Саида Мухаметзянова из Казани благодаря телезрителям – в финале проекта «Голос. Дети» / “Голос. Дети-2”: Сәйдә Мөхәммәтҗанова финалда! (ВИДЕО)

2273e93d970f5fa5c488f649b5600d1c_M13-летняя Саида Мухаметзянова благодаря голосам телезрителей пробилась в суперфинал проекта «Первого канала» «Голос. Дети-2». Саида получила 56 процентов голосов телезрителей.

10 апреля в прямом эфире прошел дополнительный этап второго сезона проекта «Голос. Дети». Такое произошло впервые благодаря просьбам телезрителей. В него попала и представительница Татарстана Саида Мухаметзянова.

«Это настолько чудо, что я даже с первого раза не поняла, что нам дали второй шанс», — призналась перед выступлением Саида. По словам голосистой казаночки, никогда ранее она не выступала в прямом эфире, «так что волнение бурлит». «Все-таки мы люди, а не роботы», — сказала она.

В тройке команды Пелагеи Саида конкурировала за выход в финал с Екатериной Бизиной и Катриной Паула Диринга. Казанская участница исполнила композицию «В горнице». Красочные декорации с луной и звездами способствовали лучшему раскрытию образа.

Ранее в проекте Саида исполнила песню «Су буйлап» на татарском языке, а в поединке за выход в полуфинал «Аллилуйя», где свой куплет она спела на арабском.

Победители дополнительного этапа определялись в ходе голосования телезрителей. Все средства, собранные в ходе голосования в проекте «Голос. Дети», будут потрачены на благотворительные цели – создание первого в Москве детского хосписа «Дом с маяком». Это будет дом для детей и молодых людей с онкологическими и другими сложными заболеваниями, которых врачи не могут вылечить. Работы по строительству первого в Москве детского хосписа стартуют 15 апреля. 

* * *

10 апрельдә татарстанлыларның барысы да диярлек телевизор экраннарына капланып, “Голос. Дети-2” тапшыруында Сәйдә Мөхәммәтҗанова өчен җан аткандыр, мөгаен. Бу аңлашыла да: әлеге тапшыруга яңа этап өстәлү барыбыз өчен дә зур яңалык булды. Якташыбыз өчен финалда җан ата алу исә аеруча зур шатлык булачак.

Әлеге популяр тапшыруга яңа этап өстәү карарын тамашачылар үтенече белән беренче канал җитәкчелеге кабул иткән. Шулай итеп алар ярымфиналга узган, әмма финалга эләгә алмаган балаларга тагын бер мөмкинлек бирергә булган.  Финалга исә һәрбер командадан тамашачыларның иң күп тавышын җыйган берешәр җырчы чыгарга тиеш иде. Араларында Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар. Ул “Голос. Дети-2” тапшыруының “сукыр сайлап алу” этабында татарча “Су буйлап” җырын башкарып, жюрины әсир иткән иде. Кызганыч, якташыбыз финалга уза алмый калды. Аның  биредәге укытучысы Пелагея башка катнашучыларга өстенлек бирде.

- Пелагеяның ни өчен мине сайламаганын белмим. Ул күбрәк малайларны үз итә, ахрысы. Шулай да, мин аны кызганып куйдым, чөнки ул минем белән саубуллашканда елап җибәрде. Минем дә елыйсым килеп китте, — дип соңгы чыгышын искә ала Сәйдә.

Бүген исә Сәйдә Мөхәммәтҗанова өчен халык 04 номеры аша тавыш бирде.  Ул турыдан-туры эфирда “В горнице” җырын башкарды. Хәтерләсәгез, берничә ел элек шушы ук җырны шушы ук тапшыруда Эльмира Кәлимуллина да башкарган иде.

Нәтиҗәдә, әлеге җыр Сәйдәгә дә уңыш алып килде – ул тавыш бирүчеләрнең 56 процент тавышын җыеп, финалга узды. Шулай итеп, якташыбыз өчен алга таба да җан атачакбыз… Бу юлы инде финалда!

intertat.ru

Просмотров: 1523

Комментирование запрещено