“Чәчкә өзүнең гөнаһы бар”

“Санюк” — кызыл төстәге бик матур, сөйкемле, сөтле сыер булса да, холкындагы кирелек, “үз сүзле” булуы гаиләбезгә дә, күршеләргә дә, көтүчеләргә дә мәшәкатьләр дә  тудырып яшәде.

Безнең авылда әле 60нчы елларда да сыер җигәләр иде. Сыер җигеп, печән ташыдык, утын китердек, тирес чыгардык, басудан бәрәңге алып кайттык.

 Сыерыбызның кирелеген күбрәк миңа татырга туры килде. Сәбәбе дә гади. Мин аны һәр көнне көтүдән алып кайта идем. Авыл башындагы инеш күпереннән көтү керүгә, һәр бала сыерын каршы алыр иде. Күбесенең сыерлары туп-туры үз йортларына юл тотсалар, “Санюк” азгынлыгына сукмак барлый башлый. Инештә су эчә дә юк була. Сазлыкка барып батмаса ярар иде, камышлар арасына кереп китеп бүре ашамаса ярар иде, колхоз басуына кермәсә ярар иде, дип, белгән догаларымны укып, елый-елый Ходай Тәгаләдән ялвара идем. Җиде-сигез яшьләремдә иң күп түгелгән күз яшьләрем шул сыер өчен булды.

 Әле бит сыерны тапмый кайткан көннәр дә булгалый. Бу очракларда әби белән әнидән тиргәүләр башлана.

 Сыерның авыл тормышында нинди урын алганын мин аңлый идем. Сыер – сөт, каймак, эремчек, корт, катык белән тәэмин итүче. Гаиләне генә ашатмый, әле сатарлык та кала иде. Ул – үзе бер фабрика!

 Шул мул ризык бирүе бер. Әле бит  “Санюк” һәр елны бозау китерә. Кышкыга гаиләне ит белән тәэмин итә.

 Шулай да “Санюк” холкының барлык асыл сыйфатларын аны җиккәндә күрсәтә иде. Арбаны күрүгә аның җене чыга башлый. Арба тәртәләренең уртасына басмас өчен ниләр генә кыланмас иде. Көч-хәл белән тәртәләр уртасына бастыргач, камытын кигезмәс. Капкадан чыкканда дулап чыгып китәргә омтылыр.

 Минем өчен иң авыры “Санюк” белән урманга утынга бару иде. Андагы чебен-черки, кигәвен, эсселек. Әби белән әнигә бармыйм димәсәм дә, эчемнән генә: ”Яңгыр яуса ярар иде”, -  дип теләдем. Минем теләк тормышка ашмады. Утынга барырга туры килә иде.

 Бүгенге тел белән әйткәндә, Хәтимә әбием бик нечкә психолог булган. Иртән килер иде дә, үзенең кытыршы куллары белән йомшак кына чәчләремнән сыйпап: “Кызым, кояш нурлары офыктан күтәрелде. Син бит минем күгәрченемнең күк күкрәге, кызыл тәпие. Әниең сыерны җикте. Иртән сауган сөтне эч тә, арбага коры печән түшәдем, юл буе йоклап барырсың”, — ди.

 Кая инде ул йоклап бару! Йокы шунда ук кача. Әнием кулыма тәмледән-тәмле, әле суынмаган да сумсалар тоттыра. Телеңне йотарлык. Әни пешергән ризыкларны ашап барганда агач арбаның чакыр-чокырлы юллардан баруы да алай ук нервага тими.

 Төп героебыз “Санюк” үзен озак оныттырып тормас иде. Аның кирелек сыйфатларының тагын берсе – тауга менәргә һәм таудан төшәргә яратмас. Бу очракларда аңа кычкыру да, сугу да файдасыз. Әнкәй арбадан төшәр иде дә, “Санюк”ның башыннан тотып, янәшә барыр. Күрәсең, киреп беткән сыер да хатын-кыз назы астында буйсынуга йөз тота.

 Урманда миңа ике вазыйфа йөкләтелер иде. Әнием чапкан печәнне, әбием урган хуш исле үләннәрне арба янына ташып торырга. Шул арада мин сыерны да күзәтергә тиешмен. Бәйләгән агачка чорналмасын, өсләрендәге кигәвеннәрне куркытып торырга, тәненә кигәвеннәрне куркытучы май сыларга…

 Әбием белән әнием эшләрен туктатып, өйдән алып килгән ризыкларны ак җәймәгә салырлар иде. Әй шул ашамлыкларның тәмлелеге! Кәрәздәй ипи. Сөт. Чәй. Пешкән йомырка.

 Әбекәем белән әнкәем буыннарын яздырганда, мин чәчәк бәйләмнәрен җыеп, чәчкәләр белән серләшә идем. Куаклар арасында хыялга чумып, көйләп йөрим, шигырь сөйлим.

 Мин куаклар арасыннан чыгып, әниләр янына килсәм, алар инде печәнне төягәннәр, сыерны җиккәннәр. Әбием Хәтимә: ”Әй, сандугачыбыз, әниең белән дикламацияләреңне тыңлый-тыңлый печән төядек. Үскәч, минем турында да шигырь язарсың әле”, - диде. Аннары кулымдагы чәчәкләрне алып, арбадагы печән өстенә куйды да:” Урманга баргач, бүтән чәчәкләрне өзмә, алар орлык бирергә тиешләр. Ә орлыклар язын тагын матур чәчкәләр бирәчәкләр. Чәчкәләргә бал кортлары куна. Бал җыялар. Чәчкә өзүнең гөнаһы да бар”. Мин куркуга калып: ”Ә мин ул гөнаһтан ничек котылыйм”, — дидем. “Борчылма, кызым, кышын “Санюк” ашап, сиңа рәхмәтләрен әйтер”, — дип елмайды Хәтимә әбием.

 Әнием сыер башына тотынып, алдан бара, ә мин әбием белән арба артыннан кайтабыз. Җилкәсендә урагы. Бер кулы белән мине тоткан. Печәннән кайтканда әбием миңа ниләр генә сөйләмәс иде!

 Татар халык педагогикасын, динебез Ислам таләпләрен һәр күзәнәгенә сеңдергән Хәтимә әбием бала күңеленә керә белгән һәм кирәкле, файдалы сыйфатларны иңдерүче оста мөгаллимә булган икән. Хәтимә әбиемнең кул җылысын, миһербанлылыгын мин бүген дә тоеп яшим.

Наилә Хөсәенова, Иске Мастяк — Самар.

 «Сәлам».

Просмотров: 1634

Комментирование запрещено