Бәхәстә туа хакыйкать

5oBNgOKOBSMСамараның кайчан һәм ничек барлыкка килүе һаман да билгесез

19 февральдә өлкә универсаль-фәнни китапханәсендә Самара губернасының 175 еллыгына багышланган “SAMAR урта гасырлар җирлеге: чыганакларны өйрәнү һәм интерпретацияләү” дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Шулай ук биредә Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы темаларына караган Самара ягы тарихы буенча башка чыгышлар да булды. Читать полностью

«Яктылык» мәктәбендә туган телне саклау буенча фикер алышу булды

6guCa1yxBRAКичә  «Яктылык» мәктәбендә «Мегаполиста туган телне саклау» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада җирле мәгариф министрлыгы һәм Самара өлкәсе мәгарифне үстерү институты, Казахстан Республикасы Уральск шәһәренең «Татар мәдәни үзәге» вәкилләре катнашты. Читать полностью

Тел дигән дәрья бар…

Xy9migauv9U14-17 февральдә Татарстан Республикасы башкаласында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды.

Бәйгедә Россиянең 22 төбәгеннән килгән 8-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Уку елы башыннан ук безнең “Яктылык” мәктәбе укучылары әлеге чарага әзерләнә башлаганнар иде. Алар һәр дәрестә туган телебезнең, мәдәниятебезнең теоретик һәм практик аспектларын өйрәнеп, олимпиадада бик зур нәтиҗәләргә ирештеләр. 8нче сыйныф укучысы Алия Миңнебаева, 9нчы сыйныф укучысы Наилә Рахмаева, 10нчы сыйныф укучысы Камилә Газизова, 11нче сыйныф укучысы Илнур Сөләйманов олимпиада призёрлары исеменә лаек булдылар. Читать полностью

Патриотизм – яу кырында илеңне яклау гына түгел бит ул

BHMnjhO8jooБәйрәмнең элеккеге кыйммәте кайтырмы?

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм әле СССРда ук барлыкка килгән. Хәтерләвегезчә, ул вакытта ел саен 23 февраль — Совет армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә иде. Читать полностью

Самарада Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган матур чара узды

2(2128)14 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган бик матур кичә узды.
Читать полностью

Шәҗәрә — тәрбиянең асыл ташы

kj1u_GdyNZ0Тарихи мәчеттә “Самарбикә” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы утырышы узды. Ул гаилә шәҗәрәләрен төзүгә багышланган иде. Читать полностью

Татар дөньясына юл күрсәтүче

Sql64xsx6OE12 февральдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Читать полностью

Сажидәнең коралы — энә

k54yHopseOIКамышлы районы, Иске Усман авылы хатын-кызлары  җиңү көнен якынайтуга өлеш кертәләр

Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә ун балалы Шәфыйк һәм Гайниҗан гаиләсендә туып үскән Саҗидә Иске Усман егете Фоат Газизҗановка кияүгә чыга. 38 ел гына бергә яшәп калалар алар. Башта унике яшьлек улы Илдар, аннан тормыш иптәше вафат булалар. Кызы Тәнзилә белән генә кала. Хәзерге вакытта ул инде кияүдә, Лениногорск шәһәрендә яши, шәфкать туташы булып эшли. Саҗидә унике елдан артык түшәктә ятып авырган кайнанасы Миннурый апаны да үз анасын карагандай карап, соңгы юлга озата. Читать полностью

Очар канатларым иде ул…

wDw5mZTZJfo2025 елда минем яраткан ирем, очучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Совет армиясе капитаны Абдулла Галиулла улы Аитовның Әфганстан күгендә һәлак булуына 42 ел тула. Читать полностью

«Барысы да үзебезнең кулда!»

yCb-queq1n817 февральдә “Яктылык” мәктәбе укытучысы, вакытында биология фәнен һәм әхлак дәресләрен алып барган, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Асия Госман кызы Сәйфетдинова 70нче туган көнен билгеләп үтә. Читать полностью

Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган музыкаль кичә узды

WPNLFL6c8nA14 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында бөек җырчы Илһам ага Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Ил халкының күңелен нурлап» дип аталган бик матур музыкаль кичә узды. Читать полностью

Бер сугышны да онытырга хакыбыз юк!

E9flYX-N5_015 февраль — совет гаскәрләренең әфганстаннан чыккан көне

Моннан ун ел элек, Самараның 85 санлы мәктәбендә, Әфганстан Демократик республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Альберт Хәлиуллин истәлегенә мемориаль такта ачылган иде. Гомумән, илебездә Әфган сугышында башларын салган укучыларының исемнәре мәңгеләштерелмәгән мәктәпләр сирәктер. Читать полностью

Йөри-йөри ара якыная…

38ce39457aГаилә корып яши башлаган парларга кыенмы?

Эх, яшьлек! Көч-куәт, хисләр ташып торган, сөйгән ярың өчен тау-ташларны күчерергә, диңгезләр кичәргә әзер булган чак! Дөрес, хәзерге яшьләр ялкаурак инде, барысын да гаджетлар, интернет аша эшләргә күнеккән. Әмма, араларында мәхәббәте артыннан утка да, суга да керергә, кирәксә, күктән йолдыз алып бирергә әзер булганнары бар әле. Читать полностью