2 апреля в городе Назрань состоится открытие улицы первого президента Республики Татарстан, Государственного советника РТ Минтимера Шариповича Шаймиева.
Открытие улицы имени Шаймиева стало возможным благодаря инициативе мэра города Назрань Алихана Тумгоева. В дальнейшем данная идея была поддержана главой Ингушетии Юнус-Беком Евкуровым.
Открытие улицы Минтимера Шаймиева состоится в рамках дней культуры Республики Татарстан в Ингушетии, которые пройдут с 1 по 3 апреля.
По словам организаторов, в рамках проекта жители Северо-Кавказской республики смогут ближе познакомиться с культурой татарского народа, его уникальными обычаями и традициями, историко-культурным и художественным наследием.
Вечером того же дня во Дворце культуры г. Назрань состоится большой концерт мастеров искусств РТ. Программа Дней также включает показ документальных и игровых фильмов татарстанского производства, проведение выставки-ярмарки изделий декоративно-прикладного искусства и сувенирной продукции с участием татарстанских мастеров, творческую встречу работников культуры и научной интеллигенции Татарстана и Ингушетии, круглый стол на тему «Сохранение материального и нематериального культурного наследия».
* * *
1-3 апрельдә Ингушетия Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.
Чара кысаларында 2 апрель көнне Назраньда Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев урамы ачылачак. Ингушетия мәдәният министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, шәһәрнең бер урамына Шәймиев исемен бирү фикере Назрань мэры Алихан Тумгоев тарафыннан әйтелгән, аннары аны республика башлыгы Юныс-Бәк Евкуров та хуплаган. Ингушетия Минтимер Шәймиевның ике республиканың тугандаш халыклары арасында дуслыкны ныгытуда һәм күпьеллык сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларын югары бәяли. 2007 елда Минтимер Шәймиев Ингушетиянең югары бүләге — «Казанышлар өчен» ордены белән дә бүләкләнгән иде.
Шул ук көнне кич белән Назрань шәһәрендәге Мәдәният сараенда ТР сәнгать осталары концерты булачак. Сәхнәгә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Ворожея» рус фольклор ансамбле артистлары, баянчы Ринат Вәлиев, җырчы Регина Вәлива һәм башкалар чыгачак.
Программада шулай ук Татарстанда төшерелгән документаль һәм уен нәфис фильмнарын күрсәтү, Татарстан осталары катнашында декратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе күргәзмә-ярминкәсе, Татарстан һәм Ингушетия мәдәният хезмәткәрләре һәм фәнни интеллигенция вәкилләре белән иҗади очрашулары, «Матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу» темасына түгәрәк өстәл утырышы каралган.
Мәдәният көннәренең төп вакыйгаларының берсе буларак ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллинаның Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров һәм Ингушетия Республикасы мәдәният министры Марет Газдиева белән очрашулары көтелә.
Просмотров: 1224