Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы милләтебезнең кием атрибутикалары булган калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер-класс уздырды. Казанда үткәрелгән әлеге чарада Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләп килүче милли оешмаларның әгъзалары катнашты. Самарлылар да калфак ясау серләрен өйрәнеп кайттылар. Алар арасында күптән түгел генә оешкан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, мөслимәләрне күз явын алырлык киемнәр белән сөендерүче тегү осталары — өлкә «Туган тел» оешмасы әгъзасы Алсу Баяҗитова, өлкә татар милли-мәдәни мохтариятеннән «Алтын инә» ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова иделәр.
*
БЕЗНЕҢ САЙТТА ӘЛЕГЕ ЧАРАДА КАТНАШЫП КАЙТКАН ТЕГҮ ОСТАЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЗМАЛАР БЕЛӘН ДӘ ТАНЫША АЛАСЫЗ:
*
Милли кием тегү – күңелем ихтыяҗы / С душой и сердцем
Просмотров: 1961