Йөртә безне язмышлар

DSCN3799

Бала дөньяга килгәндә үзенең нәрсәгә сәләтле булуын белеп тумый. Үз юлыңны табу өчен характер да, кызыксынучанлык та, дөньяны аңлап белү дә кирәк. Кайберәүләрнең тормышы тигез генә, нинди эш туры килә – шунда эшләп, нинди хатын туры килде – шуның белән яшәп, Ходай нәрсә бирсә – шуны ашап үтсә, икенчеләре үз алларына куйган максатка җитмеш киртәне җимереп ирешәләр. Шундый сирәк кешеләрнең берсе — “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин .Ул шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шуларның 47се журналистикага багышлаган. Тормышындагы иң зур эше дип Самара өлкәсе татарлары өчен “Бердәмлек” татар газетасын ачып, аны 23 ел буе бер дә туктатмыйча чыгарып тору, дип саный ул. Бәлки, башта Рәфгать Нәбиулла улының максаты андый ук мәһабәт зур булмагандыр да. Бары тик бала чагында ук ул үзендә язучылык таланты ачкан һәм шуны үстерү өчен үз өстендә күп эшләгән, күп укыган, күп язган. Ә язмыш, Аллаһы кушуы беләндер инде, бу балада үҗәтлек барлыгын күреп, урау юллар белән булса да, кирәк чагында кирәк урынга куеп, Самара татарларын газеталы иткән.

Мине Рәфгать Нәбиулла улының авылдашы дип атарга да була. Чөнки әбием Сәлимә Кәлимуллина һәм баш мөхәррирнең әнисе Гыйльменур апа авылдашлар гына түгел, дуслар да иделәр бит әле. Ә әнинең энесе Рөстәм абый Рәфгать дустыннан бер яшькә генә олырак булып, бер тирәдә яшәгәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Мин дә бит инде шушы газетада 1991 елдан бирле эшлим. Шулай озак бер-беребезне белгәнгә күрә юбиляр турында язарга алындым да инде.

Балачак

Рәфгать Нәбиулла улы Камышлы районының кечкенә генә Дәүләткол авылында 1943 елның 7 сентябрендә дөньяга килгәндә күпләрнең әтиләре, абыйлары сугышта булган. Ә Нәбиулла абзыйның кулы Беренче Бөтендөнья сугышында яраланып, имгәнеп калганга күрә, аны Бөек Ватан сугышына алмаганнар.

Революцияләр, гражданнар һәм ватан сугышлары, кулакка чыгарып сөргенгә озатулар чорында яшәгән кешеләргә баш күтәрергә мөмкин булмаган шул. Революциядән соң Нәбиулла Әһлиуллинның менә дигән эшләп торган өч кибетен яптырганнар, төрмә, сөрген белән янаганнар. Ул гаиләсен алып Ташкент якларына китә. Ләкин 30нчы елларда Камышлы районының Дәүләткол авылына кайтып колхозга керә. Шул вакытта аны югарыдан төшерелгән разнарядка буенча “кулак”ка чыгарып, Красный Бережок кырына илтеп ташлыйлар. Анда инде бу районнан китерелгән шундый ук “кулак”лар землянкалар казый башлаган була. Болар да землянкалар казып, шунда яшәп киткәннәр. Тора-бара колхоз оешкан, җир эшкәртә, мал асрый башлаганнар. Әмма тормыш шартлары бик авыр булганлыктан, халык биредә еш үлеп торган, боларның да биш яшьлек малайлары шунда вафат була. Нәбиулла агай, башка балаларына да зыян килмәсен дип, Мәскәүгә хат яза.. Ни гаҗәп, бераздан Михаил Иванович Калининнан мондыйрак  хат килеп төшә: “Хөкүмәт линиясен аңлап бетермичә, урыннарда “перегиб”лар ясалган. Сез дә шуңа эләккәнсез. Хокукларыгыз торгызыла, кайда теләсәгез, шунда яшәргә рөхсәт бирәбез».

1 (1)

Рәфгать (өске рәттә сулдан икенче) Дәүләткол мәктәбендә җиденче сыйныфта укыганда (1957 ел), янәшәсендә мәктәп директоры Сәмәрия апа ШАМКАЕВА.

Шулай итеп, Әһлиулиннар гаиләсе башта Оренбург өлкәсенең Рычково авылында урнашалар, ә сугыш башлангач кабат Дәүләтколга кайталар. Туган як аларны колач җәеп каршы алмый, әлбәттә. Торырга урыннары, чәчәргә җирләре юк. Фатирга керәләр, Нәбиулла абзый колхозда бригадир булып эшли башлый. Ул өй салырга дип бүрәнәләр, такталар кайтарып куя. Кем уйлаган бит алда нәрсә буласын?! 1943 елның февралендә ике – өч атна эчендә йогышлы авырудан бер-бер артлы кызы Наҗия, һәм Нәбиулла абзый үлеп китәләр.

Нәкъ шушы кайгылы вакытта Гыйльменур апаның карынына нәни аяклары белән типкәләп, кечкенә Рәфгать үзенең барлыгы турында белдерә. Шулай итеп, әтисе аны, ул әтисен күрмичә, аймылышалар. Тууын белгертеп, кычкырып җир йөзенә килеп чыкканда, баланы төрергә хәтта бер кисәк иске дә табылмаган. Ул чактагы колхоз рәисе Хуҗи бабайның карчыгы аларга өч метр марля кисеп биргән һәм яңа туган баланы шуңа төреп алганнар. Атна – ун көн үтүгә Рәфгатьне бертуган апалары Фәһимә һәм Зәйнәп кулына калдырып, Гыйльменур апа колхоз фермасына эшкә чыга.

Тиздән Фәһимәне дә ФЗӨга алалар. Ул вакытларны тетрәнеп искә ала ул: «Куйбышевның Масленников заводына илтеп бикләделәр дә, шунда көне-төне эшләдек. Хәтта эчәргә су да юк, бәдрәфтән җыеп эчә идек”. Ипи булмаса да, әниләре аның шәһәрдән кайтуына чөгендер киптереп куя булган.

Эх чөгендер, чөгендер,

Сөйгән ашым түгелдер…

Шулай итеп, Фәһимә киткәч, баланы дүрт яшькә генә олырак Зәйнәп апасы карый. Менә ул да мәктәп яшенә җитә. Аягына кияргә итеге, өстенә күлмәге юк.. 30 градуслы суыкта оекбаш өстеннән резин галуш киеп, кызы мәктәпкә йөгергәндә Гыйльменур апайның йөрәге ничек әрнегәнен үзе генә белгәндер инде. Орчык хәтле генә Зәйнәпнең зур галушлары тау астына шуып кына төшә. Ә тайгалакта тау битендәге мәктәпкә ничек менәргә?

Рәфгать Нәбиулла улының балачак истәлекләрендә алабута ипие тәме дә калган. Дөрес, аларның сыерлары бик яхшы булган, һәм әниләре беркайчан да алабута ипие пешермәгән, сөт белән бәрәңге ашатып үстергән. Җәен урманда җиләк, төрле үләннәр җыеп киптергәннәр, кишер белән чөгендер дә мул уңыш биргән. Алабута ипиен аңа хәер сорашып йөрүче апа биргән булган. “Бер генә капкан идем, шундук төкердем. Ачы һәм тәмсез иде ул ипи. Шул көнгә калырга.Ходай язмасын”, — дип сөйли Рәфгать Нәбиуллович.

Ә бер телем ипигә тилмергән чаклары күп булган аларның. “Ипи дайау, ипи дайау!” (русчалатып “давай” дип әйтүе булгандыр инде), — дип малайның кычкырып ятканын апалары хәзер дә онытмыйлар әле.

Әтиләре вафат булганнан соң бер ел чамасы вакыт үткәндә алар бер кечкенә генә ташландык өй сатып алалар һәм аны Камышлыда яшәүче Әхмәтвафа бабалары рәткә кертә. Аның ишек алдын да, сыер абзарын да да читәннән үрә. “Кышкы чатнама салкыннарда әни сыерны саварга өйгә алып керә иде. Ничек малкай биек тупсабызга менеп-төшеп йөрде икән дә, ничек ишеккә сыйды икән, әле дә аңлап бетерә алмыйм. Сыер кысрык өйдән борылып чыгып киткәндә өстәлдән бер генә кашык та төшми иде бит. Кызганычка, ашказанына тимерчыбык эләгеп, үлеп китте. Инде елаганнарыбыз! Туганнан да якынрак иде бит ул безгә”, — дип истәлек томаннарын яңарта баш мөхәрриребез.

Менә аңа да мәктәпкә барырга вакыт җитә. Тагын шул ук мәсьәлә: нәрсә кияргә? Фәһимә апасы ремесленный училищедан алып кайткан душегрейкага авылыбызның оста тегүчесе Шәмсенур апай җиңнәр төпчеп бирә, һәм ул шул фуфайкасын, салкын, берничә үлчәүгә зур башмакларын киеп, мәктәпкә китә. Ә портфельне күрше малайлары фанерадан ясап бирәләр. Үзеннән дә зур һәм авыр “дипломат”ны судан коткаруын хәтерли ул:

-          Март булгандыр. Дәүләткол чишмәсе эрегән карлардан ничектер киңәеп киткән һәм аның аша элеккечә атлап чыгып булмый иде. Дустым Минсәет (мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) киндер букчасын чишмә аша ташлады да җиңел генә сикереп чыкты. Ә мин күтәрә алмаслык портфелемне ыргытып җиткерә алмадым, ул ерганак уртасына эләгеп, агып китте. Нишләргә? Ә анда бит минем бөтен байлыгым – дәфтәрләр, китаплар, каләм һәм кара савытлары — барысына да әнинең юклы-барлы акчасы түләнгән. Мин портфельнең хәзер елгага төшеп китәчәген күреп, суга сикергәнемне сизми дә калдым. Су бик салкын булып, тәнне пешереп алды. Әмма портфель коткарылды, өйгә кайтып дәфтәрләремне, киемнәремне киптерергә керештек. Икенче көнне укытучыбыз Һәҗәр апа Бибарсова яңа дәфтәр башлаганыма нык ачуланса да, суга аккан портфель турындагы маҗараларны беркемгә дә сөйләмәдем…

Дәүләткол мәктәбен зурайтып, аны җидееллык ясагач, Фәния апа Шәфигуллина, Җәүһәр апа Шәймәрданова, Сәхия апа Шәвәлиева, Фидания апа Сафина-Әбдрәфыйкова, Әфидә апа һәм Заһит абый Каюмовлар кебек көчле укытучылар килә, һәм ул елларда мәктәп гөрләп тора. Йолдыз поселогыннан да бирегә дистәләгән укучы килеп укый. Шулар арасында булачак танылган шагыйребез Рөстәм Мингалим да була. Ул шул вакытта ук мәктәп стенгазетасына тозлы-борычлы шигырьләр язуы белән таныла. Рәфгать Әһлиуллин да калышмый, Сталинның вафаты турындагы хәбәрне ишеткәч, бик тәэсирләнеп ул да шигырь яза. Анда:

Хуш инде, даһи юлбашчы,

Онытмабыз мәңгегә… кебегрәк сүзләр була..

1952 елда  колхозчыларга беренче тапкыр бер хезмәт көнен 2шәр тиенгә исәпләп, акча бирәләр. Шул чакта Гыйльменур апа “Югары уңыш өчен” газетасына язылып: “Мә улым, сиңа кирәк нәрсә бу”, — дип улына кайтарып бирә. Кечкенә язучы аның һәр санын хәрефенә кадәр укып, таушалып беткәнче сумкасында йөртә, кат-кат укый. Кем аны шулай өйрәткән? Әлбәттә, аның үзендә әдәбиятка тартым булган һәм киләчәк язмышы шул чакта ук формалашкан.

Мәктәптә Рәфгать яратмаган бердәнбер предмет – рус теле булгандыр, мөгаен.  Өченче сыйныфта укыганда чеп-чи татар балаларын РОНОдан тикшерү килүгә әзерләгәндә укытучылары Мәдинә апа Шатдинова: “Балалар, сез русча белмәгәнне шәйләсәләр, мине эштән куачаклар. Сез иртәгә шушы җөмләләрне яттан өйрәнеп килегез. Диктант язганда аңламасагыз да, барысын да дөрес итеп языгыз”, — ди. Укучылар аны өзелеп яратканга күрә, кушканны ятлап, яхшы гына җавап бирергә, изложение язарга өйрәнеп китәләр. Шулай да: «Кайчан шушы рус теле бетәр икән?» — дип интегә героебыз. Ә менә туган тел дәресләрен ул бик ярата. Биология һәм география укытучысы Әфидә апа Каюмова аңарда татар әдәбиятына карата мәхәббәт уяту сәбәпчесе була. Ул үз дәресен биреп бетерә дә, вакыт калса, берәр яңа журнал яисә китап тартып чыгара һәм матур-матур хикәяләр укый. Шул бәхетле мизгелләрне Рәфгать аеруча көтеп ала.

Дүртенче сыйныфта укыганда ук Рәфгать «Югары уңыш өчен» район газетасына хәбәрләр яза башлый. Мәсәлән, әнисенең  бригадасы кар тота яисә фермадан өшеп кайтучы апалар аларга кереп җылынганда ферма хәлләрен сөйлиләр икән, ул шундук аларның эшләре турыда район газетасына язып җибәрә. Шул кечкенә генә хәбәрләр басылып чыккалый, тора-бара идарәгә шалтыратып, аңа заданиеләр дә бирәләр.

“Минем редакциядә беркайчан да булганым юк иде. Дусларым миңа: «Карале, Рәфгать, газетага язасың да язасың, ә гонорар алганың бармы соң?» — дип сорыйлар. Моңа кадәр башыма андый уй да килгәне юк иде. “Кеше арасына чыгып йөрергә рәтле штаным булса икән!” — дип искә ала ул ерак елларны.

Студент

Үскәч, кем буласың килә, дип сорасалар, Рәфгать ике дә уйламыйча «язучы», дип әйтер иде. Ә үзе моның өчен кайда укырга кирәклеген дә белми. Булса – булыр, дип, ул Камышлының авыл хуҗалыгы техникумына имтихан бирергә бара. Рус теленнән изложение язуы Мәдинә апалары РОНО тикшерүенә әзерләгәндәге кебек килеп чыга. Имтиханда Әсма әбисенә туган тиешле Мөкәрәмә апа булышып аңа “өчле” куйдырмаса,  ул конкурсны үтә алмаган булыр иде.. Ә башка предметлардан “яхшы” билгеләре алып, булачак журналист агрономнар әзерләү бүлегенә керә.

Шулай бервакыт Камышлының авыл хуҗалыгы техникумында укучылар район газетасы редакциясе турыннан үтеп барганда иптәшләре. Рәфгатьне редакциягә сөйрәп диярлек алып керәләр дә: «Бу — Рәфгать Әһлиуллин, сезгә мәкаләләр язучы. Аңа гонорар булырга тиеш», — диләр. Ни гаҗәп, шушы вакыт эчендә шактый гына акча җыелган икән. Иии, шатлык! Нишләтергә моны? Ач студентлар ашханәгә барып, талонга бер кисель яздырып алалар да, читкәрәк китеп ноль өстиләр. Шулай итеп, өчесенә ун стакан кисель, әллә күпме ипи алып, туйганчы ашыйлар. Андый тук көннәр сирәк эләккәндер ул вакытларда. Кисель биреп торучы апаларга да рәхмәт, алар ун кисельнең каян килеп чыкканын яхшы белгәннәр, әмма дәшмәгәннәр, ашасыннар, балакайлар, дип, күрмәмешкә салышканнар бит инде. Рәфгать кисельдан калган акчаны тулысынча әнисенә кайтарып бирә. Шулай итеп, беренче эшләп алган акчасы язучылык өчен түләнгән булып чыга.

Шуннан соң егет «Югары уңыш өчен» газетасы редакциясенә ешрак сугыла башлый. Ә бер килүендә хәрби форма кигән берәү рус телендә аның кем икәнлеген сораша башлый. «Бу малай безгә өченче класстан бирле яза инде», — дип аңлаталар үзенә. «Ә нигә безнең «Путь к коммунизму» газетасына (ул вакытта Камышлыда русча һәм татарча ике газета чыгып тора иде) хәбәрләр язмыйсың? Мин аның баш мөхәррире Андрющенко булам». «Абый, мин бит русча бик яхшы белмим!» – диюен тыңлап та тормый. «Юк, алай димә әле, язып кара әле син», — дип, задание бирә. Шул ук төнне язып, иртән килеп җиткән малайга тагын заданиеләр биреп чыгара. Шулай итеп, Камышлыда укыганда Әһлиуллин «Югары уңыш өчен” һәм «Путь к коммунизму» район газеталарына, ә ике елдан соң уку учреждениесен Рождественога күчергәч, Волжск районы газетасы «Волжская новь»ка язып тора. Техникумның дүртенче курсында ул яратмаган рус теле дәресләре дә бетә, тик ул русча сөйләшергә һәм язарга остарган була инде.

Яшь агроном

Укуын тәмамлаган унсигез яшьлек малайны юллама буенча баш агроном итеп Большая Глушица район үзәгендәге Сталин исемендәге колхозга эшкә җибәрәләр. Урып-җыю вакыты була бу. 50 мең гектар җир, зур хуҗалык, күз алмаслык кырлар… Хуҗалык рәисе, яшь агроном һәм райкомның икенче секретаре кырда очрашалар. Колхоз рәисенең секретарьне читкә дәшеп алып: «Кара инде кемне җибәргәннәр. Нишләргә инде моның белән?» — дип уфтанганын ишетеп тора яшь белгеч. Секретарь моңа каршы: «Вызов җибәрдегезме? Җибәрдегез! Кем килгән, шуның белән эшләгез. Хөкүмәт акча туздырып аны укыткан икән, димәк, сез аны белгеч буларак кабул итәргә тиеш. Баш тартсагыз, каза алырсыз. Өйрәнер, эшләсен», — дип кырт кисә.

 В-юности

18 яшендә, 1961 ел­ның июнендә техникум тәмамлап, агроном дипломын алганда төшкән фотосурәт

Яшь белгеч эшкә бөтен гайрәтен җигеп керешә. Шул кышны кырларны яхшы гына  тиреслиләр, язы да бик матур килеп, яңгыры да вакытында явып, кояшы да вакытында кыздырып, район бик зур уңыш җыеп ала, күпләр орден һәм медальләр белән бүләкләнәләр. Ә ел буе бу уңыш нигезенә зур өлеш керткән яшь агроном боларны күрми инде, шул елда ук аңа аннан китәргә туры килә. 1962 елда илебездә реформалар башланып, районнар берләштерелә, райкомнар бетерелә башлый. Большая Глушица һәм Большая Черниговка районнары да, Сталин исемендәге колхоз да башка хуҗалык белән берләштерелә. “Җибәрсәгез, китәм!”- дип әйткәч, аны тоткарламыйлар. Ул хезмәт көннәре өчен 7 – 8 центнер яхшы бодай, күп кенә акча алып, Дәүләтколга, картаеп баручы әнисе янына кайтып төшә.

Тик анда да шул ук хәл икән, районнарны кушалар, хезмәткәрләрне «кыскарталар».  Аптырагач, Рәфгать Нәбиулла улы күрше Кләүле районының Резяпкино авылына барып урнаша. Өс киемнәрен алмаштырырга да бирмичә кырга алып китәләр аны. Нишләтәсең –чәчү башланган чак. Аның бәхетенә бу елда да Кләүле районында гомердә булмаган зур уңыш җыеп алына.

Киләсе язга шул ук хәл — Резяпкиноны да Шенталы районының Ойкино авылы белән куша башлыйлар, һәм агрономга Яңа Соснага күчәргә туры килә. Тик Сосна — Резяпкино түгел икән шул. Чуаш малайлары яшь агрономның авызына карап: “Роман Николаище” дип кенә торсалар, Яңа Сосна мукшылары белән мөнәсәбәтләр башкачарак урнаша. Яшәргә, биредә эшләргә теләге булса да, өч елдан соң аннан да китәргә туры килә.

Ниһаять, тормышын 180 градуска борып җибәрергә ният итә. Ул бит кайда гына эшләсә дә, газеталар белән хезмәттәшлеген беркайчан да туктатмаган. Кайчакта акылсызрак та, турыга сөйләүчәнрәк тә булгандыр. Колхоз җитәкчеләре җәй уртасында бөтен эшләрен ташлап үзләренә печән җыярга киттеме, әллә эчеп ятамы — тота да фельетон язып җибәрә. И, башлана тикшерү, парткомда якалау, кисәтүләр яудыру, ә нәтиҗәдә таякның авыр башы фельетонист башына килеп төшә: геройлары аның берәр хатасын көтеп кенә торалар да өстеннән язып җибәрәләр.

Редакция хезмәткәре

Бу карар Камышлы белән Кләүле районнарын кушкан, туган телләрне кысрыклау башланган чорга туры килә. Яңа гына оештырылган “Знамя Родины” район газетасының хатлар, аннары авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп билгеләнгән Рәфгать Әһлиуллин әнисе белән Кләүлегә күчә һәм, ниһаять, яраткан эшенә керешә. Аның гел язасы гына килеп тора, хәтта ул чакта редактор урынбасары булып эшләгән (аннары ул редактор да була) Әхәт абый Минәхмәтовның: «Карале, Рәфгать, бу хәтле күп язма әле, башкаларга да бераз урын калдыр», — дип әйтүен дә тыңлап тормый,  үзенең газетасына да, өлкә басмаларына да яза башлый. Бераздан аны “Волжская коммуна” өлкә газетасының төньяк районнар буенча үз хәбәрчесе итеп эшкә алалар. Ул ике ел элек укый башлаган авыл хуҗалыгы институтын ташлап, Казан университетының рус теле журналистика бүлегенә имтихан тота һәм уңышлы гына тапшырып, читтән торып укый башлый. Менә шулай итеп аның язмышы капылт кына үзгәрә дә куя.

Шул вакытларда Похвистневода яшәүче дуслары җыйган мәҗлестә насыйп ярын да очрата ул. Моңа кадәр (Ә Рәфгать Нәбиулла улы бик соңлап, 37 яшендә генә өйләнә) кемнәр белән генә танышмаган да, кемнәр белән генә йөрмәгән ул, ә менә насыйп яры Куйбышевта яшәгән икән. Кара син ничек йөртә бит язмыш: Куйбышевта яшәүче кыз белән Похвистневодагы беренче очрашудан соң алар арасында башта дуслык, аннан мәхәббәт җепләре сузыла. Кисловодскига ялга киткәч тә, Рәфгать Фатыймасына бер-бер артлы хатлар яудыра. Никах укылып, туйлар уйналгач, Рәфгать Нәбиулла улы бөтенләйгә Самарага күчеп, “Волжская коммуна”ның авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшли башлагач, аларга өч бүлмәле фатир бирелә. Бер-бер артлы ике кызлары — Тәнзилә белән Зөлфия дөньяга килә. Шул арада  әнисе белән Зәйнәп апасы да Самарага күчеп киләләр.

Рәфгать Әһлиуллинның «Волжская коммуна» газетасында эшләгәндә язган очеркларын, проблемалы язмаларын укып, бүген чыгып килә торган массакүләм мәгълүмәт чараларында басылганнары белән чагыштырып карасаң, хәзерге журналистиканың саегаеп баруын күрәсең. Менә аның каен агачлары турындагы күләмле язмасында күтәрелгән урманнарны саклау темасы бүген дә актуальлеген югалтмаган әле.

Рәфгать Нәбиулла улының ул елларда «Советская Россия», «Сельская жизнь» , “Сельская молодежь” кебек үзәк газеталарда һәм журналларда да кызыклы язмалары бастырыла. Ә авыл хуҗалыгына яңа технологияләр, яңа ысуллар кертү турындагы язылган берничә язмасыннан соң Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза медале белән бүләкләнә ул.

Бүгенге матбугат чараларында көн кадагына язылган проблемалы язмалар эзләп кара әле син, тиз генә таба алмассың. Чөнки хәзерге каләм «акула»лары кем түли, шуның кубызына бии. Гел мактап язулар газетаның кызыгын бетерә, аны гади бер информацион биткә әйләндерә, дип саный ул.

Унбиш елга якын  «Волжская коммуна»да эшләп, бу газетаның йөзьеллыгына багышлап чыгарылган ике томлы китапта Рәфгать Әһлиуллинның дә исеме бар, шунда ук аның язмалары да кертелгән. Анда аңардан башка тагын ике генә татар – журналист Лилия Шәфигуллина һәм Әсгать Тахаутдиновларның исеме урын алган.

загруженное (4)

загруженное (6)

“Бердәмлек”нең баш мөхәррире

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен, “Бердәмлек” татар газетасын ачу теләге 1988 елда ук туа. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев Рәфгать Әһлиуллинга шалтыратып, «Татар оешмасы ачу идеясе белән йөрибез әле. Өлкә хөкүмәте моңа ничек карар икән? Син ничек уйлыйсың? » — дип киңәш сорагач, Рәфгать әфәнде бер дә икеләнмичә. «Хәзер тормыш демократия ягына таба үзгәрә башлады. Халык теләк белдерсә, каршы килмәячекләр. Әйдә, мин дә сезнең белән», — дип җавап бирә

Өлкә “Туган тел” җәмгыятенең беренче адымы — 1989 елда уздырылган кышкы Сабан туе бәйрәме, башка мәдәни чаралар турында да Рәфгать Әһлиуллинның «Волжская коммуна», «Ватаным Татарстан» газеталарында зур гына язмалары бастырылып чыга. Шунысы кызык, гомер буе татарча укып, татарча язып торган кеше ун-унбиш ел эчендә рус теленә шул кадәр кереп киткән ки, хәтта туган телен оныта да башлаган икән. Ирексездән аңа сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Киләчәктә журналист еш кына Татарстанның башка матбугат чараларына яза башлый.

загруженное (7)

Самараның Яшьләр йортында татарлар уздырган зур җыелышында газета ачу турында да сүз чыккач, журналистлардан тик ике генә кешенең — Рәфгать Әһлиуллинның һәм күптиражлы завод газетасы хәбәрчесе Шамил Галимовның булуы ачыклана.  Бу вакытта Рәфгать Нәбиулла улының Волжский районының «Волжская новь» газетасында редактор урынбасары булып эшләгән чагы була. Җыелыштан кайтып, өйдәгеләргә татар газетасына баш мөхәррир итеп чакырулары турында әйткәч, туксанга җитеп баручы Гыйльменур әби: «Барма улым. Татар барда — хәтәр бар, диләр.  Ашап бетерерләр үзеңне», — дип әйтә. Ноктасына баскан икән бит. Ә улы тыңламыйча, милләт өчен, халкым өчен дип, җиң сызганып эшкә алына. Язмышы шулдыр инде. Аллаһы аны нәкъ менә кирәк вакытта туган телебезне, татарлыгыбызны саклап калуга ярдәм итү өчен Самарага “Бердәмлек” газетасын ачарга җибәргәндер, дип уйлап та куясың.

Газетаны булдыру өчен татар җәмәгатьчелеге бик күп көч куя. Өлкә хөкүмәтенә яңа оешкан “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары Рәшит Абдуллов, Мансур Ямалетдинов, Равил Яһудин, булачак баш мөхәррир һәм төрле оешмаларның вәкилләре, эшкә йөргән кебек йөреп, бу турыда карар чыгаруны якынайталар. Беренче мәртәбә бу хәбәрне Рәфгать Әһлиуллин өлкә радиосыннан тапшырылучы иртәнге хәбәрләр арасыннан ишетеп ала. Салкын кышкы иртә ничектер җылынып киткәндәй тоела, чөнки радиодан аңа диктор тавышы түгел, язмыш түзе килеп ирешә. Шулай итеп партиянең өлкә комитеты карары буенча 1990 елның 1 мартыннан РәфгатьНәбиулла улы Әһлиуллин “Бердәмлек”нең баш мөхәррире итеп раслана. Шул көннән башлап яңа гына пешкән баш мөхәррир үзен-үзе эшкә алу турындагы беренче приказын язып куя һәм газетага штат туплый башлый.

-          Инәй сүзе дөрес булып чыкты, беренче көннән үк ниндидер каршылыклар башланды. Газетабызга исем эзләгәндә үк бер акыллы баш: «Рус телендә нәшер ителүче район газетасында эшләгән кеше редактор булгач, газетабыз да районка дәрәҗәсендә генә булыр инде», — дип, минем кандидатурага каршы булуын белдергән иде. «Соң әйдә, татар телен яхшы беләсең икән, үзең бул», — дип әйткәч, моңа да ризалашмады. Шулай итеп мин калдым инде. Редакциянең беренче составына җаваплы сәркатиб итеп Шамил Галимовны, хәбәрче итеп элеккеге полковник Идеал Галәүтдиновны алдык, корректор булып укытучы Әминә Шәмсетдинова килде,- дип искә ала Рәфгать Нәбиулла улы.

Редакция өчен бинаны Фрунзе урамындагы 102нче йорттан бирәләр. Барып карасалар, аңа яхшы гына ремонт кирәк икән. Активистлар “Прогресс-В” төзү фирмасы җитәкчесе Вазыйх Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итәләр. Ул җибәргән кешеләр бүлмәләргә косметик ремонт ясыйлар, ә бәдрәфне бөтенләй ватып яңадан торгызалар.

Хөкүмәттән ике ел буе газета чыгарып торырлык акча да төшә, машина сатып алына. Төрле оешмаларга ярдәм сорап язылган хатлар да бушка китмәгән икән, аннан да саллы гына ярдәм килә. Хәтта Россия Федерациясенең Югары Советы депутаты драматург Туфан Миңнуллин да үзенең хезмәт хакыннан бер мең сум акча җибәргәнен хәтерлиләр биредә.

Шулай итеп, хөкүмәт һәм халык ярдәме белән 1990 елның 25 апрелендә «Бердәмлег»ебезнең беренче саны дөнья күрә. Коллектив тираж өстендә эшләргә керешә. Дөрес, татар телендә газета укырга сусаган халык болай да языла инде. Тик хәбәрчеләр дә йоклап ятмый, агитбригада булып авылларга чыгып китәләр, халык белән очрашалар, почтальоннар белән эш алып баралар. Шулай эшләгәч, тиражның җиде меңгә җиткән чаклары да була.

Әмма редакция коллективы үзара уртак тел таба алмыйча, талаш башлана. Кемнең нәрсә теләвен, нәрсә өчен көрәшүен яза башласаң, зур гына китап килеп чыгар иде.  Хәер, еллар биеклегеннән ул аңлашылмаучанлыклар ниндидер вак нәрсә булып күренә. Биредә эшләп киткән кешеләр бөтен каршылыкларны онытып, редакциягә килеп йөриләр, кайвакытта материаллар да җибәрәләр әле.Шулай тормыш кемнең нәрсәгә сәләтле булуын үзе күрсәтеп тора.

23 ел эчендә төрлесе булды инде: “Бердәмлек” үзгәртеп кору елларында хөкүмәт биргән акчаларны югалтып, түбәтәен салып, хәер сораган елларда да аңа теләктәшлек белдерүчеләр, акча бирүчеләр табылды. Хөкүмәт ярдәм итмичә торган чакларда да халык газетага күпләп язылып, ябылырга бирмәде. Хәзер дә, Самара өлкәсендә үрчеп киткән күпсанлы татар оешмалары зур тиражлы татар газетасы “Бердәмлек” язмышына битараф булып, хөкүмәт акчасын яңа ачылган, укучылары булмаган газеталарга күчереп торганда да, “Бердәмлек”тә тәрбияләнгән, эшкә өйрәнгән кадрларны акча белән ымсындырып алып киткәндә дә газета яши һәм яшәячәк.

Аглиуллины

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН хатыны Фатыйма ханым, апасы Зәйнәп, кызлары Тәнзилә һәм Зөлфия, оныгы Сафия белән (2010 елда төшерелгән фотосурәт).

“Бердәмлек”тә гомер тиз узганын бер мин генә түгел, башка хезмәттәшләребез дә сизеп, гел әйтеп торалар. Чөнки биредә ниндидер иҗади атмосфера хөкем сөрә. Планеркаларда әйткәләшеп, кимчелекләребезне бер-беребезгә күрсәтеп, пыр тузып чыгып китәбез дә биш минуттан көлә-көлә сөйләшә башлыйбыз. Ни дисәң дә, без үз кешеләр, без татарлар һәм татарлар өчен эшлибез. Һәм шушы атмосфераны булдыручы, газетаны сез яратырлык итүче, безне – хәбәрчеләрне һәм укучыларны, үз тирәсенә җыючы — Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин. Аның зур башында ниндидер бер вектор бар сыман һәм ул шул юнәлештән беркая да тайпылмыйча бара да бара. Социализм инде күптән капитализм белән алышынды, дөньяның асты-өскә килде. Ә аның компасы һаман бер юнәлешне күрсәтә. Укучыларыбыз да бу юлда ниндидер төплелек, ышаныч күреп, аның артыннан атлый. Без моны ярты ел узган саен тиражыбызның кимемәвеннән күреп торабыз. Киләчәктә дә шулай бергә булырга, бердәм булырга язсын иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 2634

Комментирование запрещено