Илебездә Бөек Ватан сугышы башлангач, яуга күтәрелүче батыр ир-егетләр арасында Камышлы авылында туып-үскән Әбделхак Шаһит улы Сафин да була. Аның хәләл җефете Зәһидә апа Мингалим кызы тормыш иптәшен фронтка озатып, колхозда авыр эшләр башкара. Сугыштан соң шушы матур пар биш балага гомер бирә һәм аларны әхлаклы, намуслы, эш сөючән, акыллы итеп тәрбияләп үстерә.

Фронтовик Әбдулхак ага мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Ә аның хәләл җефете Зәһидә апа, үзенең өлкән яшендә булуына карамастан, бер дә тик утырмый: түр юрганнары, урындыкка түшәкләр, келәмнәр төгү белән шөгыльләнә. Үзегез карагыз — шундый искитәрлек кул эшләре башкара! Юкка гына “хәрәкәттә — бәрәкәт” димәгәннәрдер шул. Алдагы көннәрендә дә исән-сау булсын иде Зәһидә апабыз.
Сабыр холыклы, кешелекле Зәһидә апага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез, ә киләчәк буын вәкилләре тынычлыкта яшәсен өчен сугышның ачысын-төчесен кичергән Әбделхак агага — мәңгелек дан. Барыбызга да үрнәк алар!
«Одноклассники» социаль челтәрендә «Терра-Камышла» дип аталган битне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
Просмотров: 1727
БИГРЭК МАТУР БУЛГАН
Собханалла,кузлэр тимэсен…саулык-сэлэмэтлек ходай насыйп итсен..
И маладис та инде , куз тимэсен !!! Бигрэк матур кул эшлэре !!!
Алтынкаем аяк -кулын сызлаусыз булсын.Сезгя Аллахынын ряхмяте яусын.Безне шундый тормыш юлына бастырганыгыз очен.яшя эби яшя.безгя урняк булып