Куба Татарстан белән хезмәттәшлекне җәелдерергә тели / Р.Минниханов: «Татарстан готов стать связующим звеном в расширении российско-кубинских отношений»

1a4f5a94cd5409f5412344b605b1123c_MТатарстан, Россиянең иң алдынгы төбәге буларак, Россия-Куба арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда әйдәп баручы регион булырга әзер. Өстәвенә, Куба вәкилләре дә республика белән элемтәләрне җәелдерергә тели.

Бу турыда бүген Казанда уздырылган сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясенең унөченче утырышында хәбәр иттеләр. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин һәм Кубаның Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас кебек рәсми затлар катнашты.

Куба җитәкчелеген нәрсә кызыксындыра?

Татарстан Россиянең аеруча алдынгы төбәкләренең берсе буларак Россия-Куба арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүдә әйдәп баручы булырга әзер. Татарстан белән Куба арасындагы элемтәләрнең тарихы исә шактый еракларга барып тоташа.

- Инде 15 ел дәвамында Кубада Татарстан вәкиллеге эшли. Озак еллар дәвамында без бер-беребезне төрле товар һәм продукция белән тәэмин итеп тордык. Хәзер исә үзара элемтәләрне тагын да ныгыту, җәелдерү өчен вакыт җитте дип саныйм. Хезмәттәшлекне икътисад тармагында җәелдерү аеруча нәтиҗәле булачак. Шулай да без әлеге мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланмыйбыз әле, — дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, Куба һәм Татарстан авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү, самолет һәм вертолетлар җыю, “КАМАЗ” җитештерү, инновацион, биотехнология, фармацевтика тармакларында үзара хезмәттәшлекне җәелдерә алыр иде.

- Билгеле булганча, Татарстан – нефть төбәге. Биредә нефть һәм химия тармагы аеруча алга киткән, машина, самолет, вертолет төзелеше дә шактый камилләшкән. Сезне исә шина җитештерү линиясен яңарту, “КАМАЗ” вәкиллеге ачу һәм вертолет төзелеше белән бәйле сервис үзәге булдыру кебек тармаклар аеруча кызыксындырды. Шуны билгеләп үтәсем килә: бездә сәнәгать продукциясенең якынча 50 проценты читкә чыгарыла. Шул рәвешле, без сезнең илгә нефть һәм химия продукциясе һәм чималы да кертә алыр идек, — дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Әле алай гына да түгел, Куба вәкилләрен Татарстанның инновацион үсеше дә кызыксындырган. Алар республикада тормышка ашырыла торган программа һәм IT-эшләнмәләрне Кубага “күчерү”тәкъдиме белән чыккан.

- Әлбәттә, без сезгә ярдәм итәргә әзер. Бу юнәлешне тулысынча хуплыйбыз, — дип белдерде Татарстан лидеры.

Татарстан ярдәме кирәк

Рөстәм Миңнеханов сүзләрен Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин да хуплады. Ул Татарстанны Куба һәм Россия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда аеруча зур роль уйнарга сәләтле төбәк дип ассызыклады.

- Без Россия һәм Куба арасындагы хезмәттәшлекнең тулысынча гамәли булуын тәэмин итәргә тиеш. Әлеге максатка ирешү өчен бу эш белән теоретик-белгечләр түгел, ә нәкъ менә практикларның шөгыльләнүе сорала. Татарстан бу юнәлештә шактый зур эшләр башкара ала, — дип билгеләп үтте Дмитрий Рогозин.

Җитәкче сүзләренә караганда, Россия һәм Куба арасындагы мөнәсәбәтләр вакыт белән сыналган һәм хәзерге вакытта әлеге ил Россиянең стратегик партнеры булып тора.

- Безнең илләр гадел дөнья яклы. Һәрбер илнең халыкара хокуклары тулысынча якланырга тиеш. Украинадагы кризис һәм Кырым белән бәйле нисбәттә Кубаның принципиаль позиция сайлавы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Алар киң җәмәгатьчелеккә Россия белән риза булулары турында белдерде. Шунысын да ассызыклыйм: хәзерге вакытта Россия Кубага карата кертелгән законсыз санкцияләрне тизрәк бетерү өчен тырыша, — дип дәвам итте сүзен җитәкче.

“КАМАЗ” Кубада да танылачак

Кубаның Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас исә үзенең чыгышында Россия белән хезмәттәшлекнең үзләре өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады.

- Без бүген үзара элемтәләрне ныгыту турындагы яңа килешүгә кул куячакбыз. Бу бик мөһим, чөнки моңа кадәр кабул ителгән документ хәзерге заман таләпләренә туры килми башлаган иде. Миңа калса, без медицина өлкәсендә хезмәттәшлекне җәелдерергә тиеш. Моның өчен барча мөмкинлекләр дә бар, тик без алардан тиешенчә файдаланмыйбыз кебек. Туризм өлкәсен дә үстерү сорала. Соңгы елларда Кубага килүче Росия туристлары саны кими. Бу безне шактый борчуга сала, — дип белдерде үзенең чыгышында Рикардо Кабрисас.

Җитәкче сүзләренә караганда, Кубаның Татарстан белән хезмәттәшлеге Россия белән элемтәләр өчен яңа мөмкинлекләр ача, ике илнең үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда никадәр зур мөмкинлекләрдән һаман да тиешенчә файдаланмавын ассызыклый.

Килешүгә килгәндә исә, ул “КАМАЗ” компаниясе һәм Кубаның “ГЕСИМЕ” кара металлургия һәм машина төзелеше предприятиеләре төркеме арасындагы үзара хезмәттәшлекне күздә тота. Чарада катнашучылар сүзенә ышансак, бу — Татарстан һәм Куба арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытачак.

intertat.ru

* * *

Татарстан готов стать связующим звеном в расширении российско-кубинских отношений. Об этом сегодня заявил врио Президента РТ Рустам Минниханов во время 13-го заседания российско-кубинской межправительственной комиссии по торгово-экономическому и научно-техническому сотрудничеству, которое состоялось в Казани. Заседание прошло на площадке ГТРК «Корстон» с участием заместителя Председателя Правительства РФ Дмитрия Рогозина и заместителя Председателя Совета министров Республики Куба Рикардо Кабрисаса. «Прежде всего, хочу выразить глубокую признательность руководству России и Кубы за внимание к вопросам развития регионального сотрудничества в рамках динамично развивающихся российско-кубинских отношений. Татарстан как один из ведущих промышленно развитых регионов России готов стать связующим звеном в расширении отношений между нашими странами», – заявил Р.Минниханов. Он отметил, что Татарстан и Куба имеют давние связи – так, уже более 15 лет на Кубе работает представительство Татарстана. «Многие годы в вашу страну поставлялась различная наша продукция – вертолеты, «КАМАЗы», в вузах Татарстана обучались кубинские студенты. На современном этапе можно признать новый импульс развития взаимоотношений. Возможности для взаимодействия у нас большие, в первую очередь в области экономики, к сожалению, мы пока не используем их в полной мере», – сказал Р.Минниханов. Он отметил, что кубинская сторона выразила заинтересованность относительно модернизации шинного производства, представительства «КАМАЗа» на Кубе, создания сервисного центра по обслуживанию вертолетов, в частности, легкого вертолета «Ансат» Казанского вертолетного завода. Татарстан, по словам лидера республики, экспортирует около 50 процентов промышленной продукции. «Большое количество нефтехимической продукции и сырья мы могли бы поставлять на вашу территорию», – отметил Рустам Минниханов. Особое внимание, по его мнению, необходимо уделить совместному продвижению программных продуктов и разработок, инновационному развитию. Рустам Минниханов назвал работу в области вертолетостроения, а также его сервиса, сельского хозяйства, медицины, центра обслуживания «КАМАЗов», инноваций и туризма «перспективными направлениями для сотрудничества». «Надеюсь, Татарстан создал необходимые условия для конструктивной работы», – сказал в заключение Р.Минниханов, выразив надежду, что в дальнейшем контакты с Кубой будут укрепляться. Дмитрий Рогозин в своем выступлении отметил необходимость активного вовлечения регионов России в двусторонние российско-кубинские отношения. «Наши отношения проверены временем и развиваются в духе стратегического партнерства и дружбы», – обратился он к представителям Кубы. По его словам, очень мощный импульс укреплению двусторонних связей придал визит Президента России Владимира Путина на Кубу в прошлом году. Ожидается, что в Россию прибудет председатель Государственного Совета и Совета министров Республики Куба. «Мы высоко ценим достигнутый уровень взаимодействия наших стран на международной арене, в основе которого, безусловно, общая заинтересованность в формировании справедливого миропорядка, который должен быть основан на соблюдении и уважении международного права», – отметил Д.Рогозин. Он выразил также признательность кубинской стороне «за принципиальную позицию в отношении кризиса на Украине и ситуации вокруг Крыма». «Мы высоко ценим публичные заявления на этот счет кубинского руководства, которое выступило в солидарном с Россией ключе», – сказал Рогозин, подчеркнув, что Россия неизменно выступает за скорейшую отмену санкций, направленных против Кубы. «Сегодня мы обсудили многие интересные темы взаимодействия в области металлургии, энергетики, авиастроения, транспорта, в финансовой сфере, – сказал Д.Рогозин. – Мы будем вместе продвигать на рынки стран технику, которая производится в наших регионах, в частности, в Татарстане». Он также выступил с предложением создать отдельный проект по сборке и продвижению на Кубе вертолета «Ансат» производства Казанского вертолетного завода, а также пригласил представителей Кубы на ряд экономических форумов, которые пройдут в России. Заместитель Председателя Совета министров Республики Куба Рикардо Кабрисас поблагодарил Татарстан за «гостеприимство и отличную организацию мероприятия». На сегодня, по его словам, начинается активная работа «по ликвидации проблем в двусторонних отношениях России и Кубы, открываются новые возможности для сотрудничества в различных сферах». Так, уже есть результаты работы по активизации сотрудничества в области электроэнергетики, металлургии, промышленного производства, транспорта. Он также заявил о возможности более активного сотрудничества в области здравоохранения и фармацевтической промышленности. По его мнению, более широкий ассортимент продуктов из Кубы может быть представлен на российских рынках, в частности, морепродуктов. Кроме того, Куба, по его словам, придает огромное значение углублению экономических, коммерческих, культурных и спортивных отношений с Россией. В финале заседания участники встречи подписали 10 двусторонних документов о сотрудничестве.

 «Татар-информ»

Просмотров: 805

Один комментарий

  1. опять татар используют для решения москальных проблем,а потом как только чуть -чуть оклемаются начнут наседать на татар.Минниханов,как мальчик на побегушках,старается угодить московским хозяевам.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>