ров­ны, әлбәттә, беләдер. Шу­лай да юбилей алдыннан хезмәт юлының төп казыкларын барлап үтәргә тиешбез.
Читать полностью

Әнәс Мингалиев: “Ай тагып йөреп кенә мөселман була алмыйсың”

Аняс10

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, танылган фотохәбәрче Әнәс Насыйбулла улы МИНГАЛИЕВка — 65 яшь!

Фотосурәтләр тормышыбыздагы вакыйгаларны, якын кешеләребезне, табигать күренешләрен саклыйлар. Альбомны актарып утырганда хатирәләргә чумасың, үткәндәге матур көннәрне исеңә төшерәсең, кайчандыр күңелне дулкынландырган хисләрне яңадан кичерәсең…

“Яхшы сыйфатлы фото нинди булырга тиеш?” — дип сорасалар, мин: “Җанлы, сюжетлы”, — дип җавап бирер идем. Нәкъ менә шушындый сурәтләр төшерүче фотограф Насыйбулла угылы Әнәс Мингалиев бу турыда: “Фото бер карарлык кына түгел, ә кабат-кабат әйләнеп карарлык булырга тиеш”, — ди. Читать полностью

Аның фотолары җанлы, һәм алар нидер сөйләргә телиләр сыман

Аняс2

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, танылган фотохәбәрче Әнәс Насыйбулла улы МИНГАЛИЕВка — 65 яшь!

Самар татарлары оештырган нинди генә милли-мәдәни чарага барма – анда Әнәс Мингалиевның истәлекле мизгелләрне фотога төшереп йөрүен күрәсең. Шәһәребездә яшәүче милләттәшләребез арасында аны белмәүчеләр сирәктер.

Читать полностью