Якташыбыз төрле фронтларда дошманга каршы аяусыз сугышкан

img214

Нургали Вәлиулла улы Шәйдуллин Ленинград шәһәрендә.

Нургали Шәйдуллин  1918 елның 22 августында Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында Вәлиулла һәм Хәнифә гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Бик авыр елларда ачлыкка чыдый алмыйча, 14 яшьлек Нургали авылдашлары белән эш эзләп Украина якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. “Кулак” исеме тагылган әти-әнисе бөтен гаиләләре белән Чиләбегә күчеп китәләр. Бер елдан соң Нургали дә туганнары янына барып урнаша. 

1939 елның декабрендә егетне армиягә алалар. Аңа солдат боткасын җиде ел буе ашарга туры килә, чөнки 1941 елда армиядән туры Бөек Ватан сугышына җибәрәләр.

Якташыбыз төрле фронтларда дошманга каршы аяусыз сугыша. Бер ел буе Сталинград янындагы сугышларда да катнаша ул. Сугыштан соң әле тагын ике ел Польшада да хезмәт итә. Эльбинг шәһәрен яулап алуда, Нарвский плацдармында немецларның оборонасын өзүдә катнашканы өчен ул Сталинның рәхмәтләренә лаеклы була, “Батырлык өчен”, “Сталинградны саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Нургали Вәлиулла улы Шәйдуллин 1946 елда гына туган җиренә әйләнеп кайта һәм колхозда зоотехник булып эшли башлый. Ватаны алдында бурычын үтәп кайткан яшь егет хәзер инде шәхси тормышы турында да уйланып, Сәимә исемле ятим кызга өйләнә. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Ильяс Подбельск шәһәрендә яши, ул – галим, институт хезмәткәре. Алия, Әнсәр, Илдус Свердлосвк шәһәрендә гомер итәләр.

Кызганычка, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими бара… Берничә ел элек Нургали аганы да соңгы юлга озаттылар. Без аның кебек сугыш батырларын күреп калуыбыз, алар белән аралашуыбыз, бу лаеклы кешеләрдән үрнәк алуыбыз белән горурланабыз, әлбәттә.   Аларның батырлыклары мәңгелеккә безнең истә калачак, һәм без бу кыйммәтле мирасны түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.  

Римма НУРЕТДИНОВА әзерләде.

samtatnews.ru

Просмотров: 1435

2 комментариев

  1. Кукрякляре орден ,медальляр белян тулы туганнарым ,авылдашларым кайтулары исемдя.Кайту белян шундук ике туганым Захит абый Каюмов,бармаклары яраланган булсада,гармун тартып жибярде..Туганнарымда,авылашларымда барсыда кайталмады шул.. Лякин мин башка нярсяляр турында язасым киля. Мярхум яткяй сэйлягян иде. Сызрань янында хярби складны саклаган чакта бер красноармеец йокымсырып басып тора икян. Моны тикшеруче куреп алган икян. Командир отделенияне бастырганда, тегене алга чыгарганда , атып утергян. Утерелгян кеше олырак яштяге укытучы булган икян. Командир узен фронтка жибярмясенняр эчен ,яхшы командир итеп курсятер эчен шулай эшлясядя —аны шундук фронтка жибяргянняр….Курше абыем бер коточкыч хялне сейлягян иде.Ач красноармеецляр бомба астында калган янган вагондагы янып бетмягян мал итлярен кискяляп ашарга тотонсалар— янган кешеляр икяне билгеляня…. Курше бер апаны кырдан кайтканда кесясендя купмедер бердек табылган эчен 8 елга тэрмягя озаттылар диеп сейлягянняр иде..Нинди геня авырлыкларга чыдап Жинугя ирешкянняр безнен ятиляр ,бабайлар, яниляр ,ябиляр.

  2. Ветераннарыбыз алдында баш иябез! Яу кырында ятып калганнарның, сугыштан соң вафат булганнарның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр!