Мәүлид мәҗлесләрендә гадәт буенча (с.г.в.) Мөхәммәд пәйгамбәребезгә мактау сүзләре, салаватлар әйтелә. Без бүген укучыларыбызга шуларның берсен тәкъдим итәбез. Аны “Бердәмлек”кә Камышлы районының имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ җибәрде.
Аллаһының дусты Син,
Әй, Мөхәммәд Мостафа,
Безгә шәфәгатьче Син,
Әй, Мөхәммәд Мостафа.
Җиде кат күк кичтең Син,
Әй, Мөхәммәд Мостафа,
Аллаһ илә сөйләштең,
Әй, Мөхәммәд Мостафа.
Шәригатьне сүзләдең,
Тарикатьне эзләдең,
Хакыйкатьне күзләдең,
Әй, Мөхәммәд Мостафа.
Көннәрдә руза булган,
Төннәрдә уяу булган,
Өммәт өчен кайгырган
Ул Мөхәммәд Мостафа.
Ачлыкка сабыр иткән,
Нәфескә җәбер иткән,
Өммәт өчен җәһл иткән
Ул Мөхәммәд Мостафа.
Өммәте өчен көйгән,
Бик күп хәсрәтләр күргән,
Бик күп михнәтләр кичкән
Ул Мөхәммәд Мостафа.
Ата-анам димәгән,
Бала-чагам димәгән,
Аһ-аһ өммәтем дигән
Ул Мөхәммәд Мостафа.
Тәкъдир булган әзәлдән,
Ятим калган атадан
Һәм шәфкатьле анадан
Син Мөхәммәд Мостафа.
Бу дөньяны сөймәдең,
Туйганчы аш җыймадың,
Хак коллыгын куймадың
Син Мөхәммәд Мостафа.
Күп рәхмәт булсын Сиңа,
Күп сәләм булсын Сиңа,
Шәфәгать әйлә безләргә,
Әй, Мөхәммәд Мостафа.
Җәннәткә кергәннәргә,
Кәүсәрдән эчкәннәргә,
Рәхмәткә иргәннәргә,
Әй, Раббым, җиткер безне!
Просмотров: 1607