Рәхмәткә иргәннәргә, Әй, Раббым, җиткер безне!

Мәүлид мәҗлесләрендә га­дәт буенча (с.г.в.) Мөхәммәд пәй­гам­бәребезгә мактау сүз­ләре, салаватлар әйтелә. Без бүген укучыларыбызга шу­ларның берсен тәкъдим итәбез. Аны “Бердәмлек”кә Камышлы рай­онының имам-мөхтәсибе, Ис­ке Ярмәк авылы мәчете има­мы Габдулла хәзрәт МӨХӘМ­МӘТ­КӘРИМ җибәрде.

 

Аллаһының дусты Син,

Әй, Мөхәммәд Мостафа,

Безгә шәфәгатьче Син,

Әй, Мөхәммәд Мостафа.

 

Җиде кат күк кичтең Син,

Әй, Мөхәммәд Мостафа,

Аллаһ илә сөйләштең,

Әй, Мөхәммәд Мостафа.

 

Шәригатьне сүзләдең,

Тарикатьне эзләдең,

Хакыйкатьне күзләдең,

Әй, Мөхәммәд Мостафа.

 

Көннәрдә руза булган,

Төннәрдә уяу булган,

Өммәт өчен кайгырган

Ул Мөхәммәд Мостафа.

 

Ачлыкка сабыр иткән,

Нәфескә җәбер иткән,

Өммәт өчен җәһл иткән

Ул Мөхәммәд Мостафа.

 

Өммәте өчен көйгән,

Бик күп хәсрәтләр күргән,

Бик күп михнәтләр кичкән

Ул Мөхәммәд Мостафа.

 

Ата-анам димәгән,

Бала-чагам димәгән,

Аһ-аһ өммәтем дигән

Ул Мөхәммәд Мостафа.

 

Тәкъдир булган әзәлдән,

Ятим калган атадан

Һәм шәфкатьле анадан

Син Мөхәммәд Мостафа.

 

Бу дөньяны сөймәдең,

Туйганчы аш җыймадың,

Хак коллыгын куймадың

Син Мөхәммәд Мостафа.

 

Күп рәхмәт булсын Сиңа,

Күп сәләм булсын Сиңа,

Шәфәгать әйлә безләргә,

Әй, Мөхәммәд Мостафа.

 

Җәннәткә кергәннәргә,

Кәүсәрдән эчкәннәргә,

Рәхмәткә иргәннәргә,

Әй, Раббым, җиткер безне!

 

«Бердәмлек».

 

 

 

 

Просмотров: 1604

Комментирование запрещено