«Идел» татар халык эстрада ансамбленең зур концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ) / «Идел» яме – язгы яңарышта

1-DSC_036718 апрельдә Самар шәһәренең «Заря» Мәдәният йорты бинасында  «Идел» татар халык эстрада ансамбленең зур  концерты узды. 

Ике сәгатьтән артык барган бу тамашада җыр артыннан җыр яңгырады, биюләр алмашынып торды.

Коллективның җитәкчесе — танылган гармунчы Мидхәт Әминов кайчандыр дусты Рөстәв Вәлиев тарафыннан бүләк ителгән музыка уен коралларында уйнады.  Һәркайсыннан йөрәккә үтеп керердәй моң чыгарды ул. Гармуннарның кечкенәләрен дә, зурларын да өздереп сайратты музыкант. Шулай ул төрле зурлыктагы гармуннарында төрледән-төрле көйләр уйнап, тамашачының иң нечкә күңел кылларын тибрәтте.

Аннан соң танылган гармунчы  үзенең чыгышын тамашачыларга таныш булган җырлары белән дәвам итте, соңрак халыкны бертуганының улы Илдар белән дә таныштырды. Кечкенә малай тырышып, бик кыландырып, гармунда уйнарга өйрәнеп килә икән.

Тамашачы моңлы тавышлы җырчыларны - Салават Хәлимуллинны, Эльвина Хәлимуллинаны, Илдар Хакимҗановны бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде. Миләүшә Хәлимуллинаның,  Рәмзия Гадыеваның назлы, нәзакәтле тавышларын да аерым билгеләп үтәсе килә.  Халидә Закированың моң чишмәсенә сокланмый мөмкин түгел иде, әлбәттә.

Концертны алып баручы Идеал Муса улы Галәветдинов тирән эчтәлекле шигырьләр укыды һәм үзе дә матур итеп җырлады. Лилия Хәлимуллина  синтезаторда уйнады.

Инзилә Гыйзатуллина, Ильназ Гарфетдинов һәм кечкенә Әминә Канюкаева дәртле татар биюләре белән тамашачының күңелен күрделәр. 

Коллективның җитәкчесе - танылган гармунчы Мидхәт Әминов дусты Рөстәв Вәлиевтан калган музыка уен коралларында уйнады.

Коллективның җитәкчесе — танылган гармунчы Мидхәт Әминов кайчандыр дусты Рөстәв Вәлиев тарафыннан бүләк ителгән музыка уен коралларында уйнады.

1-DSC_0272 1-DSC_0278

Салават Хәлимуллин

Салават Хәлимуллин җырлый.

1-DSC_0171

Халидә Закированың моң чишмәсенә сокланмый мөмкин түгел иде, әлбәттә.

1-DSC_0185

Мидхәт Әминов тамашачыны бертуганының улы Илдар белән дә таныштырды. Кечкенә малай тырышып, бик кыландырып, гармунда уйнарга өйрәнеп килә икән.

1-DSC_0188 1-DSC_0194 1-DSC_0195

кечкенә Әминә Канюкаева бии.

Кечкенә Әминә Канюкаева бии.

1-DSC_0203

львина Хәлимуллина

Эльвина Хәлимуллина җырлады да, саксофонда да уйнады.

1-DSC_0244

1-DSC_0225

Концертны алып баручы Идеал Муса улы Галәветдинов тирән эчтәлекле шигырьләр укыды һәм үзе дә матур итеп җырлады.

1-DSC_0249

Миләүшә Хәлимуллинаның чыгышы.

1-DSC_0290

Лилия Хәлимуллина синтезаторда уйнады.

1-DSC_0302

Рәмзия Гадыеваның чыгышы.

1-DSC_0299 1-DSC_0316 1-DSC_0322

Инзилә Гыйзаттулина, Ильназ Гарфетдинов, кечкенә Әминә Канюкаева дәртле татар биюләре белән тамашачының күңелен күрделәр.

Инзилә Гыйзатуллина һәм Ильназ Гарфетдинов дәртле татар биюләре белән тамашачының күңелен күрделәр.

1-DSC_0326 1-DSC_0328 1-DSC_0338

Илдар Хакимьянов җырлый.

Илдар Хакимҗанов җырлый.

1-DSC_0350 1-DSC_0362 1-DSC_0367samtatnews.ru

* * *

Самараның «Заря» Мәдәният йортында  «Идел» татар халык эстрада ансамбле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Язгы моңнар” дип аталган бик матур концерт куйды

Ансамбльнең җитәкчесе, “Гали гармуннары” һәм “Җирнең бәллүр йөрәге” фестивальләре лауреаты Мидхәт Әминов яңа программасы турында: “Язлар белән “Идел”ебез дә яшәрәчәк, яшь артистлар чыгыш ясаячак”, — дип әйткән иде. “Кемнәр булыр икән алар, хәзерге заманда татарча җырлаучы, гармунда уйнаучы яшьләрне табып буламыни?” — дип, ышанмыйчарак торган идек. Ялгышканбыз. Концерт яшүсмер  Салават Хәлимуллинның “Әссәламегаләйкүм” җыры белән башланып киткәч, зал (ә ул бу көнне шыгрым тулы иде) гөрләтеп кул чапты.

Аминов с тальянкой Аминов. Ансамбль

Салават — чыннан да талантлы бала. Ул шушы “Идел” ансамбле җырчысы Миләүшә Хәлимуллинаның улы бит. Тумыштан ук музыкаль гаиләдә тәрбияләнгән, татар җыры мохитында үскән, күңеленә моң ана сөте белән кергән малайны сәхнә әсир иткән. “Яктылык” татар мәктәбенә укырга кергәч, Салават музыка дөньясына тагын да тирәнрәк кереп киткән. Афәрин, Салават!

Концертны алып баручы Идеал Галәүтдинов икенче яшь башкаручыны игълан иткәндә фамилиясен атамады. Әллә малай булдыра алмас, дип курыкты микән? Ә инде Илдар, ноталарын бутамаска тырышып, көйне ахырына кадәр җиткергәннән соң, аны Мидхәт абыйсы кочып алды да бертуган апасы Халидә Закированың (ул да ансамбльдә җырлый) оныгы булуы турында әйтте. “Бәлки, еллар үткәч, Самара өлкәсенең танылган гармунчылары Рөстәм Вәлиев, Гамил Галиуллин, Рәфыйк Әбдиевларга тагын бер матур исем — Илдар Дементьевның исеме дә кушылыр әле”, — дип хыяллары белән уртаклашты.

Мидхәт Әминовка да гармун җене малай чагында ук кагылган бит.  Аның тальян гармунда уйнарга өйрәнү теләге шулкадәр көчле булган ки, хәтта ул туган авылы Иске Фәйзулла клубы тәрәзәсеннән кереп, төннәр буе клуб гармунында уйнарга өйрәнгән. Моны күреп, Куйбышевка укырга киткән Фәния апасы ашавыннан өзеп җыйган акчасына тугыз яшьлек энесенә гармун алып кайтып бирә. Шулай,  гармунчы булам дигән кеше авырлыклар алдында чигенми, үз дигәнендә тора белә. Илдар да Мидхәт абыйсына охшап, шундый ук үҗәтле һәм тырыш малай булсын иде.

Егерме еллар чамасы “Идел” ансамблендә синте­заторда уйнаган Лилия Аб­дуллова-Хәлимуллинаның кызы Эльвинаның “Гөлләрем” җырын җырлап җибәрүе булды, Самара сәхнәсендә тагын бер җырчы тууы аңлашылды. Бу кыз саксофонда да оста итеп уйный бит әле. Эльвина, аның әнисе Лилия һәм Мидхәт башкаруындагы инструменталь композиция “Язгы моңнар”га үз бизәкләрен өстәде.

Ә нәни балалар — Әминә Канюкаева һәм аның сәхнәдәш дуслары чыгышын күргән кеше ирексездән елмая башлый. Чебеш кебек, йомшак һәм самими балалар биегәндә күңелләр күтәрелә, авызлар ерыла, ә куллар чаба-чаба авыртып бетә.

Җиткән кыз Рәмзия Га­дыеваның чыгышы да кон­церт­ның тагын бер матур бизәге булды кебек. Язгы нәркиз чәчәге кебек нәфис, чибәр, чын татарча моңлы көй сузучы татар кызына карап утырганда күңелләр ял итә, ә күзләр сок­лана.

Яшьләр, һичшиксез, сә­ләтле булса да, олы буын ке­шеләреннән үрнәк алып яшәргә тиеш. “Заря” Мәдәният сараеның кечкенә залына сыймыйча урамнарга ташып чыккан тавыш иясе Идеал Галәүтдинов бу көнне сәхнәдә хөкем сөрде, дияр идем. Ул сөйләгән шигъри юлларны, “Янбикә”, “Герман көе”, “Яшьлегемә кайтыр идем”, “Әйдә барыйк урманга”, “Сайра, сандугач” җырларын тыңлаганда арттарак утыручы тамашачылар: ”Вот бабай дает!” — дип тел шартлаттылар. Да-а, бабай дает, шул! Аның кебек булдыра белергә кирәк әле! Молодец, Идеал абый! Кар­таймый “Идел” ветераннары!

Шулай ук Халидә Закирова, Миләүшә Хәмидуллина, Илдар Хәкимьяновның җырларын да тамашачы яратып, сагынып каршы ала, дәртләнеп кул чаба. Алар бит күп еллар “Идел” ансамбленең умырткасын тәшкил итәләр. Ә  Мидхәт Әминов ансамбльнең йөрәгедер. Концерт уртасындарак ул сәхнәгә озын камзолын киеп чыкты да гармунын сыздырып җибәрде. Мәрхүм Рөстәм Вәлиевнең бию көйләре иде бу. Һәркемнең күңелендә якты һәм шул ук вакытта моңсу уйлар бөтерелде. Ә гармунчы һаман тынмый, берсеннән-берсе кечкенәрәк гармуннарда, курайда, кубызда уйный. Ахырда гармунчы музыка кораллары куелган өстәлне алгарак чыгарып, бу гармуннарның, хәтта өстендәге камзолының да Рөстәм Вәлиевнең бүләкләре булуы турында әйтте. 35 ел буе дус булган ике гармунчыны гармун моңы, милли көйләребез шулкадәр дуслаштырган ки, Рөстәмнең вафатыннан соң инде бер ел вакыт үтсә дә, Мидхәтнең күзләре әле һаман кипми, йөрәк әрнеше җибәрми икән. Зал торып басты һәм танылган гармунчыбыз Рөстәм Вәлиевне бер минутлык тынлык белән искә алды.

Концертның моңсу мизгел­ләре күңелле биюләр белән үрелеп барды. “Яктылык” мәктәбенең хореографы Ин­зилә Гыйззәтуллина бу көнне тамашачыларга чын бәйрәм бүләк итте. Көләч йөзен, матур күлмәген, искиткеч бию осталыгын тагын да матурлатып, аның белән биергә бертуган энесе Илназ Гарфетдинов та чыкты. Ә бу вакытта залда Инзиләнең нәни балалары — кызы белән улы бию көе ишетү белән тыпыр-тыпыр биергә тотындылар. Димәк, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең хореографы Рәшит Гыйззәтуллиннан башланган династия өченче буында да дәвам итәчәк әле. Бирешмә, “Идел”, һәр язны шулай яшәреп, яңарып каршы ал!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1852

Комментирование запрещено