Бу көннәрдә өлкәбезнең татар авылларында яшәүчеләр шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен уздыралар. Ярмәклеләр дә ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмне бик матур үткәрделәр.
Сабан туен авыл мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим изге догаларыбыз белән башлап җибәрде. Аннан соң сүз Камышлы район администрациясе башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдиновка, авыл башлыгы Рәсыйх Габидуллинга бирелде.
Сабан туе – халык бәйрәме, аның хезмәтен данлау бәйрәме ул. Шуңа күрә биредә авылның ветераннарын, иң матур йортларның хуҗаларын, бу көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне, социаль хезмәткәрләрне билгеләп, аларга бүләкләр тапшырылды.
Авылыбызның үзешчән сәнгать осталары тамашачыларга бай эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Җыр-моң, дисеңме, дәртле биюләр, дисеңме – барысы да җитәрлек булды! Халык арасында моңлы җырчыларга, дәртле биючеләргә кушылып җырлаучылар да, биючеләр дә табылды.
Һәркемнең җанына тансык, якын бу бәйрәмне кемнәрдер спорт уеннарында, бәйгеләрдә җегәрен сынар өчен көтеп алган, икенче берәүләр тамаша карау өчен дип килгән, ә өченчеләренең күңелендә кунакка кайткан дуслары, туганнары белән күрешү хисе яна иде. Иң кадерлесе, Сабан туе авылдашларыбызның күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек хатирәләр калдырды.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
* * *
Халыкның сагынып, сөенеп көтеп алган Сабан туе Иске Ярмәктә авыл мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим укыган Коръән сүрәләреннән башланып китте. Аннан бәйрәмгә килүчеләрне Камышлы район администрациясе башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллин ихлас күңелдән тәбрикләделәр. Чыгыш ясаучылар язгы чәчүнең һәр авылда уңышлы тәмамлануын, ә соңгы яңгырларның уңышка өмет уятуын билгеләп үттеләр. Ә халыкта “Игене барның җыры да бар” дигән әйтем бар бит.
Иске Ярмәк авылы фермер хуҗалыкларының алдынгылары акчалата премияләр белән бүләкләнделәр, ветераннарга, иң матур төзек йорт хуҗаларына, социаль хезмәткәрләргә дә бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне олысы-кечесе үзен төрле ярышларда сынап карады. Уеннарның ниндиләре генә булмады! Аякларга капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып чабу, көянтә-чиләк белән су ташу, дисеңме?
Хәзер авылдагы һәр йортка диярлек су кертелгән. Шуңа күрә краннан су алырга күнеккән кешегә, иңгә көянтә куеп, су ташу бик җиңел булмагандыр. Тик андыйлар бәйрәмдә байтак булды.
Малайлар да капчык сугышында рәхәтләнеп бер-берсен тукмаштылар. Шулай да беркемгә үпкә юк, җиңелүчеләрнең дә, җиңүчеләрнең дә йөзләрендә шатлык кына балкый. Бүрәнәдән “очып” төшкән Дамир исемле кунак малаеннан: ”Нәрсә, эләктеме үзеңә?” — дип сораган идем, ул авызын колагына кадәр ерып: “Авыл малайлары көчлерәк шул, әнә бер бәрү белән әйләндереп төшерде. Миңа да барыбер сөлге бирделәр менә. Самарага кайткач, “Сабан туе бүләге” дип иптәшләремә мактанырмын әле”, — диде.
Сабан туен милли көрәшсез күз алдына да китереп булмый. Иске Ярмәктә дә көрәш мәйданның күрке булды. Иң элек балалар үзләрен сынап караса, соңрак мәйданга өлкәннәр чыкты. Сабан туеның абсолют батыры булып Камышлыдан Руслан Латыйпов калды. Икенче урынны шулай ук Камышлы егете Илдар Төхбәтшин алды, ә өченче урынны Бакай авылыннан Альберт Төхбәтуллин яулады.
Ат чабышын, анда бары 5 ат кына катнашуга карамас-тан, халык түземсезлек белән көтеп алды. Ә иң беренче булып финишка ярмәкле Фәрит Гайфуллинның чабышкысы килеп җитте.
Көне буе сәхнәдә чыгыш ясап, Иске Ярмәкнең танылган “Ак каен” ансамбле артистлары һәм башка үзешчәннәр тамашачыларга үзләренең җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1680