Булдыралар чуваш дусларыбыз!

чуваш керешеШенталы районының Четырла авылында туып үскән бертуган Виталий һәм Николай Сидоровлар призына чуваш милли көрәше буенча алтынчы тапкыр инде регионара ярышлар уздырылды. Быел бәйгедә катнашучылар саны буенча рекорд куелды. Самара өлкәсенең Шенталы, Исаклы, Камышлы, Челно-Вершины, Кошки, Приволжски районнарыннан, Новокуйбышевск шәһәреннән, Чувашстан, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм Мәскәүдән көрәшчеләр килгән иде.

Турнир елның елында генералларның туган авылында, алар укыган мәктәп бинасында уздырылып килә. Россия гимны яңгыраганнан соң, көрәшчеләрне һәм кунак¬ларны район башлыгы Анатолий Кириллов, өлкә администрациясендә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү депар¬таментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова, Чуваш милли конгрессы рәисе, Республиканың Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Константин Яковлев, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молостов сәламләде.

Чуваш көрәше дә, татар көрәше дә, гадәттә, бертөрле¬рәк үтә. Биредә иң кечкенә малайлар да, олы яшьтәге бабайлар да көрәшкәнгә күрә, ул халыкчан спорт төре булып санала да инде. Бу ярышларда катнашкан иң кечкенә көрәшчегә 10 яшь булса, иң олысына, Шенталы районы Денис авылы мәктәбендә физкультура укытучысы Рөстәм Нуртдиновка, 58 яшь тулып узган.

Көрәш,  һәрвакыттагыча, хәрәмләшүсез барды. 33 килограммнан башлап 90га кадәр 12 үлчәүдәге көрәшчеләр бөтен кагыйдәләргә буйсынып, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, шул ук вакытта җиңдермәскә тырышып эш иттеләр.  Бигрәк тә Башкортостаннан килгән игезәк Әхмәтовлар белән кызык булды. 70 килограммлы үлчәүдә икесе дә,  Денис белән Данис, җиңүче булып танылгач, аларга беренче урын өчен үзара көрәшергә туры килде. Халык моны тын да алмыйча карап утырды. Нәтиҗәдә игезәкләр арасында иң көчлесе Денис булып чыкты.

Шулай итеп, турнирда 36 җиңүче билгеләнде. Шуларның тугызы – Самара өлкәсеннән. Арада татар егетләре дә бар — Шенталыдан Руслан Вәлиев һәм Айрат Зәйдуллин үз үлчәүләрендә өченче урыннарны алдылар. Гомумзачет буенча Самара өлкәсе командасы лаеклы беренче урынга чыкты, икенче урында — Татарстан, өченчедә — Чувашстан.

Залдагы бәйрәм атмосфе¬расын Четырла мәдәният йор¬тында эшләп килүче “Хунав” һәм “Селгусь” фольклор ансамбльләре чуваш халык һәм эстрада җырлары белән бизәделәр. Ә бу вакытта Николай Угаслов өлкәбезнең чуваш оешмалары җитәкчелеге белән киңәш тота иде инде. Җитди сөйләшүдән соң өлкә чуваш конференциясен уздыру мәсьәләләре калкып чыкты һәм ул өлкәнең бөтен оешмалары һәм Чувашстан Рес¬публикасының милли конгрессы тарафыннан да хуплау тапты. Менә, ичмасам, булдыралар чуваш дусларыбыз!

Наилә ХӘЕРОВА.

Надежда ТАИРОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1558

Комментирование запрещено