Алмагачның алмасы

farida_2006Утыз яшендә ике институт тәмамлап фармакология фәне буенча кандидат диссертациясе яклаган биш патент авторы Фәридә Сатдарова фәрештә кебек ике бала анасы, менә дигән ир-егетнең яраткан хатыны да бит әле. Ул шушы кыска гына гомере эчендә башкаларның озын тормышына җитәрлек эшләр эшләп өлгергән һәм бу һәркемгә дә үрнәк булырлык. Алма алмагачтан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр бит. Ходайдан талантлы табиблар Шамил һәм Фәүзия Сатдароваларның кызы ул.

Фәридә бала чагыннан әнисе кебек үк балалар табибы булырга хыялланып үсә. Курчакларына уколлар ясап, кул-аякларын бинтлар белән төреп уйнавын күреп торган әнисе белән әтисе үзләренә алмаш үсүенә шатланалар, әлбәттә. Әмма хатын-кыз өчен бу мәрхәмәтле профессиянең бер кимчелеге — төнге дежурстволар булуын да алар үз җилкәләрендә татып беләләр бит. Шуңа күрә кызлары медицина университетына керергә теләк белдергәч, каршы килмиләр, тик медицинаның башка юнәлешләренә, мәсәлән фармацевтикага игътибар итәргә тәкъдим итәләр.

Шамил һәм Фәүзия Сатдаровларны Самара татарлары әле дә яхшы сүз белән искә ала. Тупли авылында туып-үскән Шамил белән Гали авылыннан чыккан Фәүзия студент чакларында Әюповлар туенда танышалар. Шамил Фәүзияне пляжга кызынырга чакыра. Беренче очрашуга самсалар күтәреп килгән кыз ач студентның йөрәген шулай яулап ала.
Алар икесе дә тумыштан интеллигент кеше булалар. Профессиягә бирелгәнлек, укымышлылык, барысына үз көчләре, белемнәре белән җитешергә теләү хас була аларга.

сатдаровыШамил һәм Фәүзия Сатдаровлар

Шамил медицинаның травматология, ә Фәүзия педиатрия юнәлешен сайлап, осталыкларын үстерү өстендә гомер буе эшлиләр. Фәүзия Шамильевна Калинин хастаханәсендә яңа туган балалар патологиясе  бүлеге мөдире булып эшли. Ә Шамил Галиевич диссертация язарга хыялланып материаллар туплый, төрле травмаларны дәвалау өчен ничәмә-ничә аппарат уйлап чыгара. Әмма аңа яшьрәк чагында кандидат диссертациясе якларга бирмиләр. Ә олыгая төшкәч мөмкинлек тә була, тик инде теләге дә кайта. Олы малае Фәрит әтисенең эшен дәвам итеп, бала травмалары табибы – беръюлы әнисе һәм әтисе белгечлеген сайлап алуын күргәч, бөтен белемен аңа сәңдерә, гомере буе туплаган материалларын тапшыра. Язмыш хатыны белән икесенә иртә үлем әзерләп куюын сизенгәндәй, Сатдаровлар балаларына югарырак трамплин әзерләргә, яхшырак укытырга, мөстәкыйль итәргә ашыгалар.

Алар Фәрит белән Фәридәне Самараның ул вакытта иң яхшы дип саналган 120 санлы гимназиясенә укырга бирәләр. Абыйсыннан җиде яшькә кечерәк Фәридә  беренче класска Фәрит белән йөри. Ә ул медицина лицеена укырга кергәч, икенче сыйныфтан башлап Мәскәү шоссесыннан Физкультурный урамына кадәр берүзенә йөреп укырга туры килә.

- Минем балалар японнар кебек, гел нәрсәдер эшлиләр, — дип мактана Шамил әфәнде дусларына. Әлбәттә, нәни Фәридәнең япон буласы килмәгәндер, урамга чыгып дуслары белән уйнарга да, өйдә телевизор карап ятарга да теләгәндер. Әмма бу гаиләдә ялкаулык дигән нәрсәгә урын юк. Шамил Гали улы туксанынчы елларда балаларына сирәк әйбер булып саналган компьютер алырга акча жәлләмәгән. Ә менә башка кирәк-яракка акчаны алар үзләре эшләп алырга тиеш булган. Сатдаровлар шулай балаларында акча кадерен белү сыйфатлары тәрбияләгәннәр.  «Мин башта акчага контроль эшләр, рефератлар язып, соңрак инглиз теленнән дару инструкцияләрен тәрҗемә итеп акча эшләдем, ә.абыем магнитофонында кассеталарга музыка яздырып сата иде, «, — дип искә ала авыр балачагын Фәридә.

Хәер, гел укуда, гел эштә булу аңа авыр булып тоелмагандыр да, чөнки бу кыз бала урам тормышы кебек «рәхәтне» күрмәгән бит. Тугыз яшеннән аны музыка мәктәбенә бирәләр. Фәридә ике мәктәп арасында чапса да, музыка мәктәбен дә, гимназияне дә гел бишле билгеләренә генә тәмамлый һәм абыйсы укып чыккан медицина лицеена укырга керә. Анда да тик тотмый аны Фәүзия ханым: «Нәрсәдер буш вакытың күп кебек күрәм. Бар, булмаса, кисү-тегү курсларына языл. Тормышта кирәгеп чыгар», — дип, ике еллык курсларга җибәрә.

Лицейны тәмамлаганда Фәридә Сатдаровага көмеш медаль тапшырыла. Алгебра укытучысы аңа бер дүртле куеп чыгара. Ә берничә елдан соң очрашуга килгән студенткага: «Фәридә, ник мин сиңа шунда бишле куймадым икән. Әле дә үкенәм. Хәзер кемнәргә бишле куярга туры килүен белсәң иде син?», — дип ачына. Ләкин бер генә дүртле медицина университетының фармацевтика бүлегенә керергә комачауламый аңа. Хәтта имтихан биреп торырга да кирәкми, сөйләшү буенча гына уза.

Уку Фәридәгә гел җиңел бирелә. Моны күреп торган әтисе икенче курста укыган кызына: «Плановый институтта читтән торып укырга мөмкинлек бар”, — дигәч, кыз, медалист буларак, математикадан гына имтихан биреп, анда да керә. «Бер институтта сессия, икенчесендә лекцияләр бара. Соралып йә берсенә, йә икенчесенә йөгерәм. Ә менә имтиханнарга бер кичтә әзерләнә идем» — дип исенә төшерә Фәридә.

Шул вакытта бу гаиләнең бәхетле тормышы өзелә дә инде. 2002 елның көзге ямьсез бер көне була ул. Шамил белән Фәүзия үзләренең машиналарында Красный Яр районындагы бакчаларына барганда әле генә командировкадан кайтып төшкән Фәүзия Мәскәү хәлләре турында сөйләп барганда каршыларына Камаз килеп чыкканын күрми дә калалар. Шамиль рульне кинәт борып җибәрә һәм юл читендә басып торган җиңел машина өстенә барып менә.

Менә шунда Фәридәгә әтисе белән әнисе өйрәтеп калдырган эш сөючәнлек тә, акча эшли белү сыйфатлары да кирәк булып чыга. Дөрес, әле әбисе белән бабасы да исән, әтисенең икетуганы Ильяс Шәкүров та, бертуганнары Мария һәм Фәхрия апалары да бик күп ярдәм итәләр.

Әмма ул аларга гына ышанып ятмый. Дүртенче курста укыганда Фәхретдин Канюкаев  аптекаларының берсендә төнлә эшләп, көндез укый һәм ике институтны да, интернатураны да, өч еллык аспирантураны да тәмамлап чыга, фармакология фәннәре кандидаты исемен яклый. Фәридәнең диссертациясе Кытай лимоннигы үсемлегенә багышлана һәм ул аның өстендә эшләгән арада биш патент алып өлгерә…

Башы белән укуга чумган кызның төнге клубларга йөреп егетләр белән танышырга вакыты булмый, әлбәттә. Хәзерге укымышлы яшьләр күбесенчә интернетта танышалар бит. Ә 2006 елда бу күренеш бик сирәк нәрсә булган. Аның каравы, язмыштан узмыш юк, дигәндәй Дамир Кәримов белән чатларда языша торгач, Фәридә аның белән очрашырга риза була. Алар бер-берсе өчен яратылганлыкларын бик тиз аңлыйлар һәм 2007 елда туйлар уйнап өйләнешәләр.

IMG_8049

Дамир да Фәридә кебек үк белем артыннан Кытайга да китәргә әзер торучы кеше булып чыга. Ул Самараның политехник институтын тәмамлагач, аспирантурага керә, инженер-электрик булып эшли башлый һәм “Гипровостокнефть”ның цех нәчәлнигы дәрәҗәсенә җитеп биш ел эчендә баш әйләндергеч карьера ясый. Шул ук вакытта ул диссертация дә яклый, биш рациональ тәкъдим ясап бер патент та ала. Хәзер инде ул «ВОЛГАНИПИТЭК» дип аталган зур оешмада баш инженер булып хезмәт итә.

Бүген Фәридә белән Дамирның мәхәббәт җимешләре булып ике курчак кебек кызлары — Дания белән Надия үсеп киләләр, шәһәрнең иң престижлы районында дүрт бүлмәле фатирлары бар. Алар бүген дә үз-үзләре өстендә эшләргә, балаларын тәрбияләргә, шундый зур фатирлар алырлык акча эшләргә дә өлгерәләр. Фәридә престижлы эштә эшләвенә карамастан, мәктәптә өйрәнеп калган инглиз һәм француз телләрен онытмас өчен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә,. Ә кичләрен әти белән әни кызларына татар телендә әкиятләр укыйлар, өйдә алар белән гел татарча сөйләшергә тырышалар. Шуңа күрә балалар да ике телне дә яхшы белә.

Кырык ел элек «Ялкынлы яшьлек» ансамблен оештыручылар арасында булган Шамил Сатдаров сәхнәдән матур-матур шигырьләр сөйли, гармунда татар көйләрен суза иде. Оныкларының да туган телне өйрәнеп, матур итеп «әбием», «бабам» дип әйтүләрен ишетәсе килгәндер аның. Эх, тормыш тасмасын кире әйләндереп, шул КамАЗны башка якка төртеп җибәрсәң, Сатдаровлар бүген дә яшәп, бу якты көннәрне күреп бик шатланырлар иде. Юк шул, Ходай башкача язган булган, күрәсең. Ә менә Фәрит белән Фәридәнең күңелләренә салган затлы оеткылары, биргән төпле белемнәре, өйрәтеп калдырган эшләре аларның токымын, милләтен дәвам итә.

Заман яшьләрен күпме генә тиргәсәк тә, арада Фәридә белән Дамир кебекләр торган саен ешрак очрый. Андый гаиләләрдә ата-ана сүзе үтемле, эше дәвамлы була. Менә Фәридә белән Дамир да Дания белән Надияне дә шулай ук яхшы тәрбияләп, татар интеллигенциясе катламын үстерүләрендә шигем юк.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА. 

«Самар татарлары» журналы

Просмотров: 1983

Комментирование запрещено