Һәрбер үлем — зур фаҗига. Ә яшәүнең кадерен белеп, эчтәлекле гомер кичергән һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәгән кешенең үлеме – ул аеруча тетрәндергеч вакыйга.
Габидулла углы Әнәс Гайзуллинның инде бу дөньяда юклыгына һич кенә дә ышанып булмый. Бу турыда уйлаганда, ул исән кешедәй, елмаеп, күз алдына килеп баса.
Гали авылындагы гади генә гаиләдә туып-үссә дә, ул үз гомеренә дөньяга киң карашлы, тирән фикерле һәм төпле акыллы шәхес булып яшәде. Читать полностью