Вопросы сохранения межнационального согласия и роли национальных центров обсудили на выездной конференции (ВИДЕО) / Бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр байтак

IMG_4131Представители самарских национально-культурных объединений приняли участие в ставшей уже традиционной выездной межрегиональной конференция  «Взаимодействие органов власти и национально-культурных объединений». В этом году мероприятие проводилось в рамках муниципальной целевой программы «Самара многонациональная», и сразу на двух площадках — в Самаре и Саратове.  На теплоходе «Федор Достоевский» собрались более 200 человек – представители национально-культурных центров не только Самары, но и других муниципалитетов – участников Ассоциации городов Поволжья, — а также представители научного сообщества, специалисты регионального и муниципального уровня, курирующие вопросы национальной политики.

Перед началом конференции с ее участниками встретился Глава Самары Дмитрий Азаров. Он пожелал всем плодотворной работы, и еще раз подчеркнул особую значимость активной созидательной позиции общественных организаций и важность сохранения межнационального мира.

«В конце прошлого года мы с вами определили один из приоритетов работы городских властей на 2014-й как сохранение межнационального мира. Тогда мы и почувствовать не могли, насколько актуальной окажется эта тема, - сказал мэр. – Безусловно, нас всех тревожат события, происходящие на границах нашей Родины и у соседей. В этой связи нам нужно еще внимательнее относиться к вызовам сегодняшнего дня, бережно сохранять дружеские и добрососедские межнациональные связи, которые в нашем городе формировались веками».

 

По предложению Дмитрия Азарова, который является председателем Ассоциации городов Поволжья, впервые к выездной конференции присоединились общественники, представляющие города этого объединения.

«В каждом городе есть свой уникальный опыт, наработки, с которыми будет полезно познакомиться, - отметил Глава Самары. – Например, в Саратове вы увидите, что национально-культурные центры собраны в рамках так называемой национальной деревни. Кстати, уже ведется работа над созданием подобного комплекса в нашем городе. При этом с самого начала инициатива идет от самих национальных объединений, что особенно ценно»

Также Глава Самары вручил благодарственные письма руководителям национальных центров, помогавших разрабатывать программу «Самара многонациональная» и сейчас активно участвующих в ее реализации.

 

IMG_4065

Программа выездной конференции включала в себя проведение круглых столов, посвященных взаимодействию органов власти и национально-культурных объединений, развитию межнациональных отношений, участию творческих коллективов национально-культурных центров в фестивале «Самарская волна». Напомним, праздник творчества Самары многонациональной состоится в Самаре впервые. Идея проведения городского фестиваля культур «Самарская волна» была высказана Главой Самары Дмитрием Азаровым весной текущего года и поддержана лидерами национально-культурных объединений. Яркая программа с выступлениями заслуженных коллективов, ярмаркой национальных ремесел, показом тематических фильмов, детским праздником состоится в предстоящую субботу, 6 сентября, в 14-00 на самарской набережной.

По словам руководителя областного Управления национальной и конфессиональной политики Надежды Осиповой, это большое достижение, что Администрация города совместно с общественными организациями создала муниципальную программу «Самара многонациональная».
«Сегодня всем городам и муниципальным образованиям рекомендовано разработать и принять подобные программы, - сообщила она. - Самара – пока единственное муниципальное образование в нашем регионе, где разработан и принят такой план работы. И программа уже действует. Спасибо огромное за это Администрации города и общественным организациям Самары».

Насыщенная программа была запланирована и на время посещения Саратова. Участники конференции посетили Соколову гору, мемориальный комплекс «Журавли» и возложили цветы к монументу павшим в годы Великой Отечественной войны. Ярким событием стало знакомство с этнографическим комплексом «Национальная деревня народов Саратовской области», на территории которого состоялся яркий и многогранный концерт творческих коллективов национально-культурных объединений Самары и Саратова, сообщает пресс-служба администрации г.о.Самара.

* * *

Идел буе шәһәрләре ассоциациясе уздырган бу конферен­ция, кыскартып әйткәндә, “Милләтара һәм динара дуслык­ны булдыруда хөкүмәт органнары һәм милли оешмаларның эшчәнлеге” темасына багышлап оештырылган иде. “Федор Достоевский” теплоходында Самара өлкәсе һәм шәһәренең милли оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, өлкә губернаторы һәм шәһәр башлыгы администрацияләре, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, Волгоград, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Новгород, Пенза, Ульян, Чебоксар шәһәрләре вәкилләре – барлыгы 220ләп кеше Самара-Саратов-Самара маршруты буенча сәяхәттә булып кайттылар.

Достоевский 1

- Бүген хөкүмәт һәм җәм­гыять алдында торучы иң мөһим бурычларның берсе — Россия киңлекләрендә яшәүче төрле милләт халыклары арасында дуслык һәм тыныч тормыш булдыру, — диде  сәяхәтчеләрне озатырга килгән Самара шәһәре баш­лыгы Дмит­рий Азаров. Ул моңа аеруча басым ясап әйт­те, башка чыгыш ясаучыларда да бу тема тирән чагылыш тапты.

Саратовта сәяхәтчеләрне бик тыгыз программа көтә иде. Башта Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр куелды, аннары “Саратов өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының борынгы йортлары комплексы”на экскурсия оештырылды. Ул шушы монументтан ерак та түгел икән, Сокол тавы битендә генә урнашкан. Авылда барлыгы өч урам, ә йортлары берсенә-берсе бер дә охшамаган, һәр милләт халкы үзенчәлекле йорт салып куйган.  Шунда ук милли үзәкләр дә эшләп тора икән, төрле бәйрәмнәр һәм милли туйлар уздырыла. Мәсәлән, әрмәннәр урта гасырлардагыдай итеп таш ныгытма салганнар, ә азәрбайҗаннар Бакуның данлыклы “Кыз манарасы”н күтәргәннәр. Кореялыларның пагодасы, үзбәкләрнең чәйха­нәсе, татарларның борынгы йорты һәм украиннарның хатасы – һәрберсе бу халыкларның тарихи бер кыйпылчыгы булып хезмәт итә. Һәр милләт вәкилләре үз йортларын матурлау һәм баету өчен сандык­ларында кадерләп сакланган әйберләрне китереп куйганнар. Шулай итеп, бу йортлар елдан-ел бизәлә, байый һәм матурлана бара.

Анда бездәге кебек Халык­лар дуслыгы йорты әлегә юк икән. Ә Самарада шушы көнгә кадәр милли йортлар булдырылмаган. Аның каравы, Самара кунаклары Халыклар дуслыгы йортында урын алган милли оешмалар ярдәме белән бик матур концерт программасы күрсәтеп, җыелган кунакларны гаҗәпләндерделәр һәм алар­ның күңелләрендә онытылмаслык истәлекләр калдырдылар.

Саратов татарлары Самара татарлары делегациясен нишләптер каршыларга кил­мәгәннәр. Татар йорты янына килеп туктагач, сигез татарның берсе — тарихчы Шамил Галимов шаяртып: “Агач идән, тальянчы Мидхәт Әминов булганда безгә тагын ни кирәк?“ — дип,  татар өенең ишегалдында сиптереп бии башлады. Аңа башкалар да килеп кушылды. Шулай итеп, безнең Самара татарлары саратовлыларның хуҗасыз йорты ишегалдында рәхәтләнеп биеп кайттылар.

Конференция кысаларын­да уздырылган берничә “тү­гәрәк өстәл”дә зур оешмаларда эшләүче төрле милләт халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында сүз алып барылды. Шулай ук Идел буе шәһәрләрендә яшәүче һәркем үзенең проблемаларын ачып салды, милли оешмаларының эш юнә­лешләре белән уртак­лашты. Волгоград өлкәсе, мә­сәлән, Кавказ регионына якын, һәм анда терактлар булгалый. Шунлыктан Волгоград шәһәр Думасы депутаты Елена Вознесенская рус халкын яклау проблемасын күтәреп чыкты. Ә Казан вәкиле Ирек Арсланов Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрнең башка дәрәҗәгә чыгуы турында сөйләде. Анда хөкүмәт һәм милли оешмалар тарафыннан кабул ителгән карарлар катгый рәвештә үтәлеп барылырга тиеш, һәм алар хөкүмәт контроленә куелган. Милләтара дуслык традицияләрен саклау һәм үстерү Татарстан өчен бик тә мөһим, шуңа күрә дә респуб­лика халыклары Ассамблеясен Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үзе җи­тәкли.

Ирек Арслановның: “Әгәр бергәләп нәрсә дә булса торгызабыз яисә төзибез икән, димәк, бу җирдә милләтара ызгышлар булмый”, — дигән сүзе сәяхәтчеләр тарафыннан милләтара дуслык рецепты буларак кабул ителде.

Түбән Новгородта менә инде ун ел буе Россия халыклары конгрессы уздырылып килүе турында иран телле халыклар конгрессы вәкиле Эрадж Боев сөйләде. Ел саен бу шәһәрдә уздырылучы зур ярминкә дә дуслык мәйданы булып хезмәт итә икән. Анда халык кәсепләре — пыяла һәм  хохлома рәсеме төшерелгән агач савыт-саба, төрледән-төрле чигүләр, сөяк-тән уелган әйберләр ясап сатуны да өлкә хөкүмәте хуплый һәм халык кәсепләрен саклау һәм үстерү өчен бик күп эшләр башкара икән.

Чарада Самара вәкилләре дә чыгыш ясады. Мәсәлән, өлкә администрациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова Самара өлкәсендә дәүләт милли сәясәтенең тормышка ашырылып баруы турында сөйләде.

- Шәһәр администрациясе иҗтимагый оешмалар белән берлектә “Күпмилләтле Самара” программасын булдырган. Хәзер шушы ук программаны башка шәһәрләребезгә  һәм районнарга да кабул итәргә киңәш иттек. Безнең регион Идел буе шәһәрләренә үрнәк булырлык эшләр башкара, — диде ул.

Фән вәкилләре дә читтә калмады. Конференция бары­­шында Самара дәүләт универ­ситетының социология һәм политология кафедрасы доценты Наталья Авдошина һәм аның ярдәмчеләре бик актив эшләделәр.

Шулай итеп, тәҗрибә алы­ша-алыша, бер-берсеннән кы­­зыклы идеяләрне һәм фай­далы эшләрне өйрәнеп, кон­фе­ренциядә катнашучылар үз регионнарына таралыштылар. Бу очрашу барысына да файдалы булгандыр, дип ышанасы килә.

 

Светлана ИШИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1391

Комментирование запрещено