В Казани планируется установить памятник татарскому поэту Фатыху Кариму / Фатих Кәримгә һәйкәл кирәк

435В Казани планируется установить памятник известному татарскому поэту-фронтовику Фатыху Кариму. На комитете Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам депутаты единогласно проголосовали за постановление «Об увековечения памяти поэта-фронтовика Фатыха Карима».

Как сообщил председатель комитета Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Разиль Валеев, с просьбой обратиться с ходатайством об установлении памятника (бюста) Фатыху Кариму в Казани к руководству Татарстана обратились писатели республики.

«В Калининградской области уже установлен памятник Фатыху Кариму, где он умер. И в Башкортостане есть улица его имени. В год 70-летия Победы считаем необходимым установить памятник Фатыху Кариму в Казани», – отметил Р.Валеев.

«Мы считаем Фатыха Карима фронтовым писателем, человеком, который писал на тему войны не из редакции, а находясь на войне, в перерывах между боями», – отметила заместитель Председателя Госсовета РТ Римма Ратникова.

Где именно будет расположен памятник Фатыху Кариму в случае положительного решения, определит руководство Казани. Депутаты предложили установить его на улице Фатыха Карима, где есть, по их словам, прекрасный сквер.

«Татар-информ» 

* * *

Депутатлар Казанда фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты бу уңайдан республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәк.

Казанда Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән әдипнең бюстын урнаштыру мөһимлеге турында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында килештеләр. Комитет рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, узган гасырның 30нчы елларында, башка бик күп шәхесләр кебек үк, репрессия корбанына әверелеп, авыр язмышка дучар булган, Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәшеп, окопларда ятканда тирән эчтәлекле әдәби әсәрләр иҗат иткән шагыйрь һәм язучының шәхесе дә, иҗаты да зур хөрмәткә лаек. 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә, Фатих Кәримгә һәйкәл куярга карар кылу аеруча әһәмияткә ия.

Фатих Кәрим тумышы белән хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районыннан. Казанга ул 1925 елларда килә. Җир төзелеше техникумында укый, шул елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Армиягә киткәнче һәм хәрби хезмәткә алынгач та газеталарда хәбәрче булып эшли. Армиядән кайткач, Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгеләнә. Бу елларда аның унлап китабы басыла. Әмма әсәрләрендә “кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы” дип, нахак гаепләр ташланып, ул 1938 елда кулга алына һәм ун елга концлагерьгә озатыла. Дуслары тырышлыгы белән акланып, 1941 елда иреккә чыккан Фатих Кәрим 1942 елда фронтка китә. Солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда дошман пулясы аның гомерен өзә…

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге Римма Ратникова ассызыклаганча, Фатих Кәрим каләм белән генә түгел, ә кулына корал тотып фронтның алгы сызыгында дошманга каршы сугышкан әдип һәм журналист.

– Сугыш вакытында фронт газеталарында эшләгән язучылар, журналистлардан аермалы буларак, Фатих Кәрим башка шартларда, ядрәләр тынган арада иҗат иткән, сугышта булган өч елда тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат иткән. Алар фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, сөйгәненә, гаиләсенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте белән сугарылган, – ди Римма Ратникова.

Фатих Кәрим утыз алты яшендә 1945 елның 19 февралендә яу кырында һәлак була. Аның күмелгән урынында, Калининград өлкәсендә, истәлекле һәйкәл ачылган. Казанның Иске Татар бистәсендәге урамнарның берсе Фатих Кәрим исемен йөртә. Депутатлар шул урамдагы бакчага шагыйрьнең бюстын урнаштырырга тәкъдим итә.

intertat.ru

Просмотров: 1187

Комментирование запрещено