Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Культура” каналына хат юллаган.
Белгәнебезчә, әлеге федераль телеканалда “Полиглот” дип аталган тапшыру эшләп килә. Аның кысаларында тамашачылар инглиз, француз, немец, испан, итальян, хәтта һинд телен дә өйрәнү мөмкинлекләренә ия. Тик күпмилләтле Россия халыклары телләрен өйрәнүгә генә игътибар зур түгел. Шул нисбәттән Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар телен өйрәнүгә багышланган тапшырулар циклын эшләргә тәкъдим итә.