Линар Абсаттаров — фестивальләр лауреаты, автор-башкаручы

АбсаттаровЛинар 1977 елның 19 октябрендә Самара өлкәсе Камышлы районы Балыклы авылында икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк музыка ярата. 6-7 яшендә, әтисе гармунда “Әпипә”, Суда-суда” көйләрен уйнап күрсәткәч, малай бөтенләй гармунга, җырга гашыйк була һәм үзе гармунда уйнап җырлар көйли башлый. Мәктәп тормышында узган чараларда актив катнашып килә.

Балыклы авылында гына үтә торган “Урам концертларында” Абсаттаровлар гаиләсе ансамбль буларак чыгыш ясый. Район, өлкә бәйрәмнәрендә, “Нәүрүз”, “Сабантуй” һәм башка чараларда катнаша. Линар белән әтисе Сәгыйть баян белән тальянда, Әнвәр абыйсы — гитарада, сеңелесе Римма һәм сөекле әниләре Әминә җырлап, тамашачыларның күңелен яулап торалар.
- Әти дә, әни дә авыр эшләрдә эшләсәләр дә, сәнгатькә дә вакыт таба алганнар, мин аларга бик рәхмәтле, — ди Линар.
1995 елда Балыклы урта мәктәбен 4-5 билгеләренә генә тәмамлап, Линар ике дә уйламыйча, Самара мәдәният һәм сәнгать академиясенә юл тота һәм аны уңышлы тәмамлап, диплом ала. Академиядән соң Линар, туган ягына кайтып, Камышлы урта мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Язмыш аны төрле якларга ташлап, төрле сынаулар куйса да, ул йөрәге кушкан яраткан эшенә тугры булып кала. Камышлыда эшләгәндә, балалар түгәрәкләрен җитәкли. Камышлы халык театрында рольләр башкара, һәвәскәр артистлар белән бик матур концертлар күрсәтеп, якташларын шатландырып тора.

Күп җыр бәйгеләрендә катнашып, Линар дипломант, лауреат, гран-при исемнәренә лаек була. Егет, шигырьләр язып, аларга көйләр чыгарып, үзенең тамашачысын куандырып тора. 2009 елда “Җырларымны сиңа багышладым” дип аталган альбомы дөнья күрә. Узган 2012 елда “Подари песню Самаре” конкурсында безнең бердәнбер татар егете катнашып, 100 җыр арасында сайланган 11 яхшы җыр исемлегендә Линарның да “Самарама” дигән җыры җиңеп чыга.
Хәзерге вакытта Линар Самарада бердәнбер татар “Яктылык” мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. “Яктылыкта” үткән һәм мәктәп укучылары катнашкан бик күп бәйрәмнәрнең, концертларның сценарий авторы һәм режиссеры ул. Өлкә Сабан туйларының алып баручысы.
Самар өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә бик танылган тамада. Татар туйларының, туган көннәрнең,
юбилейларның, мәҗлесләрнең “алтын йөзек кашы” дисәк тә, ялгышмабыз.
Хәзерге вакытта Линар үзенең иҗатташ дуслары белән милләттәшләребезне яңа җырлары, яңа концерт программалары белән шатландырып тора.

Линар һәм аның тормыш иптәше Ләйсән:

- “Балаларыбызны да, чын татар балалары итеп, милли мохитта, милли рухта, милләтебезгә файдалы кешеләр итеп, үзебез кебек тәрбияләрбез, дип ышанабыз”- диләр.
Амин, шулай булсын! Гаилә бәхете телибез.
Киләсе концертларда уңышлар, яңа хыялларыгыз тормышка ашсын, дип кенә әйтәсе килә татар теленә, гореф-гадәтләребезгә, милли моңыбызга, сәнгатебезгә гашыйк булган Линарга!

“Мин татармын!”
Мин татармын, мин горурмын!
Башымда түбәтәем!
Мин шатланам, мин моңланам,
Беләм мин туган телем!
Тукай теле — ана телем -
Минем барлык байлыгым!
Күчсен буыннан-буынга
Йолалар, Сабантуйлар!
Сез дә, дуслар, онытмагыз,
Туган телне саклагыз!
Яшәсен минем милләтем,
Татар халкын яклагыз!
Татар халкын зурлагыз!

“Кулга-кул тотынышып”
“Исәнмесез!” — дип эндәшәм
Сезгә газиз телемдә.

Җыелыштык бүген, дуслар,
Җырлар җырлап, биергә.
Кулны-кулга тотынышып,
Барлык милләт баласы.
Киләчәктә безгә бергә
Яңа үрләр аласы!
Дуслык җыры яңгырасын
Туган илем күгендә.
Күз яшьләре hич булмасын
Сабыйларның йөзендә.
Шартламасын туплар җирдә,
Күгәрченнәр гөрләсен!
Барлык милләт бердәм булып,
Дуслык җырын көйләсен!

“Нинди рәхәт – карагыз!”
Сыерчыклар да кайттылар
Туган ояларына.
Сайрашалар таң атканда,
Без шатланабыз шуңа.
Сайрагыз сез, кошкайларым,
Кунып ап-ак шомыртка.
Ямьле җәйләр җитә диеп,
Зур дәрт биреп тормышка.
Сабан туен хәбәр итеп,
Сандугачлар сызгыра.
Күгәрченнәр, тургайлар да
Күңелле җырны суза!
Без дә кушылып җырлыйбыз,
Бергә күңел ачабыз.
Табигатьнең гүзәллеген
Без җырларга салабыз!

Нинди рәхәт – карагыз!
Бөтен үтенечем сезгә:
Табигатьне саклагыз!!!
Сайрасын һәрчак сандугач,
Чәчәк атсын шомыртым!
Тормыш матур гөрләп торсын,
Сугыш бер дә булмасын!!!

“Мәңге якты балачак”
Без яшибез Самарада,
Тудык без шушы якта.
Туган телне өйрәнергә
Килдек без “Яктылыкка”.
Бир кулыңны, әйдә, дустым,
Атлыйк без дөрес юлдан.
Туган телне бишкә белсәк,
Елмая ата-анам!
Уйныбыз да, җырлыйбыз да,
Ярышларда без алда.
Киләчәккә өмет бар дип,
Апалар да шатлана.
Без үсәрбез дә, китәрбез
Озын тормыш юлына.
“Яктылык»ны искә алып,
Кайтырбыз балачакка.

“Без дә укучы булдык”
Безнең укыйсы килә,
Килдек шуңа мәктәпкә.
Каршы алды безне апа:
«Хуш киләсез» дип безгә.

Әй, малайлар. Әй, кызлар,
Күрегез безне менә.
Сезнең белән бергә басып
Торабыз хәзер без дә.
«Әлифба»ны укыгач, без
Туган телне белербез.
Курчак уйнап булмас инде,
Укучы булдык бит без.
Уенчыклар ял итсеннәр,
Белем алырга кирәк.
Космонавтлар һәм галимнәр
Булып үсәрбез димәк!

“Дусларга”
Ашкына күңел гел алга таба,
Вакытны сизми гомерем ага.
Йөрәгем тибә сез, дуслар, өчен,
Кушылып әйдә, җырлагыз бүген!
Калыр сагынып сөйләргә әле,
Гомер бер генә безгә бирелде.
Яшик, дусларым, бердәм без булып,
Узган гомерне булмас кайтарып.
Бүген без бергә, исән-сау кебек,
Бер Ходай белә киләчәк көнне.
Якты дөньяга яшик сокланып,
Булыйк без әле озын гомерле!
Ашкына күңел гел алга таба
Вакытны сизми гомерем ага,
Мин бит бәхетле, сез, дуслар, белән,
Җырларым сезгә ихлас күңелдән!

«Самар татарлары».

Просмотров: 2188

Один комментарий

  1. Сагит абый бик зур рахмат сезге ! Бик унган тыйнаклы балалар устергенсез ! Балаларыгызнын игелеген куреп озак яшегез !!!