Өебезнең нуры син, әнием!..

Анием(Әнием Сара Әхмәтҗан кызы САНЖАПОВА истәлегенә)

Әни! Дөньяда бу иң изге, иң гүзәл, тирән мәгънәле сүз. “Әни”- диеп телебез ачыла, кыен чакта “әни”, — дип елыйбыз, шатлык килгәндә “әни”, — дип кычкырабыз. “Әни” — дию белән безнең күңелгә җылы керә,  йөзебез яктырып китә, чөнки һәркайсыбыз үзенең якыннардан якынын — газиз әнкәсен искә тешерә. Менә мин дә еш кына үз әниемне — Сара Әхмәтҗан кызы Санжапованы искә алам.

Безнең әни — искиткеч хатын, чөнки ул ун бала анасы! Шул хәтле баланы табып үстерү — үзе бер батырлык бит. Шуңа күрә әниебез “Герой-Ана” исеменә лаек булды.

Ул артык укымышлы булмаса да, бик тә акыллы хатын иде. Нәкъ әниебез безгә беренче тормыш дәресләрен бирде: яхшыны начардан аерырга, бер-береңә игътибарлы, ярдәмчел булырга һәм тату яшәргә өйрәтте. Аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул безгә тулы итеп җавап бирә, барысын да әйбәтләп аңлата иде.

Үзебез дә әниебезне борчымаска тырыштык инде. Мәктәптә дә әйбәт укыдык, йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдек. Ул ата-аналар җыелышларына һәрвакыт йө­реп, гел безнең мәктәп тормышыбыз белән кызыксынып яшәде. Укытучылар да аны бик яхшы белә иде, хәтта “Балаларыгыз бигрәк уңган, акыллы, укырга яраталар”, — дип башка ата-аналарга үрнәк итеп куючылар да булды. Кайчакта тыйнак әниебез мондый мактау сүзләреннән югалып та кала торган иде.

Ун бала арасында сигез кыз һәм ике ир бала. Без бай да яшәмәдек, ач та булмадык. Бер-беребезнең киемнәрен киеп үссәк тә, әниебез үзе тегеп, үзе бәйләп  безне пөхтә киендерергә тырышты. Дөрес, яңа әйберләр дә сатып алгалый идек. Хәтта, үсә төшкәч, мода буенча да киенә башладык. Әтиебез: “Кызлар матур булырга тиеш”, — дип әйтә иде һәм бервакытта да безгә кием алырга акча бирмичә калганы булмады.

Безнең әти авылларга йө­реп тире, йон җыя, тире эш­кәртә иде. Шуңа күрә аңа өйдә еш булырга туры килмәгәндер инде. Шәхси ху­җа­лыкны да күбесенчә әни алып барды. Без аңа кулыбыздан килгән кадәр булышсак та, аңа җиңел булмагандыр инде. Тик без беркайчан да аңардан уфтану да, зарлану да ишетмәдек. Киресенчә, ул һәр мизгелдән тәм һәм ямь табып яшәде.

Мин гел балачагымда булган бер вакыйганы искә төшерәм. Җәйге яңгыр явып киткәннән соң урамда зур-зур күлләвекләр барлыкка килгән. Шунда энем Хәмит белән күрше малае Юра көлешә-көлешә чыпырдаша башладылар. Шатлыклары эчләренә сыймый инде! Моны күреп Юраның әбисе йөгереп чыкты да оныгын: “Пычранып беткәнсең бит”, — дип,  җилтерәтеп өйлә­ренә таба алып китте. Мо­ны елмаеп карап утырган әние­без күршебезне туктатып: “Уйнасыннар инде, күрше, рәхәтләнсеннәр!  Кара ничек шатланалар бит! Мунчада юарбыз әле үзләрен”, — дип ачуланырга урын калдырмады.

Менә шундый акыллы, уңган, тормышны һәм балаларны яратучы кеше иде безнең әниебез. Уныбыз ун төрле булсак та, әни барыбызны да бертөрле яратты, беребезне дә аермады. “Ике кулымдагы ун бармакның кайсысын киссәм дә, бертөрле авырта. Сез дә минем өчен бертигез, уныгыз да минем газиз балаларым”, — дип еш кабатлый иде ул.

Шунысы кызганыч, әниебез иртә үлеп китте. Без хәзер дә еш кына аны искә алабыз. Инде күптән үзебез әби-бабайлар булсак та, әлегә кадәр әниебезнең киңәшләрен истә тотып, бер-беребез белән аралашып, тату гомер итәбез.

Әни! Кадерлебез безнең! Иң газиз кешебез! Безгә тормыш бү­ләк иткәнең, мәхәббәтең, бә­хетле балачагыбыз, бир­гән киңәшләрең өчен бик рәх­мәтлебез! Син һәрвакыт без­нең йөрәгебезнең түрендә бу­лырсың!

Дания ӘХМӘТОВА.

Богырыслан шәһәре,

Оренбург өлкәсе.

«Бердәмлек»

Просмотров: 953

Комментирование запрещено