Яңа ел балдагы

кольцоМаҗаралы кыйсса

Дәртле аһәңнәрен яң­гы­ратып, Кремль курантла­ры җиһанга Яңа ел килүен хәбәр итеп суга башла­ды. Шау-гөр килгән яшьләрнең Яңа ел теләкләре, әфлисун суы тулы стаканнарның шатлыклы-шаян зеңгелдәүләре аны тагын да тылсымлырак авазлар белән бизәп, ямьләндереп җибәрде.

Нәкъ шул мизгелдә Надир Гөлйөземнең тулган ай кебек балкып торган матур, нурлы йөзенә, серле-ягымлы, зур зәң­гәр күзләренә карап ел­майды да:

- Гөлйөзем, бер генә минутка шул матур зәңгәр күзләреңне йомып тор әле, туып килгән шушы Яңа елның җиде төн уртасында минем сиңа дип атап бирәсе бер яшерен серле бүләгем бар!- диде.

- Шулкадәр серле нинди бүләк булыр икән ул? -дип, каушабрак, Гөлйөзем күзләрен йомды.

Надир Әбугалисина кебек: «Яһ-һү!» — дип, башта үзенең йомарланган уң учына, ан­нан соң табындагыларга күр­сәтмичә генә Гөлйөземнең ике каш арасына өрде дә, тәңкә салгандай гына итеп, алтын балдакны кызның сул учына шудырып төшерде.

- Менә хәзер сине берничә минуттан йокы баса башлар, аңа кадәр үзеңнең иң матур теләкләреңне теләп кал. Яңа ел төнендә аларның тормышка ашуы да бик мөмкин! — диде ул йоклаткыч тыныч тавыш белән.

Гөлйөзем, мәҗ­лестә­ге­ләр­­нең кыс­тавына кушы­лып, җай­лап кына диванга утырды.

Табындагылар бу Сылу­кайның учына Надир нәрсә салды икән дип, Гөлйөземнең серле елмаюлы йөзенә карап, көтелмәгән вакыйганың шаһит­ләре булдылар: Гөл­йөзем йокыга талган гүзәлгә әйләнде — ул чыннан да йоклап киткән иде.

- Ай! Әллә син «Яһ-һү!» — дип өреп, Гөлйөземнең учына бер-бер сихерле әйбер салып йоклаттыңмы? -дип, барысы да Надирга текәлде.

Надир — табиблыкка укып йөрүче зифа буйлы, сөйкемле, дулкынланып торган кара чәчле, җитди карашлы студент егет. Ул Гөлйөземнең ике каш ара­сындагы акыл чокырына — күңел күзенә текәлеп ка­рап, «Яһ-һү!» — дигән тылсымлы тавышлы сулышы белән өреп, шул ук вакытта кызның икенче чакрасындагы ихтыяр көчен йомшартып, аны транска, ягъни йокылы-уяулы халәткә керткән иде.

- Борчылмагыз, шаулаш­магыз, ул берничә ми­нут­тан уяначак, — дип, Надир Гөл­йөземгә кагылмаска кушты. Уянгач, бернәрсә дә булмаган кебек итеп, Яңа ел мәҗлесен дәвам итүләрен сорады.

- Иң кызыгы шунда: Гөл­йөзем җиде төн урта­сында учына мин салган әйбер белән бәйләнешле төш күрергә, уянгач, шуны безгә сөйләп күрсәтергә мөмкин, — диде ул, табындагыларны гаҗәпкә калды­рып.

Бермәлгә, барысы да тын калып, күзләрен йокы баскан Гөлйөземнең сылулыгына сок­ланып карап тордылар. Аның тыныч, матур йөзендә әле кояш ел­маюы, әле болытлар йөзеп йөрүе чагылгандай тоел­ды. Керфек очларында энҗе бөртекләредәй чык там­чылары җемелдәде, күз кабакларында нәрсәдәндер сискәнгәләп китүе дә чагылды.

Озакка сузылгандай тоелган берничә минуттан соң Гөлйөзем дөрестән дә күзләрен ача башлады, табындагылар исә, Надир искәрткәнчә, берни дә бул­магандай, мәҗлесне дәвам иттеләр.

Күзләрен ачып, тирә-юньгә карангалагач, Гөлйөзем үзенең «черем итеп алуын» чамалады, чөнки ул шул арада могҗизалы, гаҗәеп төш күреп өлгергән иде.

- Ой! — Бу мин төшемдә күргән балдакмы әллә? -дип, учындагы алтын балдакны сәерсенеп, гаять зур кызыксыну белән әйләндергәләп карап, андагы язу­ны укый башлады. Балдакта «Надир+Гөлйөзем» дип язылган иде. Гаҗәпләнүдән тәмам аптырашта калган Гөл­йөзем:

- Юк-юк, моның булуы һич тә мөмкин түгел! -диде, балдакка тәмам исе китеп, текәлеп.

Надирда аның таң калган күзләренә шаккатып йо­тылып карап алды да:

- Нәрсәнең булуы мөмкин түгел? Әллә син шул арада чыннан да берәр бик сәер төш күрдеңме? — дип сорады, үзе дә гаҗәпкә калып.

- Сәер генә түгел, искиткеч, хәтта адәм әйтеп ышанмаслык, әллә нинди могҗизалы төш күреп алдым мин йокылы-уяулы утырган килеш — дип, Гөлйөзем барысын да аптырашта калдырды.

- Гөлйөзем, әйдә, тизрәк безгә дә сөйлә әле. Кеше ышанмаслык шулкадәр сәер нинди төш иде соң ул? — дип, табындагылар аның күргән төшен сөйләвен үтенделәр.

- Белмим шул, аны сөйләргә ярыймы икән соң? -дип, икеләнеп калгандай булды кыз.

- Нигә ярамасын, алай бик куркыныч төш түгелдер бит, әйдә, зинһар, сөйлә инде безгә дә, — дип, бары­сы да түземсезләнеп көтә башлады.

Гөлйөзем, әле һаман да гаҗәпләнгән хәлдә, шул йокылы-уяулы арада ниләр күрүен дулкынланып сөйли башлады.

- Төшемә әниемнең Гөл­йөзем исемле әбисе кер­де. Ул әниемнең дә төшенә кереп, миңа да Гөлйөзем исемен бирергә кушкан! — дигән.

Шунысы шаккаткыч: мин ул әбиемне үзем кебек — унҗиде яшьлек, бик чибәр, алсу йөзле, сылу кыз итеп күрдем. Ул күз явын алырдай матур чәчәкле күлмәк кигән, өстеннән биюче кызларныкы кебек бик килеш­ле алъяпкыч япкан, аякларына кызыллы-сарылы ефәк җепләр белән чигелгән кызгылт читек-кәвеш кигән, көмеш чулпылар белән үрелгән калын, кара чәч толымнары биленә кадәр төшеп тора. Маңгаена матур итеп урап, башына кашемир яулык бөркәнгән. Менә ул өйләре янәшәсендәге инешкә — юан тал төбенә салынган киң, озын, калын басмага савыт-са­ба юарга төште. Аның сул кулының атсыз бармагын­да туй балдагы бар иде. Ул балдакның йөзенә нәкъ шушы балдактагы кебек итеп, «Надир+Гөлйөзем» дип язылганын күреп алдым. Ул язу, ничектер, зурайтылып, миңа махсус күрсәтелгәндәй тоелды. Шун­да, савыт-саба юганда, шул балдаклы бармагының әллә ничек, ялгыш таба кырыена эләгеп, тартылуы булды, алтын балдагы каерылып, суырылып чыкты да суга төшеп китте. Ул, аһ-ваһ килеп, ай-вайлап, зар елап, өйләренә таба торып йөгерде. Озакламый, басмага ире Надирны ияртеп төште. Надир, билдән суга төшеп, саклык белән, су төбеннән әллә ничәшәр тапкыр учлап-учлап алган ташлы комны басмага та­ратып салып, актарып, балдакны эзләп караса да, барыбер таба алмады.

Апарның ай-вай килгән уфтанулы тавышларына мин уянып киттем, — дип тәмамлады ул күргән төшен сөйләвен.

Шунысы гаҗәп: табын­дагыларның «ай-аһ» килгән авазлары аңа төшенә кергән Надир белән Гөл­йөземнең уфта­ну­лары булып ише­телгән икән.

- Әбиемнең ире — Надир, Бөек Ватан сугышын­да һәлак булган. Гөлйөзем әби, шул алтын бал­дакны югалтудан күреп, гомере буена уфтанып, аны сагы­нып, юксынып яшә­гән, — дип, дәвам итте сөйләвен кыз.

Гөлйөзем әле учындагы балдакка, әле Надирга карап:

- Бу нинди бал­дак, син аны кайдан алдың, ул ни­чек итеп сиңа килеп эләкте, зинһар, сөйләп бир әле? — дип, сораулы күзләрен тутырып, Гөлйөзем Надирга карады.

Надир бу тылсымлы ва­кыйганың ничек булуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Ул, быел көз көне, әбисенә бәрәңге алышырга кайткач, шәһәрдә үк әзерләгән кармак-җимнәрен алып, су буена балык каптырырга төшә. Шул йөзек төшеп югалган юан тал төбендә балыкның шәп ка­буын егет күптәннән белә. Шул урында әле һаман да басманы яңартып торалар.

Берничә чабак, бәртәс, кы­зылканат, шыртлака тоткач, берсендә калкавычны нәрсәдер кинәт аска, су төбенә өстери башлый. Надир, кармакны судан шак­тый көч белән тартып, суырып чыгарып, яр өстенә атса — анда зур гына чуртан балыгы капкан икән. Шул балыкны өйләренә алып кайтып, ярып чистартканда, эченнән әлеге алтын балдак килеп чыга.

Билгеле, Надир ул бал­дакның чуртан авызына ничек килеп эләгүен белми, әмма андагы язу аның үзен дә тәмам аптырашка калдыра.

Ничек итеп алтын балдак табуын беркемгә дә сөйләмичә генә, ул Надир белән Гөл­йөземнең кемнәр булуын өлкән­нәрдән сораштырып белешә.

Ә чуртан авызына алтын балдак болай килеп эләккән була.

Гөлйөземнең бармагыннан шуып-ычкынып, суга төшеп киткән алтын балдак, тал төбендәге зур ташның ярга якын кырыендагы, киртләчләнеп чы­гып торган чокырлы, тирән ярыгына төшеп, кысылып кала. Шул вакытлардан бирле ул ташны да, анда кы­сылып калган балдакны да ни кешеләр, ни ташкын сулар урыныннан кузгатмаган була. Мәһабәт зур, юан талның калын, көчле тамырлары елганың шактый текә ярын вакыт-заманнан әллә ни үзгәрттермичә, әлегәчә саклап тора. Әмма соңгы вакытта, яңа бас­ма салганда, кемдер ташны бераз этеп, янтайткан була. Менә шунда, әлеге алтын балдакның, кузгалып китеп, өске өлеше, бераз гына күренерлек бу­лып, күтәрелеп кала. Җим киертелгән ялтыравыклы кар­макның селкенгәләвен шак­тый ерактан күреп килгән чуртанның гайрәтле, очлы күз карашы баш­та таштагы шул алтын балдакка төшә һәм ул аны тешләп алып, шундук кабып та йота.

Ерткычлар комсыз була бит: берочтан ул ялты­равыклы кармакны да күреп ала һәм анысын да каба һәм кире ычкына алмый. Хәер, чуртанның үзен-үзе корбан итү хисабына ясаган мондый батырлыгы хөрмәтенә, кешеләрчә итеп, каһарман исеме дә би­реп булыр иде. Аңласалар, балыклар мондый «ба­тырлыкка» капмас иде, әлбәттә.

Гимназиядә укучы Гөл­йө­земгә булган яшерен мәхәббәт утында янучы Надир бу тылсымлы алтын балдакны күк­тән түгел, судан килгән бәхет буларак кабул итә һәм аны кызга ничек итеп бирү турында шактый озак баш ватып йөри. һәм менә, ниһаять, аның җае да килеп чыга.

Бу кыйссаны йотлыгып тың­лагач:

- Ә сиңа исемеңне кемнәр кушкан соң, әллә бу оч­раклы гына вакыйгамы? — дип сорады кыз, Надирдан күзләрен ала алмыйча.

- Юк, очраклы түгел, минем исемемнең тарихы да нәкъ синеке кебек, тик аерма шунда: минем әтиемнең бабасы сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Ул, әгәр бу мәхшәрдән исән-имин әйләнеп кайта алсам, оныкларымның берсенә үз исемемне куштырыр идем дип, нәзер әйткән була.

- Ә менә бу алтын балдак белән нишләргә икән, ул безнеке түгел бит! — дип сорап куйды Гөлйөзем, бераз ямансулап. — Мин дә аны җуеп, ул кабат чуртан авызына эләкмәсме соң?

- Гөлйөзем, әлегә синең ти­рәңдә чуртаннар күренми бит! — дип, шаяртып алды яшьләр. Шунда, кайсысыдыр, уены-чыны белән бергә:

- Икегезгә дә турыдан-туры кагылышлы бу маҗаралы кыйссаны тыңлаганнан соң, әйдәгез әле: шушы Яңа ел кичендә Надир белән Гөлйөземнең үзара табышып, төштәге парлар кебек бер-берсен югалтмасыннар өчен, аларны ярәштереп, кияү белән кәләш дип игълан итик! — дигән тәкъдим ясады.

Надир, көтелмәгән бу шатлыктан нишләргә бел­мичә, каушый-каушый, тыл­сымлы алтын балдак­ны Гөл­йөземнең ярәшү бармагына киертеп куйды. Алтын балдак Гөлйөземнең нәфис бармагына, киеп карап, үлчәп алган кебек, таман гына булып чыкты, Гөлйөзем Надирга матур итеп үзе чиккән кулъяу­лык бүләк итте.

- Бу балдакны бер бик кадерле истәлек итеп сак­ла, Гөлйөзем! Туебызга мин өр-яңа пар балдаклар алырмын, — диде Надир, Яңа ел якынлашкан төндә табылган кәләшенә ягымлы елмаеп.

Хәнәфи БАДИГЫЙ.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

Просмотров: 2152

Комментирование запрещено