Җәмил әфәндене зурладылар!

1Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин аңа Үзәк Диния нәзарәтенең «Әл-Игтисам» — “Бердәмлек” медален тапшырды.

Җәмил Вәлиуллин — Самар татарлары арасында танылган шәхес. Күп еллар буена зур автопредприятие җитәкчесе буларак, ул йөзләгән татар егетләрен, ирләрен үзенең хуҗалыгына алып, үзләрен эшле һәм акчалы итте.

Яшь ирләрне боргычлап эшләтте, орышты, таләп итте. Рейска чыгар алдыннан, шоферны туган көне белән котлап, зур голәмә (букет) чәчкәләр дә тоттырыр иде.

Җәмил Вәлиуллин, тимер холыклы ир буларак, кул астында хезмәт иткән егетләре турында аталарча борчылды һәм, нечкә күңелле хатын-кызлардай, хисле сүзләр әйтеп, аркаларыннан кагып сөя дә белер иде. Бу осталыкны теләсә кем булдыра алмый. Җәмил Вәлиуллин гомеренә, оста психологлардай, гамәл кылды.

Татар милли хәрәкәтенең әйдаманы буларак, ул, мәдәният кысаларында гына бикләнмичә, динебез Ислам турында да кайгыртып яшәде.

Туган авылы Лабитта үз акчасына таш мәсҗид салдырды, муллага эш хакы түләп торды, терлек-туар алып бирде. Авылның зур зиратын тимер койма белән тоттырды.

Самар Җәмигъ мәсҗиден салганда, җиң сызганып, хезмәт итте. Мөтәвәллият һәм мөфтиятнең Президиумы әгъзасы вазифаларын башкарды һәм бүген дә башкарып килә.

Самар Җәмигъ мәсҗиде ашханәсендә 2017 елда ураза аеның беренче авыз ачу мәҗлесенә йөзгә якын кунак чакырып сыйлады.

Җәмил әфәнденең үзен дә зурладылар. Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин аңа Үзәк Диния нәзарәтенең «Әл-Игтисам» — “Бердәмлек” медален тапшырды.

1SONY DSCКотлыйбыз! Куанабыз! Үзегезне һәм гаиләгезне Аллаһы Тәгалә Үз рәхмәтеннән ташламасын.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1173

Комментирование запрещено