
Римма НУРЕТДИНОВА (уңда) Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Исламия МӘХМҮТОВА белән.
Бүгенге көндә өлкәбездә татар телендә мөселманнар тормышында булган барлык яңалыклар белән милләттәшләребезне даими рәвештә таныштырып баручы мәгълүмат чаралары аз түгел. Шулар арасында “Самар татарлары” медиа-порталы лаеклы урын алып тора. Биредә һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны тапсын өчен, аның баш мөхәррире Римма Нуретдинова, әлбәттә, зур көч куя. Кызыклы язмалар, аудио- һәм видео материалларны төрле чыганаклардан җыеп, татарлар тормышындагы яңалыкларны беренчеләрдән булып безгә ул хәбәр итә, дисәң дә дөрес булыр, минемчә. Юкка гына, шаяртып, кайберәүләр аны “Римма-ТАСС”, дип атамыйлардыр.
Римма туташның хезмәт һәм иҗат юлы “Бердәмлек” газетасыннан башланып китә. Самара дәүләт педагогия университетының журналистлар факультетында укыганда ук инде ул әлеге газета редакциясендә баштан хәреф җыючы булып эшли башлый, соңрак дизайнер-верстальщик, бүлек мөдире вазифаларын башкара.
- “Бердәмлек” хезмәткәрләре журналистикага беренче адымнарымны ясауда зур роль уйнадылар. Газетаның баш мөхәррире Рәфгать абыйга да, бүлек мөдире Эльмира апа белән җаваплы секретарь Зәйнәп апага да мин бик рәхмәтлемен, “Бердәмлек” белән бүген дә дус булып, үзара мәгълүматлар алышып, хезмәттәшлек итүебезгә бик шатмын. Биредә туплаган белемем соңрак “Ислам нуры” газетасында редактор урынбасары вазифасында эшләргә нык ярдәм итте, — ди Римма.
Ә инде медиа-портал белән җитәкчелек итү тәҗрибәсен ул күпләргә таныш булган “Дуслык” интернет сайтында туплый. Кайда гына эшләсә дә үз вазифаларын җаваплы үтәгән Риммага, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашып, Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда, 2013 елда Казанда узган Универсиада да, быел II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында да катнашырга туры килә.
2010 елда җанисәп алуда катнашканы өчен федераль дәрәҗәдәге медаль, Самара өлкә “Туган тел” оешмасының 25 яшьлеге уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессыннан Мактау грамотасы, Самара өлкәсендә татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткәне өчен өлкә губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Римма Нуретдинова яшь милләттәшләребез күңелләрендә горурлык хисе уята.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1861
Замечательный сайт ! Респект и уважуха Римм ! Сайт «Самарские татары» на зависть другим регионам , даже можно сказать Татарстану ! Удачи !