Иске Ярмәк авылы җәмгыятенең аң-белем дәрәҗәсен, культурасын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе — Рифкат кызы Әлфия Баһаутдинова.
Әңгәмә барышында ул түбәннәрне сөйләде.
“1957 елда Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы Түбән Көчек авылында (Кечек – “кече”, “кечкенә” мәгънәсендә. Еллар узгач, ул төрле фонетик үзгәрешләр нәтиҗәсендә, Көчек исеме ала), җыр-моңга, хисләргә бай булган Рифкат һәм Рәсимә Батталовлар гаиләсендә туып-үстем.
Әтием укытучы иде. Ул Казандагы педагогия институтының филология факультетында укыган. Мәктәптә урыс теле һәм әдәбиятын, физкультура һәм рәсем дәресләрен укытты. Мәктәп мөдире һәм завуч булып та эшләде. Ул бик матур итеп рәсем ясый, театр һәм шигырьләр ярата иде. Гомере буена авылда ихтирам казанып яшәде һәм 80 яшендә бакыйлыкка күчте.
Әнием – фельдшер, үз гомеренә авылда халыкка медицина хезмәте күрсәтте. Агитатор да булды, радиотапшырулар да алып барды. Урыс, татар, удмурт телләрен камил белә иде. Ул кечкенәдән үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан.
Алтмыш алты яшендә әнием бакыйлыкка күчте. Аны ахыргы юлга озатканда:
“Ул минем кендек әбием”, “Ул мине үлемнән алып калды”, “Ул сердәшче, ярдәмчел, җиңел куллы һәм ихтирамлы иде”, — кебек бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Әти белән әни дүрт бала үстерделәр. Без барыбыз да югары белем алдык. Алар үрнәгендә җыр-моңга бай булып, шигъриятне һәм әдәбиятны яратып үстек.
Апам Лилия Казан педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлады.
Энем Илдар авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном, совхоз җитәкчесе һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры булып эшләде.
Мин — Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, ә сеңелем Раушания мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлады.
1977 елда Иске Ярмәк авылына килен булып төшкәч, мине шаккатырырлык гаҗәп нәрсәләр күп булды.
Без балачактан “Ак каен” җырын җырлап үскәнгә, аның биредә язылуын ишетеп, хәйран калдым.
1980 елда монда элгәредән уңышлы эшләп килгән фольклор ансамбленә килеп кушылдым. Анда 4 ел буена сәнгать җитәкчесе булып эшләдем һәм аңа “Ак каен” исемен бирергә тәкъдим иттем.
1986 елда ансамбль шулай аталды һәм бүгенге көнгә зур уңышларга иреште. Анда миңа сценарийлар язарга, алып баручы һәм режиссёр да булырга туры килде. Һәр бәйрәмдә актив катнаштык. Җыр һәм биюләрдән башка,гореф-гадәтләрне, йола-уеннарны сурәтләгән күренешләрне сәхнәләштердек.
Болар арасында:“Каршы уен”, “Печән өмәсе”, “Язгы ташу”, “Аулак өй”, ““Армиягә озату”, Халикъ Садри әсәреннән бер күренеш һәм башка күп фольклор күренешләрен әзерләдек.
Мине биредә гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә – Халикъ Садриның бу авыл кешесе булуы. Кызганыч ки, тик монда аның да, Зыя Ярмәкинең дә китаплары юк иде. Татарстандагы китапханәдә эшләүче сеңелем аркылы мин “Ил батырлары”, “Безнең таң” исемле һәм Зыя Ярмәкинең тагын ике китабын алдырдым.
Минем кулымда күп һөнәрләр булды. Киномеханик та булдым, заводта һәм, Ярмәккә килгәч, андагы колхозда токарь да булып эшләдем. Хезмәт халкы белән тыгыз аралашып эшләгәнгә, яхшы тормыш тәҗрибәсе тупладым. Авыл халкының үзенчәлеге, аның бай гореф-гадәтләре, кызыклы вакыйгалары, аның этиологиясе турында кайнанамнан-кайнатамнан һәм авыл халкыннан сорашып белдем.
Самардагы культура училищесында укыганда мәктәп мөдире Сәхия апа Шәвәлиева миңа пионерлар әйдаманы булып эшләргә тәкъдим итте. Ул эштә мин 1980 елдан 1991 елга кадәр эшләдем. Казан педагогия институтының татар теле филологиясе факультетын тәмамлагач, 2015 елга кадәр мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыттым.
Укыту дәверендә укучыларымда татар теленә, татар мәдәниятенә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Аллаһыга шөкер, бу юлдагы уңышларыма әле дә куанып яшим. Күп кенә укучыларым Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, Казан дәүләт университетының журналистика, Казан гуманитар институтының татар теле, тарих бүлекләрен уңышлы тәмамладылар. Болар: Рамилә Мөхәммәтҗанова, Рамилә Каюмова, Гөлнара Галимуллина, Элмира Һадыева, Рәисә Гыймадиева (авылдагы балалар бакчасында мөдир булып эшли), Раилә Хәсәншина.
Раилә Казандагы татар-гарәп телләре факультетын тәмамлап, Каирда укып кайтты.
Рамил Рәхимов Лениногорск педучилищесының музыка факультетында укыгач, Казан институтының музыка бүлеген тәмамлады. Хәзер без аны телевизорда еш күрәбез. Ул Миңгол Галиев, Лилия Муллагалиева, Хәмдүнә Тимергалиева кебек артистларның концертларында баянчы буларак катнаша. Гаиләсе дә бик матур.
Күп кенә укучыларым Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә укыдылар. Укучылар белән даими рәвештә класстан тыш эшләр алып бардым. Җыр дәресләре укытучысы Гамил Галиуллин, мәктәп мөдире Мәсхүдә Габидуллина белән берлектә “Кече “Ак каен” исемле балалар фольклор ансамблен оештырып, укучыларда сәнгатькә мәхәббәт уяттык.
Мәктәптә эшләү дәверендә мин беренче булып “Проектная деятельность» дип аталган яңа алымны үзләштердем һәм хезмәтемне шуңа нигезләп эшли башладым. Самар өлкәсе буенча үткәрелгән төрле проектларда да катнаштым. Татар теле укытучылары бәйгеләрендә дә даими катнашып килдем.
Дәресләремне һәрвакытта кызыклы, файдалы һәм тормышка бәйләп алып барырга тырыштым. Төрле әсәрләрдәге гаилә, мәхәббәт, тугрылыклылык турындагы язмаларны ассызыклап аңлата идем. Катнаш гаиләләрнең нәрсәгә китерүен һә мөселман гаиләләрендәге яшәү рәвешенә нигезләп, тормыш дәресләре бирергә тырыштым.
Кызганыч ки, хәзер татар авылларындагы мәктәпләрдә туган телгә карата мәхәббәт уяту юк дәрәҗәсендә. Туган телдә сөйләшүнең әһәмиятен төшендерүләр юклыгы да инде заман чиренә әверелеп бара.
1990 елларда аерылышулар заманы китте, ата-ананы санламау гадәткә керде. Менә бу мәсьәләләргә багышланган әңгәмәләрне мин малайлар һәм кызлар белән аерым-аерым да, бергәләп тә алып бардым. Укучыларым миннән серләрен беркайчан да яшермәделәр, чөнки мин аны беркайчан да әти-әниләренә дә, башкаларга да җиткермәдем. Кызлар белән бергә әле елашып та ала идек.
Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен укыгач, “Нәрсә ул бәхет?” — дигән темага әңгәмә уздыра торган идек. “Әти-әни янда булса, туган телдә сөйләшергә сөйгән ярым булса, теләкләрем кабул булса – шул бәхет!” — дип язалар иде.
Асрауга алган балалар арасыннан әти-әниләренә үзәк өзәрлек хатлар язучылар да булды.
Укытучыга эш дәверендә чын психолог булырга туры килә. Бигрәк тә ташланган һәм асрауга алынган балалар белән эшләгәндә. Безнең мәктәптә укыган 200 бала арасында андыйлар саны алтмышка җиткән чаклар да булды. Алар белән төрле мәсьәләләргә карата аерым-аерым да күп сөйләшергә туры килә иде. Моңа мин беркайчан да үз вакытымны жәлләмәдем.
Тугызынчы сыйныфка кадәр алар әле гаилә тоткасында баралар. Аннан соң, “переходный возраст” җиткәч, сынган язмышлы, имгәнгән рухлы һәм канатлары каерылган балалар яңадан үз ирегенә биреләләр. Качып китәләр, холыклары кискенләшә. Мәктәптән киткәч, тулы мөстәкыйльлек алып, тискәре мөнәсәбәтләргә биреләләр.
Шулай да алар арасында тормышта үз юлын табучылар күбрәк. Аллаһыга шөкер, араларында ялгыш юлга, төрмәгә эләгүчеләр юк. Күбесе авыл белән тыгыз элемтәдә тора, монда яшәп калучылар да бар.
Минем эш дәверендә бик авыр холыклы бер бала нык истә калды. Ул киреләнеп, ташландык бала булуына ишарәләп:
“Мин бәхетсез һәм беркайчан да бәхетле була алмаячакмын”, — дия иде.
Ә мин һәрвакыт аңа:
“Юк, Женя, син бәхетле буласың, армиягә барып кайткач, бер яхшы кыз белән тормыш башларсың, үз машинаң булыр, әле ике бала да үстерәчәксез”, — дип юата идем.
Чыннан да, ул армиядән кайтып, эшли башлады, машина алды, яраткан кызы бар. Ул һәрвакытта миңа: “Сез миңа яшәргә көч бирдегез, тормышка карашымны үзгәрттегез, аның гүзәллеген күрергә өйрәттегез”, — дип рәхмәтләр әйтә.
Аларны үз гаиләләренә алып үстергән ата-аналары да миңа рәхмәтләр әйтәләр. Үзара аралашып, матур тормыш алып баралар.

Камышлы районындагы Иске һәм Яңа Ярмәк авылларында иң күп бала тәрбиягә алына. Берьюлы бишәр баланы тәрбиягә алучылар да бар. Укытучы Зөһрә Кәримованы мисалга китерәсем килә. Ул наркоманнар һәм зинданда утыручыларның ике баласын тәрбияләп үстерә.
Яңа Ярмәктән Зәйдуллиннар гаиләсе асрауга биш бала алып үстерә. Әлбәттә, тәрбия барышында авыр чакларкүп булды. Бергә сөйләшә-сөйләшә җиңдек, җайга салдык үзләрен. Анастасия исемле кызлары әти-әниләре ярдәме белән Санкт-Петербургтагы академиягә укырга керде. Ул татарча матур сөйләшә, татарча матур җырлый, бии. Һәрвакытта олимпиадаларда актив катнашып килде.
Бу дөньяда минем иң яратмаган нәрсә – алдашу. Балалар белән бу темага күп сөләшә идем. Нәтиҗәдә бер-беребезгә карата ышаныч туды, якынаю булды.
Һәр укытучының үз эш алымнары бар. Һәрберебез үз дәресен аңлаешлырак итеп җиткерергә тырыша.
Тик шулай да, укытучы эшен үзе укыткан фән белән генә чикләргә тиеш түгел. Дәресне балаларга тормыш белән бәйләп төшендерергә кирәк.
Үзе дә күп белергә, фикерләү офыгын киңәйтергә тырышканда гына, укытучы үз эшендә уңышларга ирешә ала. Мин гомеремә күп укыдым һәм халык белән актив аралашып яшәдем. Шуннан үзем дә күпне белдем, тормыш тәҗрибәсе тупладым.
Шуңа да укучыларым минем дәресләремне яраттылар һәм төрле бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешеп килделәр. Мәсәлән, Казанда регионара олимпиадада Алинә Сәхабетдинова икенче урын алды. Андый мисаллар күп.
Рәхмәт, хөкүмәт һәм җәмгыять органнары эшемне күрә, бәяли белделәр.
1997 елда Губернатор Хөрмәт грамотасы бирде.
2005 елда “Елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе Иске Ярмәк авылы мәктәбендә үтте. Мин анда җиңүче булып танылдым
2006 елда миңа Россия Федерациясенең Мактаунамәсе бирелде.
2006-2007 елларда, ике ел рәттән, “Иң яхшы ел укытучысы исеменә лаек булдым”.
2010 елда Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев оештырган “Ел хатын-кызы” бәйгесендә аның истәлекле бүләгенә лаек булдым һәм миңа Казанда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 5 нче җыелышына юллама бирелде.
Укыту белән бергә мәктәп музее эшен җитәкләдем. Җитәкчеләр тарафыннан аның эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Күп төрле бәйгеләрдә, шул исәптән Рәсәй күләмендә дә, безнең музей җиңүче дип танылды.
Еллар дәвамында музей мәктәпнең тәрбия үзәгенә әверелде. Аның нигезендә даими рәвештә күп төрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Боларны сөйләсәң, ул үзе бер зур тема булыр иде.
Сәбәпләре табылып, биредән китәргә җыенган чакларым булса да, китә алмадым. Мин бу авылны, аның халкын яраттым, үз иттем, ә алар – мине. Хәзер лаеклы ялда булсам да, балалар һәм яшүсмерләр арасында “Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәген алып барам. Балаларда туган телгә, туган якка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырышам. Сәнгатьле сөйләү күнегүләре өстендә эшлибез.
Аллаһыга шөкер, укучыларым һәрвакытта төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алып килделәр һәм киләләр. Менә шуңа күрә әле киләчәктә дә минем эшемне дәвам итәрләр дигән өмет белән яшим”.
Аллаһы Тәгалә Әлфия Баһаутдиновага төрле яклы сәләтләрне мул биргән. Ул хисләргә, моңга да бай, уңышлы педагог һәм оештыручы да. Күп татар авылларында татар телен укыту беткәндә, Иске Ярмәктә ул сакланды. Әлбәттә, бу - Әлфия Баһаутдинованың тырышлыгы нәтиҗәсе.
Иске Ярмәк авылындагы мәдәниятне, халыктагы тел байлыгын, аның милли үзаңын һәм рухын үстерүгә читтән килүчеләр дә зур өлеш керттеләр. Укытучылар коллективы, авыл халкы бу рухи байлыкны һәрвакыт саклап, тулыландырып килде. Әлфия Баһаутдинова боларны тагын бер баскычка күтәрде.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1617


