Серле Юкәле тау өстенә һәйкал куелды

getImage (2)Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Юкәле тавында күмелгән әүлияләр - изге бәндәләр хөрмәтенә һәйкал куелды. Шушы уңайдан авылда Корбан мәҗлесләре үткәрелде. Җиде табында 410 кеше сыйланды.

Юкәле Тау, Юкәле Тау, Юкәле Тау итәге,

Юкәле Тау итәгендә бүген йөрдем бит әле…

Ап-ак каен инде бик карт каен, яшьләр күңеле аның куйнында,

Ялгыз үсә, ялгыз гына яши Әүлияләр тавы буйында…

Иске Ярмәк авылы үзенең бай тарихы белән һәм шул тарихны кәгазьгә теркәп, буыннан буынга саклап килүе белән башкалардан аерылып тора. Халык арасында да тарихи вакыйгаларга һәм атамаларга карата да төрле серле риваятьләр сөйләнелә.

getImage (2)getImage (10)

 

Мәҗлесләрнең иганәчеләре: Илшат Каюмов, Фәнис Кәлимуллин, Илдар Әһлиуллин, Наил Гәрәев, Минсәхи Хәлимов, Илшат һәм Ришат Шәһиевлар, Зөһрә Галимова, Оркыя Гарифуллина, Әсгать Шәяхмәтов, Җават һәм Гөлнара Вакказовлар, Ренат Зиятдинов, Мәҗит Зарипов һәм башкалар. Табыннарны әзерләүчеләр: Зария Кәримова, Роза Гарифуллина, Залифә Гәрәева, Сафия Рәхимова,  Айсылу Сәгыйрова, Гөлия Хәнәфиева.

getImage (4)

getImage (6)

getImage (8)

getImage (7)

getImage (9)

Авылыбызның күрке һәм матурлыгы, горурлыгы булган Юкәле Тау дигән бик зур булмаган тавыбыз бар. Ул гражданнар сугышы вакытында кулдан-кулга күчеп торган хәрби плацдарм булган һәм «ак»лар һәм «кызыл»лар арасында барган канлы көрәштә, 1917 ел инкыйлабы чорында, анда алтын һәм сугыш кораллары да күмелгән, дигән риваятьләр халык телендә әле дә яшәп килә.

Көньяк тау битендә «Из­геләр каберлеге» дип аталган зират бар. Элек ул буралап куелган иде. Буралап күмү – бик борынгы «Имәнкискә» цивилизациясе чорыннан калган гадәт.

Бу каберлек турында төрле фикерләр яши. Юкәле Тау башында кайчандыр авыл урнашкан булган. Ул «Юкәле Тау авылы» дип аталган. Чукындыру заманнарында, бәлки, әле Тимур явы чорында ук, ул авылның кырылып юкка чыккан булуы мөмкин.

Бу җирләрдә каты су­гыш­ларның эзе дә сакланып калган. Борынгы заманнардан кил­­гән «Изгеләр каберлеге» - кайсыдыр шул дәһшәтле чор­­ларның истәлегедер, мө­гаен. Аны электән авылда яшәүче Йосыповларның нә­сел вәкилләре карап, төзек­ләндереп торды.  Колхозлар чорында бу җирдә кошчылык һәм ат фермалары төзелгән. Ләкин бик еш яшен сугып, аларның барысы да юкка чыккан.

Күрәсең, бу җир, чыннан да, изге урындыр. Әби-бабайлар элек-электән анда барып намаз укыганнар бит. Малай чакта без дә ул таудан йөгереп төшкәндә, кулларыбызны кү­тәреп, иңбашларга куя идек. Моның сере шунда ки, әбиләр әйтүе буенча: «Бу буралы зират яныннан узганда җилкәгә фәрештәләр куна. Йөгергәндә шуларның канаты сынмасын өчен, иңбашларны кул белән тотарга кирәк»,- диләр иде.

Казанны Иван Грозный басып алганнан соң, күптөрле баш күтәрүләр, канлы сугышлар булып торган. Яу башларында Күчем, Алдар, Сәет, Туйкә, Батырша кебек татарлар булган. Пугачев явы да чынбарлыкта шул ук татар-башкорт халкының азатлык өчен сугышы булган бит. Ул яулардан соң качып килгән халык авыл читендәге урманнарда «землянкаларда» яшәгән. Тора-бара аларга авылга күчәргә рөхсәт ителгән. Боларның барысы да – авылның бай тарихының сакланып калган кыйпылчык­лары. Шуларның иң серлесе – Изгеләр каберлеге. Тарихи эзләнүләр булса, бәлки, аның бу серләре бераз ачыкланыр да әле.

Узган гасырның 50 – 60нчы елларында Иске Ярмәк һәм Чулпан авыллары арасында фәнни-археологик казылмалар алып барылып, анда скиф-сармат бабаларыбыз чорындагы бик борынгы әйберләр дә табылган иде. Электән үк Юкәле Тауның изге урын булып саналуы да юкка түгелдер. Аннан озак еллар чаңгы таягы, кармак чыбыгы кисү дә зур гөнаһ булып саналып килде бит.

Иске Ярмәк сүзен ишетүгә, күз алдына иң беренче Юкәле Тау килеп баса. Авылда туып-үскән һәрбер кеше өчен бу – иң гүзәл, иң изге урын. Ул һәркемнең күңел түрендә.1737 елгы халык санын алу дәфтәрләрендә Иске Ярмәк авылы теркәлгән. Ләкин моңа кадәр бу җирләрдә халык яшәмәгән, дигән сүз түгел бит. Тарихны кәгазьгә теркәү һәм часовня кую белән чикләргә ярамый.

Унсигезенче гасыр башында хәзерге Камышлы төбәге Надир волостенә кергән. Заманында Надир волостеның җирләре кодрәтле Коканд ханлыгы кадәр булган. Сок һәм Кинел елгалары аралары гаҗәеп тарихи хәзинәләргә ия, һәм ул хәзинәләр безнең халык тарихына бәйле.

Авылларның исемнәре ге­нә дә ни тора бит: Байтуган, Байтирәк, Байрәкә, Байтермеш. Бакай, Кинел сүзе дә “киң ил”дән ясалган.

Соңгы вакыттагы эз­лә­нү­ләребез нә­тиҗәсендә, Юкә­­ле Тау һәм анда булган авыл турында безгә килеп иреш­кән кайбер бик тә кызыклы мәгъ­лү­матларны да җит­керәсебез килә.

Иң баштан авыл тарихын туп­лаучы һәм дәвам итүче мәрхүм Гатиятулла бине Әх­мәдулла тарафыннан ясалган картага күз салыйк әле. Анда без Юкәле Тау, Иске Ярмәк, Яңа Ярмәк, Камышлы, Чулпан, Чыкмалу, Седяково авылларын күрәбез.

Бу карта – Ярмөхәммәднең 1737 елда үзенең ата-ба­баларының җир билә­мә­ләренә килгәч төзегән карта­сының копиясе. Картадан Ярмөхәммәд Иске Ярмәккә килгәнче үк тау башында “Юкәле Тау” исемле авыл булганлыгы ачык итеп күренә. Тик шулай да бу авыл кайчан барлыкка килгән соң һәм анда кемнәр яшәгән, алар нинди милләттән, нинди диннән булган һәм башка шундый сораулар өстенә сораулар туа.

Барсын да ачыклар өчен архивтагы мәгълүматларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән фикергә килеп, без эшкә алындык. Архив мәгълүматларына караганда, 1688 елда Сок елгасы буендагы биек урыннарда “Сокский форсированный сторожевой пост” (форпостлар) оештырыла. Юкәле Тау башындагы авыл да нәкъ шул вакытта барлыкка килгән булырга тиеш. Сок елгасы буенда төзелешеп утырган Юкәле Тау, Камышлы, Байтуган, Ямангул (Яңа Усманның бер өлеше), Акана (Бакай) авыллары, ә берникадәр читтәрәк Балык­лы авылы урнашкан.

Архив мәгълүматларыннан күрен­гәнчә, “Юкәле Тау” авы­лының тирә-ягы оборона өчен буралап, биек 2 – 3 метрлы койма-кальга (крепость) белән уратылып алынган була. Авылга кергән урында биек “урыс” капкасы булганлыгы да билгеле. Архив мәгълүматлары тауның иң биек җирендә тирә-якны күзәтү өчен манара (башня), сиртмәле кое, шулай ук утлы-ядрәле коралларның булуы турында да сөйли.

Анда башкорт милләтеннән булган халык яшәгән. Архив мәгълүматлары буенча 1737 елда бу авылда 129 ир-ат һәм шул ук чамада хатын-кыз булуы билгеле.

Кыш көннәрендә барысы да тынычлап, үз йортларында яшәгәннәр, тик җәй көн­нәрендә генә аларның ауга һәм башка кирәкле эшләр белән читкә чыгып йөргәннәре мәгълүм. “Юкәле Тау” авылында яшәгән халыкка бәйле “Нәҗекәй” чишмәсе, “Муратша Кулы”, “Шәрәкәй Чокыры” кебек башка урыннар әле дә халык хәтерендә, телендә саклана.

Юкәле Тауның аргы башындагы каберлектә, авыл өлкәннәре сөйләве буенча, Бөек Ватан сугышына кадәр унлап кабернең буралары күренеп торган. Сугыш вакытында авылдагы ятим балалар йортында яшәүчеләр бу бураларны утынга ягып бетергәннәр. Араларыннан хәзерге көнгә нибары берсе генә калган.

Юкәле таудагы Ак каен турында да берникадәр мәгълүмәт бар. Ярмөхәммәд Ярмәккә 1737 елда килеп урнашкан вакытта ук бу ак каен инде үсеп, зур агачка әйләнгән була. Халык телендә аны “Карт каен” дип атап йөрткәннәр. Авылыбызда туып үскән күренекле шагыйрь Зыя Ярмәки аның турында җыр язгач кына, ул “Ак Каен” дигән исем-атама алган.

Ап-ак каен инде бик карт каен,

Яшәрә ул язлар килгәндә,

Яшел яфрак яра һәр ел саен,

Кояш җылы нурлар сипкәндә….

Габдулла МӨХӘММӘД-КӘРИМ,

Камышлы районының

Иске Ярмәк авылы

мәчете имамы,

Камышлы һәм Кләүле районнары мөселманнарының мөхтәсибе.

Просмотров: 1920

Один комментарий

  1. Шушындый изге эшне башкаручыларга — һэйкал куючыларга, мэжлеслэр уткэручелэргэ, Алланын рэхмэте яусын!!
    Хэзрәт! Ходай коч-куэт, сэлэмэтлек бирсен, сина, hэм янып, Ярмэгем очен дип йоручелэргэ!!!