Самарның «Нур» мәдрәсәсендә «Лучики» (Шәфәкъ нуры) дип аталган балалар түгәрәге эшли башлады. Якты, зур, чисталык-пөхтәлек хөкем сөргән, аякларың батарлык йомшак келәм җәелгән, кечкенә өстәл-урындыклар куелган бүлмә шулкадәр ямьле ки, үзеңне өйдәгедәй уңай хис итәсең. Читать полностью
Җиде ел элек сөйләнгән вәгазь
Яңа Ярмәкнең шигъри былбылы

Гөлсинур ханым Гафурова “Көзләр балкышы” исемле икенче шигъри җыентыгын бастырды.
Елның дүрт фасылы да соклангыч хисләр уята. Ләкин дә шәһәр шартларында көн күргән адәм баласы, авыл кешесе сыман, ул фасылларның нәзбереклеген аңлап бетерә алмый. Ә инде нечкә күңелле, хисчән хатын-кыз әле авылда да яшәсә, Аллаһы Тәгалә аңа шигырь язу сәләтен дә бирсә, ул инсанның да инсанына әйләнә.
Яңа Ярмәк авылында хәбәрчебез Гөлсинур Гафурова яшәп ята. Аның әтисе турында язган истәлекләре тетрәткеч. Мин, «Сәлам» гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе һәм хатлар бүлеге мөхәррире буларак, һәр килгән хатны игътибар белән укып чыгам. Гөлсинур ханымның әтисенең язмышын моңсуланып укыдым да, сәгатьләр буена санакта, күзләремнән яшьләр агыза-агыза, бастырып утырдым. Читать полностью
«Мин — авылны, аның кешеләрен яраттым, ә алар мине үз иттеләр”
Иске Ярмәк авылы җәмгыятенең аң-белем дәрәҗәсен, культурасын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе — Рифкат кызы Әлфия Баһаутдинова.
Әңгәмә барышында ул түбәннәрне сөйләде.
“1957 елда Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы Түбән Көчек авылында (Кечек – “кече”, “кечкенә” мәгънәсендә. Еллар узгач, ул төрле фонетик үзгәрешләр нәтиҗәсендә, Көчек исеме ала), җыр-моңга, хисләргә бай булган Рифкат һәм Рәсимә Батталовлар гаиләсендә туып-үстем. Читать полностью
Муфтий посетил «Малютку»
Уже не впервые Региональное Духовное управление мусульман Самарской области посещает дом ребенка «Солнышко», специализированное отделение «Малютка».
Внимание, забота и любовь родителей является самым ценным подарком для ребенка. Читать полностью
«Аллаһым юлына басарга теләгән кеше күңелемә якын»
Минһаҗәр апа Сәяхова чирек гасыр буена Самарда динебез Ислам дәресләрен алып бара. Дини мәҗлесләрдә оста Коръән укучы, чын дәгъватчы ул. Мәшһүр абыстаебыз белән очрашып сөйләшкәннәрне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Читать полностью
Муфтий Самарской области встретился с молодежью
Муфтий Талип хазрат Яруллин провел совещание в Самарской Соборной мечети с представителями мусульманской молодежи, посвященное мероприятиям, проводимым Региональным Духовным управлением мусульман Самарской области совместно с другими организациями в 2016 году. Читать полностью
Барлык кешеләр өчен дә бер максат бармы?
Җиңелүчеләр булмады
Подбельск шәһәрендә инвалидларның спартакиадасы узды. Ярышларны ачу бик тантаналы оештырылган иде. Флаг күтәрелде. Гимн уйнады.
Җәмгыятьнең рәисе Фәридә ханым Вәгыйзова бәйрәмне үткәрү өчен тырышлык куйды. «Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, берсе дә баш тартмады. Акча да бирделәр, тәмледән-тәмле ризыклар да китерделәр», — ди Фәридә ханым. Читать полностью
Самар Җәмигъ мәсҗидендә хатын-кызлар Мәүлидне зурлап уздырдылар (ФОТОСУРӘТЛӘР) / Үзебезне оҗмах кошларыдай хис иттек
Тантанага Самарның барлык бистәләреннән 300 кеше килгән иде. Бәйрәмне мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде.
Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылап салаватлар яңгырады. Коръән укылды, мөнәҗәтләр көйләнде. Шунысы күзгә ташланды — табында яшьләр күп булды. Татар хатыннары елдан-ел киемнәрен милли бизәкләр белән баеталар. Читать полностью
«Президент исеме ярдәм итте»
Әй, гүзәл татар хатын-кызы! Ир-атка хас булган эшкуарлык эшен дә уңышлы алып бара бит ул! Шундыйларның берсе — Cамарның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әзимҗан кызы Разия Әюпова. Аның бизнесы гомер-гомергә татар милли хәрәкәте белән бергә үрелеп барды. Читать полностью
Пәйгамбәрләрнең имамы
«Булгар мирасы” мәсҗиде үз исемен аклап халыкка хезмәт итә
Мәсҗидләр һәрвакыт мәхәлләнең тормыш үзәге булган. Гыйлем һәм әхлакый тәрбия бирү белән бергә, биредә үзара ярдәм оештырылган. Катлаулы мәсьәләләр, киңәшү нәтиҗәсендә, уңай хәл ителгән. Иң авыр заманнарда да халык мәсҗидтә җан тынычлыгы, киләчәккә ышаныч һәм юаныч тапкан.
Мәсҗид һәрвакытта халыкны берләштерүче үзәк, диннең һәм милләтнең нигезе булып хезмәт иткән. Кайда гына төпләнсәләр дә, татарлар, иң элек, Аллаһы йорты төзүне кайгыртканнар. Шуңа күрә дә без хәзер Кытайдан, Финляндиядән, Австралиядән һәм башка җир читендәге илләрдән килгән татарларның үз телендә төгәл һәм матур итеп сөйләшкәнен күреп, гаҗәпләнәбез. Читать полностью