Хәзерге вакытта 2014 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу компаниясе бара бит. Шул уңайдан өлкәбезнең “Бердәмлек” татар газетасы турында халыкның уй-фикерләрен белү нияте белән укучыларыбыз арасында сораштыру оештырдым. Күп кенә фикерләр, тәкъдимнәр ишетергә туры килде миңа. Шуларның кайберләрен укучыларыбызга тәкъдим итәсем килә.
Миңсылу ГАТАУЛЛИНА, Шенталы авылында яшәүче пенсионер:
- Мин бу газетаны бик яратып укыйм. Иң элек өлкә яңалыклары белән танышып чыгам, аннары иркенләп әдәби бүлеген укырга керешәм. Фәния Кәримованың “Сулар үргә акса да” хикәясен бик ошаткан идем. Аннан алдарак Равил Нурмөхәммәтовның “Җирсенү — сагыну ул” язмасын яратып укыдым. Нурсинә Хәкимованың ”Хуш, бәхил бул, рәнҗеп китмә, Әсмагөл” хикәясе дә тетрәндерде. Миңа калса, мондый гыйбрәт алырлык хикәяләр газетаны тагын да тулыландыра, кызыклы итә. Киләчәктә дә шундый язмаларны көтеп калабыз.
Зөлфия ГАЛИХАНОВА, Тольятти татар милли-мәдәни мохтариятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе:
- Редакциядә бары тик ватанпәрвәр йөрәкле кешеләр генә хезмәт итә, дип уйлыйм. Миңа Эльмира Шәвәлиеваның, Римма Нуретдинованың, башка хәбәрчеләрнең дә язмалары бик ошый. Аларны йөрәкләре аша үткәреп язганнары сизелеп тора. Ә баш мөхәррир Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның 23 ел буе газетаны яшәтеп килүе, аның язмышын үз баласыныкыдай кайгыртып, бернинди авырлыкларга да бирешмәве мактауга лаек түгелмени? Кызганычка, соңгы елларда аңа ярдәм кимеп бара, кебек тоела. Яраткан газетабызның төсен югалтмыйча, киләчәккә атлавын телибез. Ә моның өчен өлкә хөкүмәте ярдәме дә, милләтпәрвәр ирләребезнең теләктәшлеге дә, реклама бирүчеләрнең дә булуы да кирәк. Уңышлар телибез, “Бердәмлек”!
Җәмилә МИНГАЛИМОВА, Камышлы авылының социаль хезмәткәре:
- Миңа газетаның “Гаилә учагы” сәхифәсендә басылган язмалар бик ошый. Шулай ук мәрхәмәтлелек турында да күп материаллар чыгып тора. Газетаның баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинның тырышлыгы белән без ”Атна вакыйгалары” кушымтасы аша Татарстан, дөнья татарлары турындагы хәбәрләр белән дә танышып барабыз. Моның өчен баш мөхәрриргә һәм ару-талуны белмичә хезмәт куючы хәбәрчеләргә ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп, “Бердәмлек” газетасына зур уңышлар теләп калабыз.
Минхан ХӘКИМОВ, Денис авылында яшәүче пенсионер:
- ”Бердәмлек”сез тормышыбызны күз алдына китерүе дә кыен. Биредә һәр тема ачык итеп яктыртыла, ул бүгенге интернет чорында да актуальлеген югалтмый. Мин “Бердәмлек”тә басылган бөтен язмаларны яратып укыйм. “Бердәмлек” — ул татар халкының яшәеше, бүгенгесе һәм киләчәге. Газетабыз бар һәм булачак та!
Хәлил МОСТАФИН, Шенталы районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы:
- Үзем авыл хуҗалыгы хезмәткәре булганга күрә, мине күбесенчә шул турыда язмалар кызыксындыра. Бүген безнең алда авылларыбызны таркалудан саклап калу бурычы тора. Шушы нисбәттән яшь фермерларның үз хуҗалыкларында җиң сызганып эшләве, авырлыклар алдында сыгылмыйча, алга барулары, авылларыбызны саклап калуга күп көч куюлары турында язмалар бик тә урынлы, дип саныйм.
Язманы Нурсинә ХӘКИМОВА әзерләде.
Просмотров: 1045