Бер очрашу – үзе бер гомер

Тахтамыш 1

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ Баязит аганың туганнары Әлфира ханым һәм аның кызы Руза белән.

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ: «Томски шәһәренең музеенда күршем, сугыш ветераны, олы яшьтәге полковник Баязит ага Казаковның фотосурәтен күреп хәйран калдым».

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты карары буенча Томски шәһәрендә узган федераль Сабан туена Самара шәһәре делегациясе белән мин дә барган идем. Беренче көнне үк безне Томски шәһәре белән таныштырып, татар бистәсенә экскурсиягә алып бардылар һәм андагы музейга да алып керделәр. Башка кызыклы язулар, фотосурәтләр арасында Самара шәһәрендә яшәүче күршем, 40 ел армиядә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан сугыш ветераны, олы яшьтәге полковник Баязит ага Казаковның (аның турында “Бердәмлек”нең 8 май 18-19 санында “Сугыш ветераны һәм тарихчы Баязит ага” дип аталган язма чыккан иде — ред.) фотосурәтен күреп хәйран калдым. Экскурсоводтан аның турында сорашып, Баязит ага белән яхшы таныш булуымны әйткәч, ул: “Әйдәгез әле, тагын бер кызыклы фоторәсем күрсәтәм”, — дип, мине башка бүлмәгә алып чыкты һәм бер ханымның фотосурәтен күрсәтте. Ул Баязит аганың бүген Тахтамыш авылында яшәүче балдызы — Мәрьям ханым икән. Миңа аның турында булган язмаларны да күрсәттеләр, минем Баязит Казаковның Самарадагы тормышы турында сөйләгәнемне дә язып алдылар.

Томски шәһәреннән 10 чакрым ераклыкта булган Тахтамыш авылында Казаковның тагын туганнары барлыгын белгәч, мин алар белән һичшиксез очрашырга булдым һәм икенче көнне, Сабан туеннан соң, минем белән Томски шәһәренә барган “Ак бәхет” иҗади — иҗтимагый оешмасы әгъзасы Винер Нурмөхәмитов белән әлеге авылга юл тоттык.

Тахтамыш — 700дән артык халкы булып, күбесенчә татар милләт кешеләре тәшкил иткән бик матур авыл. XVII гасырда чат татарлары төпләнеп яши башлаган авылга “Тахтамыш” дип исем бирүне аңлаткан берничә риваять бар икән. Шуларның берсе буенча бу җирләрдә Тохтамыш хан җирләнгән. Икенчесе ышанычлырак юрама: чат татарлары бирегә Кара елга (Черная река) тамагы буенча килеп, бу җирләрне бик ошатканнар һәм, монда туктауларын белдереп, “туктамыш” дигәннәр. Соңыннан әлеге урында барлыкка килгән авылны “Тахтамыш” дип йөртә башлаганнар.

Авылга килеп җиткәч, кая барырга белмәгәнлектән, кибет янына туктадык һәм кибетчедән полковник Баязит Казаков турында ишетү — ишетмәве, аның туганнары кай җирдә яшәве белән кызыксындык.

- Баязит аганы безнең авылда белмәгән кеше юктыр. Тик авылыбызда Казаков фамилияле кешеләр күп булганлыктан, мин аларның кайсысы Сезгә кирәк булганын әйтә алмыйм, — диде кибетче кыз һәм: “Ул авылда барысын да белә”, — дип, безне күп еллар укытучы булып эшләгән Замира исемле ханымга юнәлтте.

Замира ханым, Тахтамышка безнең нинди максат белән килүебезне белгәч тә, Казаковның бертуганының кызы Әлфира кайда яшәгәнен аңлатып бирде һәм: “Сезгә бик мөхтәрәм кунаклар килгән, хәзер барып җитәрләр”, — дип аңа шалтыратты.

Әлфира ханым гаиләсе — кияве, кызы Руза, оныгы Тимур, безне үз туганнары кебек каршы алды. Сый-хөрмәт өстәле артында сөйләшеп утырганда Тахтамыш авылыннан ерак булмаган “Кара Елга” (Черная Речка) совхозында Баязит аганың тагын бер туганы — энесе Булатның җәмәгате яшәгәне ачыкланды. Без аңа шалтыратып, очрашырга сөйләштек һәм Әлфира ханым белән Кара Елгага юл тоттык.

Анда да безне бик яхшы каршы алдылар. Озак кына аралашып, гаилә фотоларын карадык. Алар ун елдан артык күрешмәгән Баязит туганнарына да безнең аркылы истәлеккә фотосурәтләр бирделәр.

Самарага кайткач, Баязит агага шалтыратып, сер бирмичә:

- Син Әлфира исемле ханымны беләсеңме? — дип сорадым.

- Син минем кызның исемен бутап әйтәсеңдер — Әлфира түгел, Земфира ул, — дип җавап бирде күршем.

- Синең кызны мин бик яхшы беләм, ә Әлфира — Тахтамышта яшәгән туганыңның кызы, — дип, мин Баязит агага Томски өлкәсендәге үземнең очрашулар турында сөйләп биргәч, ул аптыравыннан сүзсез калды.

Тормыш иптәшем белән аңарга кунакка кереп, туганнары биреп җибәргән фото¬су¬рәтләрне, бүләкләрне тап¬шыр¬гач, туганнары турында кат-кат сорашып, минем сөй¬ләгәннәрне тыңлаганда Баязит ага алар белән үзе очрашкандай булган¬дыр, минемчә. “Бер очрашу — үзе бер гомер”, — диләр бит, бәлки, бу мизгелдә Казаков әфәнде уйларында туып үскән җирләренә кайткандай булгандыр.

Шулай да минем күңелдә: “Шундый очрашулар булганын белгән булсам, Баязит аганы үзем белән Томскига алып барган булыр идем”, — дигән үкенү тойгысы калды.

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1320

Комментирование запрещено