Ак әбекәй Шакирә

шагалиеваКамышлы районы Яңа Усман авылында гомер итүче Шакирә Шагалиева — хөрмәткә лаеклы ак әбиләрнең берсе. Тугызынчы дистәне ваклаган әбекәйнең тормыш юлы күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Әтисе Закирны Богырысланга эшкә алгач, гаиләләре белән Бозбаштан  шәһәргә күченгәндә Шакирә икенче сыйныфны гына тәмамлаган була әле.

Кыз яңа тормышка, яңа иптәшләренә тиз ияләшә.  Балачактан хезмәт сөеп үскәнгә, яшүсмер чорында ук питомникта җимеш агачлары үстерергә керешә. Үзенең булачак эшен дә җимеш агачлары арасында күрә башлый ул. Ләкин  Бөек Ватан сугышы бөтен планнарына киртә куя.

Кызны ФЗӨгә алалар һәм штукатур-маляр һөнәренә өй­рәтеп чыгаралар. Ул шушы һөнәре буенча эшли башлый. Сугыш еллары Ша­кирәнең үзәгенә үткән, ул аларны бүген дә әле тыныч кына исенә төшерә алмый:

- Әтиемә — сигез йөз, миңа өч йөз грамм ипи бирәләр иде. Абыем шул карточкаларга ипи алу өчен төне буе чиратта басып тора иде. Тормас иде — ашарлык башка ризык булмады.

Дөрес, Бозбашта яшәгәндә дә рәхәт күрмәдек. Әнкәй ала­бута, песи тарысын кул тегермәнендә тарттырып ипи пешерә иде. Камышлы белән Бозбаш арасындагы басуда әтием тары чәчә иде. Төшке ашка утырганда, әрнеп: “Әллә балчык, әллә ипи бу”,дип сөйләнә-сөйләнә алабута ипиен кисеп ашаганын хәтерлим”, — дип сөйләде әбекәй.

Яшьтән тормышның ачысын-тө­чесен күреп үскән Шакирәгә язмыш фронттан орден-медальләр тагып кайткан Хәйдәр исемле Яңа Усман авылы егетен бүләк итеп бирә. Алар тормыш авырлыкларын һәм шатлыкларны бү­лешеп озын гомер юлы үтәләр.

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйдәр ага авыл советы рәисе, хисапчы булып хезмәт итә. Кызлары Гөлфия, уллары Азат әти-әниләре үрнәгендә матур итеп үз тормышларын коралар. Әтиләре мәрхүм булгач та, үз балалары белән авылга кайтып, әниләренең хәлен белеп торалар.

Хөкүмәт Шакирә апага да фатир бүләк иткән.

- Әлегә туган авылымнан китәсем килми. Бөтенләй тора алмый башласам, шәһәрдәге фатирыма күчәрмен, дип уйлыйм. Социаль хезмәткәр Гүзәлия Садыйкова үземне бик кадерләп карый. Тормышымнан да канәгать мин. Аллаһыга мең шөкер, рәхәтләнеп гамәл кылып яшим, — ди ул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1309

Комментирование запрещено