Самар татарлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары Дан мәйданында. 9 май, 1995 ел. Алдагы рәттә: Гыйльман Гарифуллин, Шәһит Шәфигуллин һәм Али Вәлшин. Әнәс Мингалиев фотосы.
1942 елның маенда Уфа Диния нәзарәте Советлар Союзының барлык мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыккан
Самар Тарихи мәчете берничә ел буена гарәп әлифбасында нәшер ителгән иске китапларны җыю эшен алып бара. Ул безнең милләтебез, динебез өчен бик мөһим һәм кирәкле эш. Шулай итеп, Тарихи мәчетебез тарихи мирасыбызны саклауга зур өлеш кертә.
Татар авылларында, шәһәрләрдә шушы китапларны барлаганда искиткеч әйберләр дә табылып тора. Шулар арасында – бүген «Самар татарлары» журналы укучыларының игътибарына тәкъдим ителгән документ. Ул 1942 елда Уфа Диния нәзарәтенең сугыш хакында язылган мөрәҗәгате. Аның олы киңәшмәдә кабул ителгәннән соң, СССРда яшәгән барлык мөселман халыкларының телләренә тәрҗемә ителүе һәм күп тираж белән газеталарда, аерым брошюра рәвешендә дә бастырылып, бөтен илгә таратылуы мәгълүм. Читать полностью →