Энҗеләребезне барлап торыйк

6

Китапханәдә милләтара аралашу үзәген ачу мизгелләре

2 февральдә Разия Гомәр кызы БУКИНАга 70 яшь тула!

Самараның Ленин проспектында урнашкан Өлкә яшүсмерләр китапханәсе үткән  елны үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. Беренче 27 елында аның белән милләттәшебез Разия Гомәр кызы Букина җитәкчелек итте.

Шушы китапханәсенең сайтын ачып укысагыз, аның астында бердәнбер комментарий күрә аласыз. Ул да булса татар кешесе Илдар Усмановтан:

- Мин өлкә яшүсмерләр китапханәсе белән 1974 елда таныштым. Ленин урамы буйлап барганда зур хәрефләр белән язылган «Өлкә яшүсмерләр китапханәсе» сүзләрен күреп алдым һәм, бер дә икеләнмичә, иркен һәм зур бина ишеген ачып кердем. Анда ниндидер эшлекле, шул ук вакытта җылы, йөрәккә ятышлы атмосфера хөкем сөрә иде. Шундук языласы, аның тыныч китап уку залларында үз кеше буласы килеп китте.

Мин шулай эшләдем дә. Әмма хыялланган тыныч кына китап укып утырырулар  сирәк туры килде, чөнки  атна саен уздырылучы  шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар,  музыка коллективлары куйган концертлар,  конференцияләр, диспутлар һәм башка чаралар яшь буын вәкилләрендә зур кызыксыну тудырып, заллар гел тулы була иде.

Еллар үтте. 1983 елда миңа, инде Волжский яшүсмерләр колониясендә тәрбияче булып эшләгәндә, тагын китапханәгә керергә насыйп булды. Анда эшләүче танышларым белән сөйләшеп киттек, биредә үткән бәхетле яшьлегемне искә төшереп алдык. Кинәт башыма бер уй килеп, безнең колониядә тәрбияләнүче яшүсмерләр өчен дә шигърият кичәсе уздыруда булышуларын соралдым. Китапханә мөдире Разия Гомәр кызы Букина моңа бик шатланып риза булды.

Билгеләнгән вакытта без Елга порты янында очраштык. Китапханәчеләрнең кулларында магнитофон, проигрыватель, китаплар… Елганы кичкәч, Рождественода безне йөк машинасы көтә иде. Шуның әрҗәсенә төялдек тә, машина сикәлтәле урыннарда сикерткәндә көлә-көлә, колониягә юнәлдек.

Балалар безне мич ягып, клубны җылытып көтеп торалар иде инде. Шундый матур кичә булды бу! Ничек итеп тәртип бозарга дип карап кына торучы яшүсмерләребезнең күңелендә бу көнне ниндидер рухи чәчәк бөреләнгәндәй булып китте. Алар тормыш матурлыгын, әдәбият тирәнлеген, тел байлыгын аңладылар сыман. Колониядә тәрбияләнүчеләрнең соравы буенча бу кичәләрне берничә тапкыр уздырырга да туры килде әле.

Мин үземнең һәм ул вакытта колониядә тәрбияләнүчеләр исеменнән быел 40 еллык юбилеен бәйрәм итүче китапханәне котлыйм һәм, соңлап булса да, аның элеккеге директоры Разия Букинага, бүгенге  директоры, ә ул вакытта гади китапханәче булып эшләгән Светлана Косолаповага һәм барлык хезмәткәрләренә  чиксез рәхмәтләремне җиткерәм…

Менә нинди җылы, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре бит. Соңгы  унөч  елда пенсиядә яшәүче һәм җитмеш яшьлек юбилееның бусагасында торучы Разия Гомәр кызы Букинага бүген шушы сүзләрне ишетү — яратып, бөтен күңелен биреп эшләгән эшенә зур бәя бирү була түгелмени?

Ә санап карасаң, мондый сүзләрне әйтүчеләр бихисап. Менә Разия Букина турында мәкалә язуымны белгәч, тормыш иптәшем дә аңа үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Җитмеш бишенче елда Трамвай-троллейбус клубында Александр Матяев җитәкчелегендәге классик гитаралар ансамблендә уйный иде ул. Әле күптән түгел генә оешкан һәм популярлык яулап өлгермәгән ансамбльгә китапханә сәхнәсен биреп, тулы зал халык җыю -  Самарада гитара музыкасын популярлаштыру эшенә саллы өлеш кертү иде бит ул. Разыя ханым кебек алга карап фикер йөртүче кешеләр булганга күрә хәзер Самараны Россиянең гитара сөючеләр каласы дип атыйлар. Чит илләрдән гастрольләргә килеп йөрүче  музыкантлар да безнең  филармония залы тулы булуга бик гаҗәпләнәләр. Шушы популярлыкның яшүсмерләр китапханәсендә башланганын белсәләр иде алар!

Дөрес, беренче вакытта яңа ачылган китапханәне үзен дә  таныту кирәк булган. Моны яхшы аңлаган яшь директор һәм аның дүрт кешедән торган кечкенә генә коллективы мәктәпләргә, техник училищеларга, институтларга, заводларга йөреп, халыкны китапханәгә килергә өндиләр, анда  кызыклы чаралар уздырылып торуы турында сөйлиләр, методик үзәк буларак, аның фонды байлыгы турында да әйтергә онытмыйлар. Бу эшнең нәтиҗәсе бик тиз күренә: тиздән яшьләр  ташкын булып агыла башлыйлар һәм үзләренә биредә белем дөньясы, иҗади фантазия, рухи байлык чыганаклары ачалар.

Разия Букина җитәкчелегендәге китапханәнең эшчәнлеге беренче көннән үк укучылар мәнфәгатьләренә буйсындырыла. Чөнки яшьләр, тормыш авангарды буларак, гел яңалыкка омтылалар. Шуңа күрә китапханәгә дә, әйдәп баручылар санында булу өчен, яшьләр оешмалары белән бәйләнештә булырга туры килә. Анда гел яңа идеяләр һәм башлангычлар туып кына тора. Шундый чараларның берсе — «Татар китабы бәйрәме». Аны үткәрү өчен Самарага Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе кунакка чакырыла. Казанлылар «Дуслык күпере» форматында уздырылган бу чарага китаплар, кассеталар, картиналар төяп килгән теплоходтан төшеп, шәһәр белән танышалар. Аннары хезмәттәшләр эш буенча аралашар, биредәге китапханәчеләр кунакларга үзләренең татар китаплары күргәзмәсен күрсәтәләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Ә соңында Татарстанның «Алтын каләм» конкурсында җиңү яулаган яшь әдипләрнең чыгышларын тыңлыйлар, ул вакытта бик популяр булган Искәндәр Биктаһировның концертын карыйлар.

1

Ә 1998 елда, махсус шушы программа өчен Сорос фондыннан акча бирелгәч, биредә «Төрле милләт яшьләренең аралашу үзәге» дә ачыла. Татар яшьләре, мәсәлән, «Яшь зыялылар клубы»н оештыралар. Аның җитәкчесе Фәрхәт Мәхмүтов белән бергә китапханәчеләр якташ шагыйребез һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровка, Самараның танылган рәссамы Нурхәтим Биккуловка багышланган кичәләр, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, ул вакытта «Радио — 7″ редакторы Шамил Баһаутдин кебек кешеләр белән очрашулар, Булгар җирләренә сәяхәт итү кебек чаралар уздыралар. Разыя ханым  Фәрхәт Мәхмүтовның оештыручы ролен аерып күрсәтте — сәләтле, акыллы, тәртипле, яшьләр арасында абруй яулаган кеше, дип бәяләде ул аны. Әйе, Фәрхәт бүген дә татар яшьләре, татар иҗтимагый оешмалары өчен бик күп файдалы эшләр башкара.

Кырык ел дәверендә яшүсмерләр китапханәсе башкарган эшләрне санап үтүе дә кыен. Китапханәнең 30 еллыгына багышлап чыгарылган «Библио-story» китабын укып чыгу өчен генә дә миңа өч кич кирәк булды. Ә калган ун елда башкарылган эшләрен санасаң?..

Китапханәнең беренче директоры Разия Букина биргән темп, ул өйрәтеп калдырган эшләр әле бүген дә дәвам итә. Китапханә, Интернет чорына яраклашып, укучыларына төрле форматтагы китаплар тәкъдим итә, шулай ук чаралар үткәреп, учреждениене укучылары өчен кызыклы итү өчен көрәшә.

Мәчеттә Корбан бәйрәме. 2010 ел.

Мәчеттә Корбан бәйрәме. 2010 ел.

Ә милләттәшебез төрле сәбәпләр аркасында 56 яшендә лаеклы ялга чыга. Тулы көчкә чабып баручы тулпар атка туктавы ничек кыен булса, Разия ханымга да ялга чыгуы авыр бирелә. Ул башта бик күңелсезләнә, әлбәттә. Ташып торган энергиясен, ике институт тәмамлап, гомере буе китап арасында яшәп туплаган белемен кая куярга белмичә аптырый. Ләкин аның тугры дусты, авыр вакытларында җилкәсен куеп, бөтен эшләрендә дә ярдәм итүче тормыш иптәше Валерий Афанасьевич, кызы Жанна һәм оныклары Юлия һәм Марат аңа бу авырлыкны җиңәргә булышалар. Мин Жанна белән очрашып, әнисе турында берничә сүз әйтүен үтенгәч, аның күзләре очкынланып китте: «Мин әнинең эш һәм өй арасында өзгәләнүен яхшы хәтерлим. Ул бөтен эшкә дә чын күңелен биреп эшли, һәм башкача булдыра да алмый иде. Ничек барысына да өлгергәндер, белмим.

Шундый тыгыз эш графигы һәм өй эшләре арасында ул әле француз телен өйрәнергә дә өлгерә иде. Өйдә француз телендәге китаплар, сүзлекләр, пластинкалар, ниндидер карточкалар пәйдә булды. Мин кечкенә чакта аның бу мавыгуына сәерсенеп карый идем. Ә хәзер аңладым. Шул вакыттан бирле 30 ел гомер үтте, һәм минем өемдә дә китаплар, сүзлекләр, дисклар һәм карточкалар пәйдә булды… Мин дә, ниһаять, инглиз телен өйрәнүгә алындым.

Илдә үзгәртеп кору чоры барганда өскә — кием, ашарга — ашамлык булмаганда да әнием барысыннан да матуррак киенә, тәмле ашлар пешереп ашата иде. Аның шкафында күп урынны шләпәләр, шарфиклар, брошкалар алып торды һәм тора да. Ә күзләренә сөрмә ягуда мин аңа әле дә тиңдәш була алмыйм. Хәзер инде минем кызым да буйга җитеп килә һәм аңарда көннән-көн ачыграк булып әбисенең матур чалымнары күренә…

Элек фитнес заллары юк иде бит әле бездә. Ә исән, көчле, сыгылмалы булу теләге ул вакытта да булгандыр. Көчле рухлы кешеләргә моның өчен киртәләр юк. Иртән йөгереп керү, аннары гимнастика ясау, атнасына берничә мәртәбә йога белән шөгыльләнү әле дә безнең әти белән әнинең көн тәртибеннән төшми. Әни «хәрәкәттә — бәрәкәт» принципы буенча яшәде һәм яши дә. Кайчакта без бу темага шаяртып та алабыз, әмма ул беркемгә дә карамый үз эшен дәвам итә. Чөнки аның тормыш планнары әле дә зурдан. Ул бит хәзер шигырьләр иҗат итә.

Ә оныклар белән шөгыльләнүне тормышының иң мөһим эше дип саный. Тик ул аларга сокланып карап кына утырмый, гел ниндидер чараларга, музейларга, түгәрәкләргә йөртеп рухи тәрбия бирә. Әбиләре аларны ярата дип әйтү генә аз. Ул аларга бөтен күңелен бирә», — дип сөйләде.

Оныклары Юлия...

Оныклары Юлия…

... һәм Марат.

… һәм Марат.

Кияве Рафаэль һәм кызы Жанна

Кияве Рафаэль һәм кызы Жанна

Әйе, рухы һәм тәне сәламәт, тел байлыгы, тормыш тәҗрибәсе булган кешенең башы эшләми тора алмый. Менә Разия ханым да башта эшсез калу аянычыннан, аннары мавыгып китеп, шигырьләр иҗат итә. Аның ике җыентыгы да басылып чыккан инде. Кызына, тәрбия темаларына, туганнарына һәм гомумән яшәеш темаларына язылган юллар арасында иң матурлары гомере буе сокланып, сөеп яшәгән тормыш иптәшенә — Валерий Афанасьевич Букинга багышланган.

Я живу, когда ты только рядом,

Никого в этой жизни не надо.

 Нет тебя, ты опять вдаль уехал.

Дом молчит, нет ни звука, ни смеха.

Мы в разлуке, но знай, мое счастье,

Никому не отдам своей страсти,

Я останусь тебе верной самой

Твоей лучшей, прекрасной гранд дамой.

Не сомкнутся пока мои веки,

Ты мой рыцарь всегда и навеки.

Это лучшая в мире награда,

Согреваться в лучах твоих взглядов!

2-1

Разия студент чагында

Валерий Афанасий улы Букин, инженер-конструктор

Валерий Афанасий улы Букин, инженер-конструктор

…Интеллигент яшьләр кая очраша ала дип сорасагыз, филармониядә, дип бертавышка җавап бирерләр иде алар. Алтмышынчы елларда Куйбышевка концерт белән танылган пианист Святослав Рихтер килгәч, билетлар, әлбәттә, булмый. Озын чиратта басып торучы Валерий кызны шундук күреп ала. Үзе чибәр, үзе килешле итеп киенгән, күзләре нур чәчеп тора. Кыз билет сатучының тәрәзәсенә шакып: «Син Данияме? — дип сорый. — Дания булсаң, син минем апайның дусты бит. Зинһар, бир инде миңа бер билет», — дип үтенә, һәм кассир хатын түзми, бирә. Биленә кадәр касса тәрәзәсенә кереп китеп, бер кем дә ала алмаган дефицит билетны алып чыккан кызны күзәтеп торган Валерий сокланып: «Бу кыз минем хатын булырга тиеш», — дип уйлап куя. Ходайның бармак белән төртеп күрсәтүе булган, күрәсең. «Бер генә минутка да рус милләтендәге Валерага кияүгә чыгуыма үкенмәдем. Чибәр, акыллы, ярдәмчел кеше минем ирем. Ул булмаса — китапханәм дә булмас иде. 27 ел буена «Кузнецов» оешмасында конструктор булып эшләгән акыл иясенә китапханәбезгә ярдәм иткәндә гади хезмәтче дә, йөк ташучы да, водитель дә булырга туры килде. Ә аның акыллы фикерләре эшемдә күп ярдәм итте», — дип сөйләде тормыш иптәше турында Разия ханым.

Китапханә директорына еш кына Мәскәүдә һәм зур илнең башка шәһәрләрендә үткәрелгән семинарларда, конференцияләрдә, юбилей чараларында катнашырга туры килә. Шундыйларның берничәсе аның күңелендә тирән эз калдырган. Мәсәлән, Мәскәүдә уздырылган Рәсүл Гамзатовның юбилее. Зур бинаның икенче катында урнашкан залда булачак очрашуга ашыгучы халык ташкыны баскычта кулын тотып утыручы кызны күрми, ага да ага. Разия ханым гына иелеп, ни булды, дип кызыксына. Кыз йөгереп төшкәндә абынып егылган да, баскыч тоткычындагы тимергә бәрелеп, кулын ярган. Ярадан аккан канны туктатыр өчен Разия куллары белән пасслар ясый башлый. Ул моңа «Эрудит» түгәрәгендә экстрасенс курслары үткәндә өйрәнгән, һәм үзендә дәвалау көче ачкан. Бераздан кан агуыннан туктый һәм кызчык бу дәвалаучы апаның кем икәнлеген, ничек шулай дәвалый алуы турында сораша башлый. Разия ханым елмаеп кызны башыннан сыйпый да, бер сүз дә әйтмичә, очрашу залына ашыга.

Рәсул Гамзатовның юбилей кичәсе аңарда шундый тәэсир калдыра ки, шул мизгелдә аның башында шигъри юллар туа, һәм ул аларны Гамзатовка укып багышлый. «Мин үзем күп хатын-кызларга шигырьләр яздым, ә Сез, Разия ханым, миңа шигырь багышлаган беренче хатын-кыз», — дип рәхмәтләрен әйтә танылган шагыйрь.

Ә Кайсын Кулиев белән очрашу Кавказда, Нальчикта үткән киңәшмә вакытында була. Разия Гомәровнаның татар кешесе икәнен белгәч, Кайсын Кулиев аның белән татар телендә сөйләшә башлый. Аптырап карап торган хатынга: «Без бит барыбыз да болгарлар, Кобрәт хан нәселеннән чыккан токымнар», — дип, безнең татар түгел, болгар икәнебезне аңлатып бирә. Шуннан бирле Разия ханым Идел буе татарларның тарихы, Чыңгыз хан явы белән кызыксына, бу турыда күп әдәбият укый. Шул белеме аның әле яңа гына каләм астыннан чыккан «Мистер хан» поэмасына да салынган. Ул миңа поэманың беренче юлларын гына укып күрсәткән иде:

Сколько лун ты проплакала

Всеми брошенная Оэлун,

Как ушел или в ад, или в рай

Твой единственный муж Есугай…

Написали тебе на роду:

«За красавца пойдешь, Чиледу,

После свадьбы поедешь домой,

И тебя украдет там другой».

Для охоты заехал в тот край,

И в возок заглянул Есугай,

Он пронзен был твоей красотой,

И помчался дорогой крутой

Крикнул братьям: «Седлайте коней!

Отобьем, только быстро, за ней!»

Чиледа был как воин хорош,

Но куда от троих ты уйдешь?..

Поэманың җыр кебек яңгыраган юллары матур бит, ә? Тик китапны бастырып чыгарырга пенсионерларның акчасы аз шул…

… Җитмеш яше тулып килүенә карамастан, Разия ханым әле дә бик актив тормыш белән яши. Аның шушы энергиясен, белемен, тормыш тәҗрибәсен татар оешмалары эшенә җигеп җибәрсәң, үсеп килүче яшь буын татарларына нинди үрнәк булыр иде!  Разия апа кебек татар зыялылары, кызганычка,  сирәк туа һәм татар җәмәгатьчелеге аларны беркайчан да күз уңыннан чыгармыйча,энҗе бөртеген саклаган кебек сакласа иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары».

Просмотров: 2072

Один комментарий

  1. Хәзерге татар яшьләренең күпчелегенә үрнәк булырдай биография. Разия ханым белән мин бераз таныш, ул оештырган берничә мероприятиедә дә булдым. Самара шәхәрендә шундый милли җанлы ханымга алмашка килергә әзер булучылар үзләре турында активрак белдерсәләр иде. Разия ханымны чын күңелемнән юбилее белән тәбрик итәм. Яхшы сәламәтлек, башлаган иҗади эшендә уңышлар, озын гомер телим.