Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килерме?

imgBӘдәбият елы уңаеннан узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин булуын җиткерде. Аның концепциясе әзерләнгән инде.

«Татар китабы йорты» Казандагы Шәриф Камал музее бинасында урнашачак. 

– Шәриф Камал музее инде ике-өч ел буш тора һәм анда, төзекләндерү эшләре уздырганнан соң, музейның бер катында “Татар китабы йорты” булдыру тәкъдиме белән чыктык. Шәриф Камал музее да эшчәнлеген бу бинада дәвам итәчәк, — диде парламент депутаты. 

Бу хакта  intertat.ru хәбәр итә.

 

Просмотров: 1086

Один комментарий

  1. Татар китабы Баумана урамы янында подвалда сатыла…