Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге оештырган “Илһам” яшь язучылар бәйгесен йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.
Бәйгедә Россиянең төрле почмакларыннан килгән шигырь, проза һәм драма әсәрләре язучы 715 бала катнашты. Шуларның берсе — безнең якташыбыз, “Яктылык” мәктәбенең 5нче «Б» сыйныфы укучысы Алсу Абдерәхимова иде. Читать полностью