Тукай Мәчәләйдә дә булганмы икән?..

tukai1

1906 елда Габдулла Тукайга Уральскига барганда Бузулук, Богырыслан шәһәрләре, шулай ук Похвистнево районының Мәчәләй авылы аша үтәргә туры килгән, дип сөйли Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самар шәһәрендә яшәүче Тагир ага Мамышев. Бу хакта аңа шагыйрьнең яшьтәше булган әтисе Гобәйдулла ага сөйләп калдырган. Дөрес, ул Тукайны үз күзе белән күрмәгән, әммә аңа әлеге хәбәр килеп ирешкән.

Тагын бик күп кенә мәчәләйлеләр әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан бөек шагыйребезнең Уральскига Мәчәләй аша үтүе турында ишеткәннәр.

Гасыр башларында Мәчәләй авылында Фатиха базары яки Макарья  ярминкәсе дә уздырылган булган. Ул бар халык өчен бик зур бәйрәм булып, биредә төрле уеннар оештырылган. Бу турыда Габдулла Тукай да язган икән бит: «Богырыслан өязе Мәчәләй һәм Әсәкәй карьяләрендә, Макарьяга зур фабрикантлар җыйналган кеби, зур-зур чалмалы муллалар җыйналалар икән. Монда бәләкәйрәк фирмалар мөәззин исемендә булалар. Мужиклар фатиха алмага гөруһ-гөруһ булып киләләр. Бу фатиха базарының башлыгы — Габбас ишан, главный советник Каһәрман хәзрәт буладыр. Башка муллалар бу икесенең хөкеменнән чыкмайлар. Бу фирманың файдасы Макарья базарына бара торган фирмаларныкыннан күбрәк һәм зәхмәтсезрәк буладыр. Мәдрәсәләрдә тычканнар мөсафир булып торалар. Фатир бесплатный, пища хозяйскидыр. Богырысланда булган мөнтазам мәдрәсәгә авыл балаларына барырга рөхсәт юк. Нә карьядә тәхсил юк. Җәһаләтнең кәмал дәрәҗәсендә торалар. Дога сатып файда итәсе килгән кеше безнең тарафка килсен» (Фатиха базары, яки Макарья ярминкәсе).

 
Фатиха — дога.
Карья — авыл.
Гөруһ-гөруһ — төркем-төркем.
Мөсафир — вакытлы килеп торучы, юлчы.
Мөнтазам — тәртипле.
Нә карьядә тәхсил юк — ни авылда укытмыйлар.
Җәһаләтнең  кәмал  дәрәҗәсендә — наданлыкның  иң югары  дәрәҗәсендә.

Менә шулай дип язып калдырган шагыйребез ул заманга хас үзенчәлекләр, кимчелекләр турында. Мәчәләйлеләрнең мондый тәнкыйть  сүзләре белән һич кенә дә килешәсе килми, әлбәттә, әмма кәгазьгә язылганны балта белән чабып кына бетереп булмый, билгеле. Ә Тукай белмичә язмагандыр шул…

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

В 1912 году Габдулла Тукай приезжал в Самару

Просмотров: 1923

2 комментариев

  1. Габдулла Тукай Мәчәләй авылында 1907 елның көзендә Уральскидан Казанга күченеп кайтканда булган. Моның турында шагыйрь үзенең истәлекләрендә язып калдырган. Шушы истәлекләренә таянып, без бу хәл турында 90нчы еллар башында «Бердәмлек» газетасында язып куйган идек.
    Ә бу факт безнең «Перечень обьектов историко-культурного наследия татар Самарского края» дигән исемлеккә керде һәм шуңа багышлап Мәчәләй авылында истәлекле такта яисә башка бернәрсә урнаштырырга исәп бар.
    Шамил Галимов, тарихчы.

  2. Әйе Мәчәләй халыгына бөек шагыйребез Габдулла Тукайны авылларында кунак итү бәхетенә ирешергә насыйп булды. Хаттә авылның бер урамы аның исемен йөретә. Картлардан бу хакта бик күп ишетергә туры килде. Ләкин югарыдагы язманың авторы бер хата ясы.
    Мәчәләйдә һич бер вакыт Макарья исемендә ярминкә уздырылмаган! Бүтән ярминкәләр турында да мәглүмәт юк. Базарлар оеша иде.Алу сату урыннары, кибетләр һәм сәүдәгәрләре бары иде. Ләкин ярминкә турында ишетелмәде. Авыл тирәсе зур авылларда ярминкәләр уза иде. Мәсәлән күрше Подбелҗск, Богырыслан, Черкасс ярминкәләре. Мәчәләйлеләр әлбәттә ары еш йөри иделәр. Автор аны Ниңгар якларында уздырылган мәшһүр Мәкәрҗә ярминкәсе ( Макарьевская ярмарка) белән бутый.
    Мәчәләйдә бу вакытта атаклы укымышлы имамннар, ишаннар хезмәт итә иделәр. Алардан берсе исеме зикер ителгән ахун Габбас ибн Әбулхаер Субеев ишан хазрәтләре. Мәчәләйнең атаклы мулласы Локман — халфә ибн Гыймран Мәһдиев хазрәтләре аның тәрҗимә-и халдә( биография) болай дип яза( иске имлщдщн күчермә):
    “Габбас хазрәт 1857 елында әтиләре белән Пенза губернасы Керенка өезендән килгәнде 28 яшь чамасында иде. Мәчәләйдән Казанга укырга барып Мөхаммәд Кәрим хазрәттә 3 ел торып, кайтып имам булмыштыр. Мәчәләйгә килгәндә Пенза губернасы Пәшле кариясе Фарзетдин хазрәткә укымыштыр.
    Мәдрәсәдә торганда һәп тәкъвалыгы белән мәшһүр булмыштыр. Имам булуы берлән (белән)мәдрәсә тәрбия кыла(мәдрәсә оештырып укыта башлый). Фыкыһ (шәригат канунлары) фәненен укутувы берлән Мәчәләй кариясенен һиммәтле булуына сәбәп булмыштыр. Ошбу Габбас хазрәт гакыллы, химмәтле, тәкъвалыгы берлән генә Богырыслан өязендә генә түгел, Бөгелмә һәм башка өяз голәмалары арасында мәшһүр иде.
    Бик күп имам Габбас хазрәт васытасы (ярдәме) илә русча имтиханга кереп Самара стол началнигенә күренә иделәр. Шул хезмәте өчен һич берсендән хезмәт бәдәле (бәясе) дә алмый иде.
    Духовный Субрания (Диния назарәте) карашында мөхтәрәм хадимләрдән саналып күп хезмәтләр йөкләнеп һәр кайсысын тәмам итә иде.
    Җөмләдән(боларның) берсе Бозаулык шәһәрендә Галиәскар Могыйм мулла улы Гафури, ләкабы (каушаматы) Чәгатай, 1894 нче елда ысул-ы җәдид берлән укытып башлап Духовный субрание шул шәкертләрне имтихан өчен Габбас ахунны җибәреп имтихан кылдырган. Габбас хазрәт балаларын укуыннан мәмнун (канәгат)булып Духовный Субраниягә белдермештер.
    Һәм Габбас хазрәт үз авылы Мәчәләйдә 1896 нчы сәнә Самарадан ысул-ы җәдид илә укытырга мине ягни Локманны китерде. Габбас хазрәт 2 мәртәбә хаҗга барды. ” ( мелла Локман ибне меллаГыймран ибне мелла Мәһди ибне Мәүлед әл- Пырави. миләди 1937 ел, камәри – һиҗри 1355)
    Каһәрман хазрәт исә Әсәкәй авылы мулласыдыр. Аның турындада мәрхум Локман – халфә болай шул ук әсәрендә болай дип яза: “Каһәрман хазрәт Гайнетдин. Гаять галим, тәква 1870 нче елларда имам булса булырга кирәк. Казан Мөхаммәт Кәрим хазрәте таләбәседер. Мәдрәсә тәрбия кылып имамнарда чыгарды…”
    Менә монды олуг шәхесләрне зиярәт максаты белән, хәер дога фәтиха алу, мәдрәсәләрендә уку нияте белән Мәчәләйгә дәвамлы халык агыла иде. Мәрхум шәгыйрь әйтмешле гөрух- гөрух. Табигый хәл, ислахат ( реформист, либерал) фикерләренә ия булган 20 яшьлек Габдулла Тукайны бу манзара бик борчый, кайгырта иде. Чөнки бу аның карашында зур бер җәһаләт санала иде. Татар милләтенен русларга карата арта калмышлыгы бер яктан шуңа бәйли иде. Ишаннар, муллалар милләтнең тәрәккыятеня зур бер киртә булуын ачык итеп бәян итә. Шуның өчендер Мәчәләй кариясе әһалисене ( халыгы)наданлык белән итһам иткәндер. Габбас хазрәт кебек руханиләр аркасында бу якларда дини гыйлем бик көчле, вакытынын ислахатчыларына кирәкле җавап бирә ала иделәр. Үткен телле Габдулла Тукайда менә бу халне, атаклы Макарҗә ярминкисинә тиңли, гүя “фәтиха” базары. Хәер, мәрхум дингә каршы түгел иде. Улда бер яктан бик диндар шәхес ләкин кызганычка каршы дингә карашы аз гына бшкачарак иде. Аны аңлар өчен аның иҗаты белән таныш булырга кирәк. Мәрхумның бигрәк тәүге иҗаты руханиларыбызны тәнкыйть белән тулы. Сылтама өчен http://gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=section&id=10&Itemid=40.
    Бер авыл халкының дин өндәрләре мондый бөек шәхесләр булса ул бер ничек җаһил-надан була алмый! 1906 нчы елында Мәчәләйгә 50 яшь яңа тула иде. Бу кыска вакыт өчендә авылда 3 мәчет, алар каршысында мәктәп- мәдрәсәләре эшли иде. Бу да авыл халкының гыйлем дәрәҗәсенен күрсэткече. Бер ничә елдан соң 4 нче мәчет салына. Һәм анда да гөрләтеп мәктәп эшли башлый. Локман халфә авылдагы мәгрифәтне яңа үрләргә күтәрә. Авыл шәкертләре авыл мәдрәсәләрен тәмамлап Казанда Галимҗан Барудиләрдән, Уфада Зиятдин Камалидән дәресләр укыйлар. вәлхасыйл (озын сүзен кыскасы) мәчәләйлеләр үз бабалары белән горур итәргә тиешле. Асыл зур наданлык бу шәхесләрне онытуы, Ислам динне һәм газиз туган телебезне белмәүе. Болар барысыда Аллага шокер Мәчәләйдә бүгенгесе көндә мәүҗүт.