Хөрмәтле Ильгиз әфәнде!
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклим.
Сез “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең җитәкчесе буларак, милли мәдәният өлкәсендә бәяләп бетергесез эшләр башкардыгыз һәм башкарып киләсез, үзегезнең эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән Самарда яшәүче татарларның күңелен яуладыгыз. 44 иҗат елы эчендә сез җитәкчелек иткән ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте, коллективны татар илендә белмәгән кеше юктыр.
Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Сез – танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес, рухи мәркәзебез Казанда олуг хөрмәткә ия булган, өлкә түрәләре тарафыннан җитди бүләкләргә лаек булган ир. “Дуслык” ордены кавалеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәрен йөртәсез, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Губерна, татар халык мәдәниятен тергезүдә зур көч куйганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре лауреаты булдыгыз. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләттебез, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.