Умартачылар нәселеннән

Яниахметов-300x225

Илдус Нургали улы ЯНИӘХМӘТОВ үзенең умарталыгында.

Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, Камышлы районындагы Чулпан авылының данлыклы умартачысы Илдус Нургали улы Яниәхмәтов: “Без 50 еллык умартачылар нәселеннән”, – дип алар белән горурланмас иде.

- Мин 1997 елдан бирле шушы эш белән шөгыльләнәм. Бу эш, бик мәшәкатьле булса да, мавыктыргыч. Кеше шуның белән бер мәртәбә генә шөгыльләнеп караса да, бүтәнчә тыела алмый инде.

Мин безнең һава шартларына туры килүче карпат нәселен тотам. Ояларны, рамнарны үзем ясыйм. Бал кортларының тормышы турында сәгатьләр буе сөйләсәң дә, сүзләр бетмәс, әллә ниләр турында сөйләп булыр иде. Алар бит бик тә уңганнар, эшчәннәр һәм төгәллекне яраталар. Аракы эчкән кеше бирегә якын да килә алмый. Бик тиз чагачаклар үзен.

Бал кортлары үзләренчә ниндидер программага, тәртипкә буйсынып яши төсле тоела миңа. Алар янында йөрүнең дә исәнлеккә файдасы бар. Мәсәлән, прополистан гына да күпме дарулар ясап була! Ә балның шифасы турында кешелек дөньясы, һаман өйрәнә әле.

Бүгенге көндә чәчкә серкәсе, кәрәз, балавыз аеруча күп кулланышта. Хәтта үлгән бал кортларыннан да дару ясап була, - дип үз һөнәре белән таныштырды Илдус Нургали улы.

Дөрестән дә, уңган кеше генә умартачы була ала, диләр. Илдус әфәнденең әле һәрчак ярдәмгә ашкынып торучы хәләл җефете – Лилиясе бар бит. Аларның уллары Илмир белән Илгиз хәзерге көндә югары уку йортларында белем алалар, ә укып чыккач, һичшиксез, әтиләре юлыннан тайпылмыйча, умартачылар нәселен дәвам итәчәкләр.

Яниәхмәтовлар тормышларын бал кортларыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар.

- Терлек асрамыйбыз, бөтен игътибарыбызны бал кортларына бирәбез. Авыл кешесенең азапланып тапкан продукциясенең кадере калмады бит. Ә балның бәясе беркайчан да төшмәскә тиеш, – диләр алар.

Менә шулай, бер-берсенә терәк, ярдәмче булып, умарта кортларыннан үрнәк алып, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагыннан бергә янәшә атлыйлар бүген ирле-хатынлы Илдус белән Лилия Яниәхмәтовлар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2284

Комментирование запрещено