ФОТООТЧЕТ: “Ялкынлы яшьлек” ансамбле үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте / Молодость – не возраст, а состояние души: «Ялкынлы яшьлек» отметил 45-летие / “Кайнап чыккан шигъри юлларымны, багышлыйм мин сиңа, “Яшьлегем”!….”

image4 апрельдә — үзенең 45нче туган көнендә — “Ялкынлы яшьлек”  җыр, бию һәм поэзия ансамбле күп кенә яңа яшь артистлары катнашындагы зур юбилей концертын тәкъдим итте. Тамаша Самар шәһәренең Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йортында үтте.

1-DSC_0507

Концертның беренче өлешен Линар Абсаттаров һәм Айсылу Әбдиева Казан конферансьелары кебек интерактив стильдә алып бардылар, аларны шыгрым тулы зал каршылады.

1-DSC_0508 1-DSC_0510

Кызлар вокаль квартеты "Ах, зифа буйларың" һәм "Яз" җырын башкарганда.

Кызлар вокаль квартеты «Ах, зифа буйларың» һәм «Яз» җырын башкарганда. Фортепианода Әлфия Гыйниятуллина уйный.

1-DSC_0516 1-DSC_0519

Ансамбльдә кушылган яшьләр - Мансур һәм Диләрә Сафиннар "Парлы бию"ен тәкъдим иттеләр.

Ансамбльдә кушылган яшьләр — Мансур һәм Диләрә Сафиннар «Парлы бию»ен тәкъдим иттеләр.

1-DSC_0539

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда  Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне дә искә алдылар. Шагыйрьнең «Җырларым» дип аталган шигырен Римма Гыйбадуллина укып китте.

1-DSC_0551

Кәдрия Бикбаева башкаруындагы «Тәфтилләү» җырына куелган бию, авторы — Рәшит Гыйзаттулин.

DSC_0560

Ансамбльнең ветераны Ринат Шәйдуллов "Урман кызы" җырын (Һади Такташ сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе) башкарганда.

Ансамбльнең ветераны Ринат Шәйдуллов «Урман кызы» җырын (Һади Такташ сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе) башкарганда.

Ансамблнең музыка бүлеген җитәкләгән Әлфия ханым Гыйниятуллина бик тә оста итеп фортопьяно партияләрен алып барды.

Ансамбльнең музыка бүлеген җитәкләгән Әлфия ханым Гыйниятуллина бик тә оста итеп фортопьяно партияләрен алып барды.

DSC_0572

Әминә Канюкаева башкаруында «Әпипә» биюе.

DSC_0582

Ринат Азизов һәм Әлфия Йосыпова һәрберсенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырладылар.

DSC_0585

"Әниләргә мәдхия" биюе. Сәхнәгә куючы - "Чайка" Мәдәният сараеның хуҗабикәсе, ансамбльнең элеккеге оста биючеләренең берсе, баш балетмейстеры Гүзәл ханым Сафина.

«Әниләргә мәдхия» биюе. Сәхнәгә куючы — «Чайка» Мәдәният сараеның хуҗабикәсе, ансамбльнең элеккеге оста биючеләренең берсе, баш балетмейстеры Гүзәл ханым Сафина.

DSC_0594

1990 елларда ансамбльдә чыгыш ясаучы Руфия Җанһирова юбилей концертында "Кайталар инде кыр казлары" җырын башкарды.

1990 елларда чыгыш ясаучы Руфия Җанһирова ансамбльнең юбилей концертында «Кайталар инде кыр казлары» җырын башкарды.

DSC_0604

Ансамбльнең ветераны Әнвәр Гыйзатуллин (уңда) энесе Дамир ярдәме белән тамашачыларны фокуслар күрсәтүе белән шаккаттырды.

DSC_0600 DSC_0619 DSC_0629

Линар Абсаттаров үзенең “Ялкынлы яшьлек”кә багышлап язган җырын тәкъдим итте.

Линар Абсаттаров үзенең “Ялкынлы яшьлек”кә багышлап язган җырын тәкъдим итте.

DSC_0646

«Кызлар биюе».

DSC_0654

«Егетләр биюе».

DSC_0657

Концертның икенче өлешен алып баручы Розалия Әбҗәлимова һәм …

DSC_0660

…Римма Гыйбадуллина.

DSC_0663

Гөлфия Гәйнетдинованың үз моңы һәм башкару ысулы бар.

DSC_0669 DSC_0671

Урыс кызы Юлия Щербакова татар җырын башкарды.

Урыс кызы Юлия Щербакова татар җырын бигрәк тә оста итеп башкарды.

DSC_0677

«Шатлык» биюе.

DSC_0685

Фәнил Зыятдиновның үзе иҗат иткән «Әнкәемнең балан бәлеше» дип аталган җыры халыкка бик ошады.

Фәнил Зыятдиновның үзе иҗат иткән «Әнкәемнең балан бәлеше» дип аталган җыры халыкка бик ошады.

DSC_0697

Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан җырчы Розалия Хәкимова тамашачыларның күңелен яулады.

DSC_0701

Әлфия Йосыпова-Сөнгәтованың чыгышын тамашачылар һәрвакыттагыча түземсезлек белән көтеп алдылар.

Әлфия Йосыпова-Сөнгәтованың һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

DSC_0704 DSC_0714

Һәрвакыт үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән әсир итүче Ильнур Алтынбаевның чыгышы.

Һәрвакыт үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән әсир итүче Ильнур Алтынбаевның чыгышы.

DSC_0720 DSC_0721 DSC_0723

Һәрберсенең күңел түренә менәрлек, йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырлаучы Искәндәр Әхмәтов.

Һәрберсенең күңел түренә менәрлек итеп җырлаучы Искәндәр Әхмәтов «Шаулый урман» һәм «Гел бергә» җырларын башкарганда.

DSC_0731

“Самар кызлары” биюе.

“Самар кызлары” биюе.

DSC_0747

Ансамбльнең “моң чишмәсе” исемен йөртүче Айсылу ханым Әбдиева "Гомер" һәм "Җомга" җырларын башкарганда.

Ансамбльнең “моң чишмәсе” исемен йөртүче Айсылу ханым Әбдиева «Гомер» һәм «Җомга» җырларын башкарганда.

DSC_0757 DSC_0761 DSC_0762 DSC_0765 DSC_0769

Һәрберсенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырлаучы Ринат Азизов.

Ахырдан Ринат Азизов яшьлек турында җыр башкарды. Анарга сәхнәне тутырып чыккан артистлар да кушылды: «Яна алсаң, ян дөрләп яшьлек утында, йөрәк. Җир йөзендә бер нәрсә юк яшьлектән кадерлерәк».

DSC_0778 DSC_0782 DSC_0790

Концерттан соң тамашачылар аягүрә басып алкышладылар.

Концерттан соң тамашачылар аягүрә басып алкышладылар.

DSC_0795 DSC_0797

image

Әйтергә кирәк, өч сәгать барган юбилей кичәсе, тамашачыларны ялыктырмыйча, бер гүзәл мизгел булып, сизелмичә, үтеп китте. Ахырдан тәбрикләү чыгышлары яңгырады. Самар Губерна Думасы депутаты Гомәр Зөфәр улы Вәлитов һәм татар милли оешмаларының җитәкчеләре артистларга Мактау кагәзьләре, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Иң олуг бүләкләрнең берсе - Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы «Чайка» Мәдәният йортының штаттан тыш хезмәткәренә — Айсылу Әбдиевага татыды. Шулай ук Айсылу Әбдиева, Әлфия Сөнгатова Губерна Думасының дипломнарына, ә Ринат Азизов Рәхмәт хатына ия булдылар.

IMG_2297

 Ильяс Гомәр улы Шәкүровны (фотосурәттә) сәхнәгә чакырганда Илгиз Колючев “Туган тел” җәмгыятенең “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә күрсәткән яхшылыкларын санап үтте. Әлфия Гыйниятуллинага, Гөлфия Гайнетдиновага һәм Илнур Алтынбаевка оешманың Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләре тапшырылды. 

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

* * *

Редкостно пасмурными выдались минувшие выходные в Самаре: снег вперемешку с дождём, хмурое небо, промозглый ветер – большинство горожан в такую погоду не выходят из дому. Но только не те, кто является поклонником татарского народного ансамбля песни, танца и поэзии «Ялкынлы яшьлек»!

Несколько сотен зрителей собрались 4 апреля 2015 года во Дворце культуры «Чайка» на Управленческом. Самарские татарские общественные организации «Туган тел» и «Дуслык», областная и городская автономии татар и непосредственно сам Дворец культуры «Чайка» при поддержке министерства культуры Самарской области выступили организаторами празднования 45-летия прославленного ансамбля, который за время своего существования дал ни много, ни мало – более 820 концертов!

Огромное количество зрителей с цветами в руках – ещё на улице они выделялись из общего потока спешащих на концерт. Улыбки, рукопожатия, разговоры людей, давно знающих друг друга. Многоцветье замысловатых украшений, сувениров, предметов декоративно-прикладного искусства, выставленных в фойе Дворца культуры… Наконец, неизменная на татарских праздниках выставка-продажа восточных сладостей, всевозможной выпечки, которую с удовольствием покупают все, не только татары. Всё это – тот антураж, который ещё до начала музыкального представления создавал особенную, несравнимую ни с чем атмосферу всеобщей радости, единения, предвкушения встречи с прекрасным…

«Как летит время!» — наверное, это самая частая фраза, которая звучала в этот день в стенах Дворца культуры. Многие из тех, кто пришёл на этот концерт, давным-давно, ещё с молодости, знают основателя и бессменного руководителя ансамбля Ильгиза Колючева – талантливого организатора, истинного Творца, благодаря которому в ансамбле сменилось уже несколько поколений артистов, но неизменным остался высокий уровень их мастерства.

И на сцене, и в зале вспоминали и других основателей ансамбля — Камиля Шамкаева, Шамиля Сатдарова (ныне, к сожалению, уже покойных), Мидгата Галимуллина. Все они в далёком 1970-м году стояли у истоков ансамбля. В то время из молодёжной среды вышло немало талантливых руководителей творческих коллективов, причём зачастую «лириками» становились «физики». Ильгиз Колючев – как раз такой человек. Как он сам вспоминает, после окончания Куйбышевского политехнического института он, как и хотел, получил распределение в конструкторское бюро Н.Д. Кузнецова, был счастлив и горд: юноша из татарской глубинки стал участником проекта исторического значения! Однажды его пригласили на татарскую свадьбу – знали, что он ищет контактов с молодыми татарами, чтобы вместе размышлять об истории, культуре, предназначении своего народа. Познакомился с тамадой — студентом медицинского института Шамилем Садтаровым. Тот пел, читал стихи, играл на баяне. Шамиль поделился заветной мыслью — создать татарский ансамбль, и вместе они стали искать единомышленников и – нашли: студенты мединститута, учащиеся хореографического училища, инженеры авиационного завода, среди них Камиль Шамкаев, Ахмет Нафигин… Каждый пришёл со своим творческим багажом, и стало понятно, что ансамбль должен объединить разные явления культуры. Его участники хотели не просто петь и танцевать, а говорить о том, что их волнует, о своём понимании того, что несёт миру татарская культура…

Сегодня этот ансамбль известен далеко за пределами Самарской области. Он выступал в Оренбургской, Ульяновской, Пензенской областях, Татарстане и Башкортостане, Западно-Казахстанской области Республики Казахстан, гастролировал в Москве и Санкт-Петербурге… По сути, это единственный народный татарский коллектив такого уровня вне Республики Татарстан, ведущий профессиональную пропаганду татарского языка и культуры на территории Поволжья. Используя разные жанры (песню, хореографию, поэзию), ансамбль пропагандирует лучшие образцы национального искусства. Со сцены звучат произведения классиков татарской поэзии, стихи советского периода, сочинения наших современников.

Обо всём этом рассказывает получасовой документальный фильм, который показали в начале праздничного концерта, – своеобразная кинолетопись ансамбля «Ялкынлы Яшьлек»…

То, что коллектив, возглавляемый И.И. Колючевым, ведёт большую просветительскую работу, — несомненно. За годы своего существования ансамбль выпустил в свет 72 (!) двухчасовые литературно-музыкальные и вокально-хореографические программы. В том числе посвящённые юбилеям людей, имена которых известны далеко за пределами Татарстана – Габдуллы Тукая, Мусы Джалиля. Старшее поколение артистов, а их было много в этом зале, гордится тем, что первый президент Татарстана Минтимер Шаймиев на первом Всемирном конгрессе татар в июне 1992 года привёл в пример «Ялкынлы яшьлек», сказав в его адрес лестные слова похвалы . А сам Ильгиз Исмаилович в ответ на мой вопрос , сколько артистов прошло его «школу» за время существования ансамбля, называет воистину астрономическую цифру: 1000.

Надо ли говорить о том, с какой теплотой и какими бурными аплодисментами встречали зрители своих любимцев! В зале были представители всех поколений. Даже самые маленькие дети, которым позволили потихоньку резвиться на балконе, время от времени замолкали, вслушиваясь в слова, льющиеся со сцены… Чего греха таить: городские дети, за небольшим исключением, сегодня не знают родного языка (не только татарские – и других народов тоже). И потому ценность того, что делают такие ансамбли, как  «Ялкынлы яшьлек», в целом национально-культурные общественные объединения, — громадна.

Среди почётных гостей праздника (хотя правильно ли называть их так, ведь они ансамбль «Ялкынлы яшьлек» — это часть жизни каждого из них) — президент областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») Ильяс Гумерович Шакуров, председатель исполкома областной татарской национально-культурной автономии Анвер Имранович Горланов, председатель совета национально-культурной автономии татар города Самара Ривгат Туктарович Хузин, депутат Самарской губернской Думы Гумар Зуфарович Валитов, муфтий Самарской области, председатель регионального духовного управления мусульман Талип-хазрат Яруллин. Большая делегация приехала из муниципального района Камышлинский — во главе с Минсагитом Низамутдиновичем Шайхутдиновым, заместителем главы района по социальным вопросам, большим знатоком и любителем народного творчества.

Артистов буквально завалили цветами! Один из самых красивых букетов был в руках моей соседки по ряду. Познакомились, Раиля Нугайбекова работает директором дополнительного офиса «Ипозембанка». На вопрос, для кого такой шикарный букет, ответила с нескрываемой улыбкой: «Для руководителя! Таких людей, как Колючев, надо на руках носить: столько одарённой молодёжи он воспитал, стольким дал путёвку в жизнь, болеет за каждого артиста, следит за его судьбой…» На концертах ансамбля «Ялкынлы яшьлек» Раиля Зякяриевна бывала не раз. Но по-настоящему знакомство с коллективом произошло три года назад, во время теплоходного круиза, где прославленный коллектив предстал во всей своей красе – впечатление от той поездки, говорит, было одним из самых сильных в жизни. «Это были такие разные и вместе с тем такие интересные программы, что невозможно было определить, какая лучше. Там же выступали и профессиональные артисты из Казани – и мы все, кто был на теплоходе, сошлись во мнении: наши им ничуть не уступают».

Гумар Зуфарович Валитов подытожил:

- Для нас, татар, «Ялкынлы яшьлек» — не просто творческий коллектив, это, в первую очередь, хранитель народных традиций. Он распространяет всё то прекрасное, что есть у татарского народа, но при этом аудитория ансамбля – не только татары, люди всех национальностей. Это очень важно – посредством музыки, танца, художественного слова ансамбль объединяет людей, несёт им свет. Молодые татары познают традиции предков, люди других национальностей приобщаются к культуре нашего народа. Всё это укрепляет дружбу народов, взаимное понимание друг друга. Народы великой России составляют единое многонациональное государство, мы живём и работаем в едином культурном пространстве и, конечно, должны знать традиции и культуру – и своего народа, и тех, кто живёт рядом. Созвездие этих традиций, этих культурных особенностей – наше большое достояние. И ансамбль «Ялкынлы яшьлек» – одна из звёзд в этом созвездии. А если говорить об Ильгизе Колючеве… Знаете, какое его главное качество? Бескорыстие. Он не думает, как бы «взять», а наоборот, готов отдавать — своё время, свои умения, талант, всё, что имеет… Отдавать своему народу, своей Родине. Это, может быть, громко звучит, но это так! Он настоящий патриот нашей великой страны, и своей молодёжи, тем, кто работает у него в ансамбле, он эти же качества прививает. Это очень важно. Спасибо ему за это!

Светлана ИШИНА.

samddn.ru

* * *

“Кайнап чыккан шигъри юлларымны, багышлыйм мин сиңа, “Яшьлегем”!….”

Самараның “Чайка” Мәдәният йортында “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 45нче юбилей кичәсе уздырылды

Самара татарлары үзләрен зур бер авылда яшәгән кебек хис итәләр. “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концертларына, төрле татар чараларына йө­рү­челәр моны үзләре дә яхшы аңлыйдыр. Күпчелеге ан­самбльнең артистлары белән дә, үзара да тәмам дуслашып, туганлашып беткән инде. Моны ансамбльнең чи­раттагы юбилеена җыелган тамашачыларның фойеда төр­кемнәргә җыелышып сөй­ләшеп торуыннан, ишектән кер­гәннәре белән кул бирешеп, кочак­лашып күрешүеннән кү­рергә була.

Шушы күтәренке атмо­сфераны күзәтеп торганда, Самарада “Ялкынлы яшьлек” ансамбле, мәчетләребез, “Бер­дәмлек” газетасы һәм “Самара татарлары” журналы, татар оешмалары, “Яктылык” татар мәктәбе булмаса, ни булыр иде икән, дип күз алдыма китергән идем, йөрәгем жу итеп китте. Ул вакытта күпчелек халкыбыз руслашып беткән булыр иде инде, ә бирешмәгәннәре татар телебездә җыр ишетергә дә, бәйрәм күрергә дә тилмереп яшәгән булыр иде. Ничек рәхәт бит менә! Чара артыннан чара уздырылып, дуслар һәм туганнар белән күрешергә сәбәп табылып кына тора!

Ә бит Куйбышев та­тар­ларын берләштерү эше “Ял­кынлы яшьлек” ансамблен оештырудан башланып киткән иде түгелме соң? Бу юбилей кичәсендә сәхнәдәге зур экраннан күрсәтелгән тарихи документларга караганда, соңрак “Ялкынлы яшьлек”тә җырчы булып йөргән Асия Шәймәрданованың туенда оч­рашкан милли җанлы егетләр Илгиз Колючев һәм Камил Шамкаев, Шамил Сатдаров һәм Мидхәт Галимуллин ан­самбль оештырып җибәрергә кирәк, дигән фикергә киләләр. Ул вакытларда гармунда уй­научылар да, җыр-биюгә һәвәс кыз-егетләр дә шәһәрдә күп иде. Башта биш-алты кешедән генә торган төркем 5 — 6 ел эчендә үз тирәсенә 60лап һәвәскәр артистларны җыеп, җыр, бию һәм шигърият ансамбленә әверелеп киткән. Ансамбльнең уңышы аның җитәкчеләренең югары белемле һәм зәвыклы шәхесләр булуына да бәй­ледер, әлбәттә. Алар үз тирәсенә Альберт Гаязов һәм Рәшит Гыйззәтуллин кебек талантлы хореографларны, Әлфия Гыйниятуллина, Рамил Батршин, Рөстәм Вәлиев кебек музыка белгечләрен, Ис­мәгыйль Мостафин, Риф­кать Фәретдинов, Рамилә Гыйләҗетдинова, Рәсимә Бикбаева, Фәридә Зиннә­тул­лина, Наилә Сабирҗанова, Римма Гыйбадуллина, Розалия Әбҗәлимова  кебек нәфис сүз осталарын туплыйлар, халкы­бызның Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Мирсәет Яруллин кебек танылган компо­зиторларның иҗат әсәрләренә мөрәҗәгать итәләр, берсеннән-берсе матур биюләр белән танылалар…

1977 елда ансамбльгә “ха­лык ансамбле” исеме бирелә һәм ул өч ел саен шушы исемне аклап килә. Менә “Чайка” Мә­дәният йортында үткәрелгән бу кичәдә дә ансамбль алтынчы тапкыр үзенең “халык ан­сам­бле” исе­мен аклады. Программа ансамбльнең ветераннарын хөрмәтләү нисбәтеннән алар­ның иҗат җимешләрен, яшьлек җырларын исебезгә төшерү өчен оештырылган иде.

Ансамбльнең 45 еллык тарихын чагылдырган видео­фильм да ветераннар турында һәм алар өчен төшерелгән. Айсылу Әбдиеваның өч ай хезмәте нәтиҗәсендә тамашачы экраннан баштагы чор артистларының яшь, күтәренке рухлы йөзләрен, якты киләчәккә омтылган күзләрен, һәрберсенең фотосурәтен, һәрбер фото астына язылган исем-фамилияләрен күреп сок­ланды. Бигрәк тә Шамил һәм Фәүзия Сатдаровларның туенда төшерелгән видеоязма тамашачыны җитмешенче еллар мохитына алып кайтты. Моның өчен аларның балалары Фәрит белән Фәридәгә рәхмәт әйтәсебез килә. Нинди шәп истәлек бит бу!

Шулай ук шагыйрь һәм гармунчы Наил Вахитов ан­самбль артистларына ба­гыш­лап язган шарж-куплетлары да бик урынлы һәм вакытлы яңгырады.

Концертның беренче  бү­ле­ген алып баручы Ай­сылу Әбдиева белән Линар Аб­сат­таровның да про­фес­сио­нальлеген бил­геләп үтәсе килә. Алар номерларны игълан итү белән генә чикләнмәделәр, ә үзара диалог алып бардылар сыман. Бу программаны бермә-бер җанландырып җибәрде һәм өч сәгатьлек концерт про­граммасы тамашачыны тал­чык­­тырмады, ә киресенчә, ни­­чектер кызыксындырып җи­бәр­де кебек.

Әлфия Гыйниятуллина җи­тәкчелегендәге бертөркем кыз­лар башкаруында “Ах, зифа буйларың” һәм “Яз җыры”, Әлфия Сөнгатова-Йосыпова  башкаруында “Китмим “Ял­кынлы яшьлектән” җырлары,  Рәшит Гыйззәтуллинның “Тәф­тиләү” һәм Альберт Гаязовның “Шатлык” күмәк биюләре буын­нар алмашына ишарә булып барды.

40 ел буе “Ялкынлы яшь­лек” сәхнәсеннән халыкка үз­ләренең иҗат җимешләрен бүләк итүче җырчылар  Ринат Шәйдуллов һәм Искәндәр Әх­мәтов, 35 ел гомерен сәхнәгә багышлаган Айсылу Әбдиева, 25 ел буе җырга гашыйк Руфия Җиһангирова-Карипова һәм  Илнур Алтынбаевларның  моң­лы җырларын тыңлап, сәх­нә ветераннары  Әнвәр һәм Дамир Гыйззәтуллиннарның фо­кусларын карап,  Гүзәлия Са­фина, Альберт Гаязов, Рәшит Гыйззәтуллин һәм Гөлнәзирә Нуруллина куелышындагы тиң­сез биюләргә сокланып утыр­ды тамашачы. Яшь­леген­нән үк күңеленә сеңеп кал­ган җырларны ишетергә кил­гән тамашачылар артист­ларга кушылып дәртләнде дә, моң­лан­ды да, кушылып җыр­лады да…

Ә күпме гармунчыларны сәхнәгә чыгара алды  “Ялкынлы яшьлек”?! Рәфыйк Әбдиев, Зин­нәтулла Ягъфәров, Наил Нурмөхәммәтов, Рөстәм Вә­лиев, Мидхәт Әминов, Идеал Галәүтдинов, Рамил Батршин, Мидхәт Фәхретдинов, Фоат Хә­бибуллин, Камил Галимов, Радик Газизовларга алмашка бүген яшь баянчы Камил Шакиров калкып чыкты. “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүровның Рәхмәт хаты да аның башлангычын хуп­лау буларак кабул ителде. Ильяс Гомәр улы Шәкүровны сәхнәгә чакырганда Илгиз Колючев татар “Туган тел” җәмгыятенең “Ялкынлы яшь­лек” ансамбленә тектергән костюм­нарын, күрсәткән ях­шы­лыкларын санап үтте. Ә Ильяс әфәнде, үз чиратында, Әлфия Гыйниятуллина, Гөл­фия Гайнетдинова һәм Илнур Алтынбаевларга Мактау гра­моталары һәм акчалата бү­ләкләр, ә яшь башкаручы Юлия Щербаковага, кон­цертның икен­че бүлеген алып баручы Ро­залия Әбҗәлимовага, Алсу Са­би­ровага һәм Алия Үлбә­ковага Рәхмәт хатлары тап­шырды.

Губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов та Дума бү­ләкләрен өләшү алдыннан зур юбилей белән котлады һәм Айсылу Әбдиевага мәдәният министрлыгының иң югары бү­ләген — Почет гра­мотасын, Әлфия Сөнгатова-Йосыпова һәм Айсылу Әб­диеваларга — гу­берна Думасы дипломнарын, Ринат Азизовка Рәхмәт ха­тын тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни авто­­номиясе рәисе Әнвәр Горланов исә ан­самбльне бәй­рәм белән котлап: “Илгиз Колючевның “Та­тарстан Респуб­ликасының ат­казанган мәдә­ният хез­мәт­кәре”, “Дус­лык” ордены кавалеры, “Самара өлкәсенең халык артисты” исемнәренә өстәп, “Татар халкының герое” исемен дә бирер идем”, — дип шаяртты. Кызганычка, андый исем юк, шуңа күрә аңа Рамил Әбҗәлимов, Кадрия Бикбаева, Екатерина Нугаева һәм Гөлнәзирә Нуруллинага Рәхмәт хатлары бирү һәм бәйрәмне үткәрүгә акчалата ярдәм итү белән чикләнергә туры килде.

“Вира” төзү компаниясе җитәкчесе Минәхмәт Хә­лиул­лов, “Прогресс” төзү ком­паниясе җитәкчесе Вазыйх Мөхәммәтшин, “Волгопрод­монтаж” төзү компаниясенең генераль директоры Тәлгать Хуҗиннарның матди ярдә­меннән башка да бу бәйрәмне уздыруы бик читен булыр иде. 

Шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да Фәнил Зыятдинов һәм Юлия Рәхмәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырып, бүләк тә бирде. Шулай ук өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең актив әгъзасы Фәһим Йосыповның бәйрәмне үткәрүгә керткән өлешен дә билгеләп үтәсе килә. Ул бу бәйрәмне үткәрүгә дә, өлкә сабантуйларына да гел матди ярдәм күрсәтеп торучы шәхес. 

Һәрвакыт күләгәдә калып баручы “Ялкынлы яшьлек” ан­самбленең тавыш режиссеры Владимир Петряхинны, ан­самбльнең музыка җитәкчесе һәм талантлы аранжировка ясаучысы Тәлгать Хәйруллинны да билгеләп үтәргә кирәктер. Уңышлы чыгышның яртысы бу егетләрнең төгәл эшеннән тора һәм җырчылар аларга бик рәхмәтле.

“Бердәмлек” газетасы мө­хәррире Рәфгать Әһлиуллин ансамбльне юбилей белән кот­лаганда, “Ялкынлы яшь­лек”не һәм “Бердәмлек”не ап­рель балалары дип атап, бу ике оешманы туганнарга тиңлә­де. Болай булгач, Са­марадагы татар оешмалары барысы да туганнар. “Бер­дәмлек”не “Ту­ган тел” татар оешмасы тудырган булса, “Ялкынлы яшьлек” барыбызның да олы агасы булып, “Туган тел” оешмасының нигезендәге төп кирпеч булып тора. Бу турыда өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов та искәртеп үтте.

“Ялкынлы яшьлек” ан­самбленең исеме җисеменә туры килеп, аның составы һәрвакыт алмашынып, яңа­рып, яшәреп тора. Киләчәктә аны “Кем кул­ларына калдырыйк?” — дип аптырап торасы юк. Концерт ахырында сәхнәгә чыккан япь-яшь биючеләр Кад­рия Бикбаева, Рамил Әб­җәлимов, Инсаф Салюков, Екатерина Нугаева, Мансур һәм Диләрә Сафиннар, Алена Панкратова, Ринат Сафин, Илдар Бадыйков һәм Гөлнәзирә Нуруллина, җырчылар  Ринат Шәйдуллов,Фәнил  Зыятдинов, Юлия Щербакова, Розалия Хәкимова, Алсу Сабирова, Алия Үлбәкова, Әлфия Сөн­гатова-Йосыпова һәм Ринат Азизов “Ялкынлы яшьлек”не дәвамлы итүчеләр сафында.  Әйе, яшь йөрәкләр моңланып җырлый да, җилкенеп бии дә, дәртләнеп шигырь юллары да сөйли ала. Алда сезне тик данлы юллар, шанлы еллар, иҗади биеклекләр көтсен иде! Илле еллык юбилеегызда очрашуларга кадәр!

Эльмира Шәвәлиева.

«Бердәмлек».

“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең җитәкчесе Илгиз Колючев 45 ел эчендә коллективны үз итеп, яратып концертларга йөргән тамашачыларга, матди ярдәм күрсәткән күпсанлы оешмаларга һәм шушы эшкуарларга рәхмәтләрен җиткерә:

Җәмил Вәлиуллин, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Бульхин, Хәбил Бикташев, Вазыйх Мөхәммәтшин, Сания Каюмова,  Дания Ваһапова, Мөхтәсим Үзбәков, Разия Әюпова, Усман һәм Үмәр Әмировлар, Гамаль Җамалетдинов, Ильяс Шәкүров, Минәхмәт Хәлиуллов, Хәйдәр Сафиуллин, Тәлгать Хуҗин, Али Сөләйманов, Фәния Хәкимова, Рәис Хәкимов, Исмәгыйль Латыйпов, Гакыйль Әхмәтҗанов, Рәшит Сәлахов, Рафаэль Салюков, Шамил Хисаметдинов, Наил Таһаутдинов һәм Әнвәр Горланов.

 

Просмотров: 2038

Один комментарий

  1. МЕҢ ЯШӘ»»ЯЛКЫНЛЫ ЯШЬЛЕК»»МЕҢ ЯШӘ ИЛЬГИЗ АБЫЙ!!!