Әтисенең каберен эзләп узган гомер

Э3“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, — ди халкым. Әйе, зиратта кабер янында кылган догаларга мәрхүмнең рухы шатлануын истә тотып, кеше берникадәр юаныч ала. Тик тормышта үз якыннары кайда җирләнгәнен белмичә, хәтта аларның каберен дә күрергә насыйп булмаган кешеләр дә бар. Шундыйларның йөрәге тагын да катырак өзгәләнә, хәсрәт тагын да тирәнрәк күңелне тырный. Мондый кешеләр  сүзләренчә, алар үзләрен күк белән җир арасында калгандай хис итәләр. Бигрәк тә сугыш кырларында хәбәрсез югалган солдатларның каберләре әлегә кадәр билгесез булып кала.

Чыгышы белән Татарстанның Чирмешән районы, Кармыш авылыннан булган, яшьтән Самарда яшәүче милләттәшебез Габдулла Нотфуллинга да язмыш шундый өлеш чыгара.

Әтисе Нотфулла Хәбибуллин Бөек Ватан сугышына киткәндә 7 яшьлек малай атасы белән аерылырга теләмичә, аны авылдан биш чакрым ераклыкка озата бара. Иренең алдагы билгесез язмышын уйлап, күз яшьләрен түгеп калган әнисен дә юатырга тырыша кечкенә Габдулла. Хәтта ул вакытта 10 айлык кына булган энесе Шәмсулла да әтисенең озакка китүен сизгәндәй бик каты елап җибәрә.

Нотфулла ага балаларын бик яраткан. Ул хәтта үз исемен Габдуллага фамилия итеп яздырган. Шулай малай, әтисе кебек, Хәбибуллин түгел, ә Нотфуллин фамилиясен йөртә.

Сугышка киткән әтиләреннән 1945 елның апреленә кадәр бернинди дә хәбәр булмый. Ә апрель башларында, ниһаять, озак көттергән хат килеп төшә. Ике аягы да каты яраланып, үзенең Көнчыгыш Пруссиядә госпитальдә ятуы турында яза Нотфулла ага. Ә соңрак килгән тагын бер хатына хәтта яраланган солдатның каны да тамган була. “Инде үземне бүтән күрә алмасагыз, канымны гына булса да күрегез”, — дип, тиздән үләсен сизептер инде, якыннары белән хушлаша ул.  Һәм шуннан соң билгесезлек…

Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, Габдулланы эшчеләр әзерли торган мәктәпкә (ФЗО) алалар. Кемеров өлкәсендә тау сәнәгате (промышленносте) мәктәбендә укыгач, аны Ерак Көнчыгыштагы Приморский краенда урнашкан Артем шәһәренә шахтага җибәрәләр. Биредә өч ел эшләгәннән соң, туган җирләренә әйләнеп кайткан егетне 1955 елда армия сафларына алалар.

Азәрбайҗандагы Кусары шәһәрендә авиамеханиклар мәктәбен тәмамлый ул. Аннан солдатны Орел шәһәренә җибәрәләр. 3нче гвардия полкында башта самолет механигы, аннан өлкән механик, техник булып хезмәт итә Габдулла. Яхшы хезмәте өчен аның фотосурәте Мактау тактасында эленеп тора. Нотфуллинның званиесе югары булмаса да (кече сержант), аңа җаваплы вазифалар йөклиләр.

Армиядән соң, егет Куйбышев шәһәренә (бүгенге Самар) килеп урнаша. Әнисе Мөшәрәфәне (ул бик динле, укымышлы кеше була) һәм Шәмсулланы да бирегә алып килә.

Хатыны Сания белән бергә гомер итүләренә дә 55 ел узган инде. Алар өч кыз – Әлфирә, Асия, Лилияне тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Нотфуллиннарның җиде оныклары бар. Шәмсулла энесе дә өйләнеп, ике кыз үстергән.

Яшь чакта тормыштагы күп кенә кыйммәтләрне аңлап бетермиләр. Шулай 40 яшенә җиткән Габдулла абыйны әтисенең кайда җирләнгәнен белмәве борчый башлый. Һәм ул, тәвәккәлләп, аның каберен эзләргә керешә. Күп еллар дәвамында архивларга хатлар җибәрә, башка төрле юлларны да кулланып карый.

Подольскийның үзәк хәрби архивыннан Габдулла абыйга түбәндәге эчтәлекле җавап хаты килә:

“Әтиегез 1945 елда Польша җирендәге Бартошица шәһәрендә каты яралардан һәлак булган”.

Шушы хәбәрдән соң, Габдулла абыйның инде сүнеп барган өмете яңадан дөрли.

Кызлары (бигрәк тә олысы Әлфирә бик зур ярдәм күрсәтә), кияүләре, оныклары белән бергә Нотфулла абый каберне эзләп табарга көч куялар.

Алар Варшаваның католик чиркәүләренең берсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Анда эшләүче атакай  Бартошица чиркәвендәге дин әһеленә шалтыратып, белешмәләр алуга керешә. Күп тә үтми, Нотфуллиннарга  бу атакайдан хат килеп төшә.

“Миңа бу мәгълүматны биргән Польшаның  Бартошица шәһәре  чиркәвенең атакае сүзләренчә,  анда Кентшинский урамында урнашкан шәһәр зиратында Бөтендөнья сугышларында һәлак булган солдатларның каберләренә аерым урын бүлеп бирелгән. Уң яклап, икенче аллеяда, Хәбибуллин Нотфулла исемле кешенең кабере бар. Ул сез эзләгән кабер булырга тиеш”, — дип язылган була анда.

Шуннан соң зур өметләр баглап, дулкынлану кичергән Габдулла абый юлга җыена башлый. Кызы Әлфирә чит ил паспортларын алу, визалар ясату белән шөгыльләнә. Ә 2013 елның 24 маенда, ниһаять, ничәмә еллар көткән бәхетле көн килеп җитә. Бу көнне Габдулла Нотфуллин энесе Шәмсулла һәм кызы Әлфирә белән сәфәргә чыгып китәләр. Башта Санкт-Петербургка, аннан Калининградка очалар. Ә аннан Бартошицага 58 чакрым гына.

Габдулла абыйлар, әле зиратны эзләп тапкач та, андагы 16 солдат кабере арасында кайсысы әтиләренеке икәнлеген белә алмыйлар. Шуңа күрә икенче көнне анда Нотфулла Хәбибуллин турында мәгълүмат биргән атакай белән бергә баралар. 1945 елда биредә җирләнүчеләр арасында бер генә мөселман кешесе булуы атакайның хәтерендә калган.

Газиз әтиләренең каберен күрсәткәч, Габдулла абый бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да күз яшьләрен тыя алмый. Зираттагы каберләрнең чиста-пөхтә, тәртиптә тотылуы да куандыра аларны. Тик менә кабер өстендәге тәре генә борчуга сала.

Э4

Э3Э1Э2

Үзләренә бик зур ярдәм күрсәткән атакай  турында исләре китеп сөйлиләр Габдулла ага белән аның хатыны Сания ханым.

-         Шушындый игелекле кешеләрне сирәк очратырга була. Ул безгә бер дә авырсынмыйча, зур теләк белән булышты, — диләр алар.

Еракта урнашкан зиратка барганда машина да сорамаган, Габдулла абый рәхмәт йөзеннән биргән сәдакаларны да алмаган атакай.

2014 елда Нотфулла Хәбибуллинга 100 яшь тулган булыр иде. Ә Габдулла бабайга быел гыйнварда 80 яшь тулды.

-         Минем юбилейга ничәмә еллар эзләгән әтиемнең каберен табу – бик шатлыклы, зур бүләк. Аллаһыга шөкер, хәзер минем дә җаным тынычлана төште, әтиемнең  рухы аның кабере янында якыннары укыган изге догаларга куангандыр, Аллаһы теләсә.

“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дип, бик дөрес сүзләр әйткән икән халкым, — ди әле бүген дә ачы югалту хисе аралаш бәхетле тойгылар кичерүче Габдулла бабай Нотфуллин.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары».

Просмотров: 1113

Комментирование запрещено