Бүген язучылар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимне соңгы юлга озаталар, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Шагыйрь, драматург, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. Читать полностью