Яңа уку елына бар да әзер

1 сентябряКөтеп алынган җәйге каникуллар артта калып, Белем көне якынлашканын сизмәгәнбез дә. Мәктәпләрдә яңа уку елына әзерләнү тәмамланып килә. “Самараның 159 мәктәбе укучыларын каршы аларга әзер инде”, — дип белдерде өлкә мәгариф департаменты җитәкчесе Лилия Галузина яңа уку елына әзерлек турында үткәрелгән пресс-конференциядә. Өлкәбезнең авыл мәктәпләрендә дә Белем көнен лаеклы каршы алырга җыеналар.

- Классларыбызны, зур залыбызны буяп, косметик ремонт ясап алдык. Балалар килүенә мәктәбебез әзер, — диде телефон аша Елховка районы Мулла авылы мәктәбенең математика һәм физика укытучысы София Абдерәхимова. - Китапларны безгә бушлай бирәләр. Тик татар теле дәреслекләребез генә искерде, киләчәктә аларны да яңартып булса, бик шәп булыр иде. Беренче сыйныфка быел 7 бала килә, безнең мәктәп өчен бу начар түгел.

Ә Камышлы районының Яңа Усман авылы мәктәбенә быелгы уку елында 29 укучы беренче мәртәбә парта артына утыра икән. Биредә дә мәктәп бинасына косметик ремонт ясап, укучыларны җәйге ялдан көтәләр.

- Безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузган иганәчебез “Байтекс” ачык акционерлык оешмасы ярдәмендә бу уку елында спорт залыбызга да капиталь ремонт ясап, балаларның физик сәламәтлекләрен үстерү шартларын яхшыртачакбыз, — дип белдерде мәктәп директоры Гүзәл Маннапова. — Балалар да укытучыларын, иптәшләрен сагынырга өлгергәннәрдер инде. Тизрәк мәктәпкә барып, җәйге маҗаралардан калган тәэсирләрне бер-берсенә сөй-ләргә ашкыналар. Беренче класска баручы балалар 1 сентябрьне аеруча дулкынланып көтәләр.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга баручы Руслан Сәлаховның әнисе Гөлгенә ханым:

-Улыбызның мәктәпкә баруы — аның өчен дә, безнең өчен дә зур вакыйга. Әлегә аңа уку әсбаплары, укучы киемнәре сатып алу белән мәшәкатьләнәбез. Әлбәттә, улыбызга иң яхшы, иң матур әйберләр генә аласы килә. Беренче Белем бәйрәме истә калып, улыбызның киләчәктә “яхшы” тамгаларга гына укуын телибез, - дип безнең белән уртаклашты ул.

Без, “Бердәмлек” газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә, Белем көне белән котлап, укучыларга — укуларында уңышлар, ата-аналарга — түземлек, укытучыларга эшләрендә яңа казанышларга ия булуларын теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1996

Комментирование запрещено