“Хәзер безгә бик рәхәт!”

Большая Черниговка районының Кочкиновка авылында яшәүче иң актив хәбәрчебез, һәвәскәр шагыйрь Габделәхәт ага Латыйпов 12 февральдә үзенең 84 яшен билгеләп үтте. Олы яшендә булуына карамастан, башкорт туганыбыз татар һәм башкорт авылларын, мәктәпләрне саклау, туган телебезне югалтмау проблемалары белән борчылып газетага язгалый. Гөрләп торган совет чорында алдынгы колхозда эшләгән кешегә зур системаның таркалуын күрү бик авыр булгандыр, һәм ул моның белән әле бүген дә килешә алмый.

Шулай да соңгы вакытта авылларда үзгәрешләр бар. Халык акрынлап башын күтәрә, фермерлар җирләрне эшкәртә, терлек үрчетә, хөкүмәт тә хәленнән килгәнчә ярдәм итеп, хуҗалыкларга техника, орлыклар һәм ашламалар сатып алу өчен кредитлар биреп тора.

Габделәхәт аганың шигырьләрендә дә оптимизм ноталары ишетелә башлаган. Тик яңа хуҗаларның сәясәте олы кешедә әле дә ризасызлык тудыра. Без Габделәхәт аганың ике шигырен газетада бастырып, хәбәрчебезне туган көне белән котлыйбыз һәм тагын озак елларга хәерле исәнлек һәм бәхет теләп калабыз.

 

 

«Бердәмлек»леләр.

 

Эшебез – җай, илебез — бай

Безнең илебез кебек бай,

Башка җир юк дөньяда –

Табигый газ, күмер, алтын -

Барысы тулып ята.

Эшебез – җай, илебез – бай,

Дөресен әйтәм, алдамыйм:

Без түгелбез фәкыйрь — ярлы,

Өстәл тулы бал да май.

Мохтаҗлык юк бер нәрсәгә –

Яшибез менә шулай.

Тик ул байлыклар бит безгә

Бирелми һич тә бушлай.

Ул байлыкка без түгел бит

Кәттә абзыйлар хуҗа.

Шулар бит эшче халыкның

Кәеф-сафасын боза.

Хуҗаларга – мең рәхмәт!

Хуҗаларга, түрәләргә

Без әйтәбез мең рәхмәт!

Эшләгез, дип тилмертмиләр,

Хәзербезгә бик рәхәт.

Унар көнләп ял итәбез,

Январьда да, майда да.

Хуҗа белә, озак яллар

Саулыкка файда гына.

Күпләп ял итү тормышта

Ул бит очень хорошо!

Хорошосын хорошо да,

Кесәдә шул ни гроша!

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 952

Комментирование запрещено