Яңа Ярмәк авылы помещик Блудов җир биләмәләре урынында барлыкка килгән

x_47122997Хәзерге Камышлы, Похвистнево районнары, Татарстан Республикасындагы Әлмәт, Лениногорск, Шөгер, Минзәлә, Сарман районнары Казан ханлыгы алынгач чукындырудан качкан халык белән тулган.  Бигрәк тә Сок һәм Кинел елгалары арасындагы башкорт биләмәләре дип аталган әрәмәләргә, урманнарга һәм болыннарга, бай җирләргә качкыннар күпләп килеп урнашканнар. 

x_6ce083fcХәзерге Камышлы районына кергән авылларның җирләре унсигезенче гасырның икенче яртысында тарханнар нәселеннән булган Ярмөхәммәднең җир биләмәләренә кергәннәр. Ярмөхәммәднең идарә үзәге хәзерге Иске Ярмәк авылында булган, моның сере – ул пристав һәм исправник яшәгән Исаково (Исаклы) авылына якынрак булу исәбенә бәйләнгән.

Помещик Блудов банкрот булу сәбәпле хәзерге Яңа Ярмәк урындагы аның җир биләмәләре буш ята. Шул уңайдан Югары Ярмәктә (хәзерге Байтуган) һәм Түбән Ярмәктә (Иске Ярмәк) яшәүче типтәрләр Богырыслан җир конторасына Блудовның буш яткан җирләрен үзләренә бирүне сорыйлар. Аларның үтенече уңай хәл ителә. Югары һәм Түбән Ярмәк халкы күчкәч, 1782 елда Яңа Ярмәк авылы барлыкка килә.

DCBtY4F0bd0

Просмотров: 2386

Комментирование запрещено