«Хәрәкәттә — бәрәкәт», — диләр

Гулжихан ХабибуллинаӨлкә губернаторы Николай Меркушкиннан Гөлҗиһан апаның тәкъдимнәре каралачагы вәгъдә ителгән җавап хаты килгән

«Хәрәкәттә — бәрәкәт«, — диләр бит. “Хәзер берни дә эшләп булмый, олыгайдык инде”, — диючеләр дә бар. Ә икенчеләре исә: “Юк, бирешмибез, аяк-куллар эшләп торганда, яшәү дәрте булганда яшибез әле”, — диләр. Челно-Вершины авылында гомер итүче Гөлҗиһан Әхмәдулла кызы Хәбибуллина белән очрашып сөйләшкәч, миндә: “Картаю, картаймау һәрнәрсә кешенең үзеннән тора”, — дигән фикер туды.

Барсын да җентекләбрәк сөйлим әле. Гөлҗиһан апа Татарстанның Яңа Иглай авылында туып үскән. Тормышын үз авылларының Минабетдин исемле егете белән бәйләгән. Алар дөньяга өч малай белән бер кыз бүләк иткәннәр.

Челно-Вершиныга күченеп, биредә матур гына яши башлагач, көтмәгәндә авырып, Минабетдин ага вафат була. Берникадәр вакыт үткәч, уллары Рәфис тә мәңгелек йортка күчә.

- Якын кешеләреңне югалту бигрәк авыр икән ул. Хәзер дә берәрсенең туган-тумачасы үлеп китсә, үземнең якыннарымны югалткандай хәсрәтем яңара. Ярый әле дөньяда тагын өч балам бар. Аллаһы Тәгалә аларга һәм оныкларыма озын, хәерле гомер бирсә иде, — дип тели Гөлҗиһан апа.

Гөлҗиһан апа күп еллар склад җитәкчесе дә, сатучы да булып эшләгән. Бүген дә, лаеклы ялга чыгуына карамас-тан, кешеләр белән гел аралашып яши.

- Авылыбыз кешеләре өчен тырышам мин. Менә берничә ел инде тирә-юньдәге тарихи урыннарга сәяхәтләр кылуны оештыру белән мәшгульмен. Бу эшне башкарырга булышучы Челно-Вершины муниципаль районының автобаза җитәкчесе Мөхтәсим Нәбиулла улы Сәйфуллинга Аллаһының рәхмәте яусын! Аңа кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, кире какмый, автобус бүлеп бирә. Без соңгы вакытларда Казанның Кол Шәриф мәче-тендә дә, Изге Болгар, Биләр җирләрендә дә, Үзи чишмәсе янында да булып, анда кайчандыр яшәгән ерак мөселман кардәшләребез рухына догалар кылып кайттык. Шундый изге җирләрне күргәч, күңелләребез тагын да нечкәрә, пакьләнә төшә.

Быел әле тагын Казан шәһәренең мәчетләрен, тарихи урыннарын карарга экскурсиягә барырга ниятләп торабыз, — дип сөйләде үзенең хыяллары турында миңа Гөлҗиһан апа.

Күптән түгел генә районга өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин килгәч, ул очрашу вакытында экскурсияләргә йөрү өчен үзләренә автобус бирүне, юлларны төзекләндерергә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Озак та үтмәгән, губернатордан аның тәкъдимнәре каралачагы вәгъдә ителгән җавап хаты килеп җиткән.

- Мин авылдашларым әйбәт тормышта яшәсеннәр өчен тырышам бит. Әгәр бу турыда мин дә, башкалар да кайгыртмаса, яхшы булмас иде, — дип өстәп куйды ул сүз ахырында. Бик дөрес, урынлы әйтелгән сүзләр иде бу. Юкка гына “хәрәкәттә — бәрәкәт” димәгәннәрдер шул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2011

Комментирование запрещено