Замечательный подарок мочалеевцам в честь 70-летия Великой Победы / Мәчәләй ветераннарының исемнәре мәңгеләштерелде

DSC_0407Замечательный подарок в честь 70-летия Великой Победы подготовил своим землякам-мочалеевцам Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев, член Бюро Исполкома Всемирного конгресса татар, президент Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык» («Дружба»). По его проекту и финансовой поддержке издана книга «Подвиг огненных лет» о фронтовиках и тружениках тыла в годы войны — мочалеевцах.

Главный редактор и составитель книги — Идеал Мусинович Галяутдинов, советник президента «Дуслык», ветеран Вооруженных Сил, полковник в отставке, почетный гражданин города Нурлат РТ. Ранее, в связи с 60-летием Победы под его редакцией уже была издана книга о фронтовиках- нурлатовцах «Гордость земли Нурлатской».

Книга, объемом в 360 страниц, полноцветная, открывается с обращения-приветствия мочалеевцев Губернатора Самарской области Николая Ивановича Меркушкина, а также главы муниципального района Похвистневский Юрия Федоровича Рябова и автора проекта Канюкаева Фахрутдина Бадретдиновича.

Из Мочалеевского сельского совета было мобилизовано на фронт 367 человек, 164 из них сложили свои головы на полях сражений, отдали свои жизни, чтобы защитить нашу Родину и приблизить Победу. А те, кто вернулся с Победой, раненые, искалеченные, сумели найти в себе силы, чтобы работать и за себя, и за тех, кто не вернулся с войны. О каждом из них рассказано на страницах книги.

DSC_0403 DSC_0404

В книге большое внимание уделено труженикам села Мочалеевка в годы войны, когда все взрослые мужчины ушли на фронт, вся тяжесть труда легла на плечи женщин, они добывали хлеб, воспитывали детей, получали похоронки, матери лишались своих сыновей, детей-отцов, а жены становились «солдатками».

Часть книги посвящена наследникам славы своих дедов, отцов, тем, кто сегодня свои знания, опыт, умение отдает на благо Родины, защищая ее в том числе и в «горячих точках» земли.

Книга содержит разнообразную информацию о Великой Отечественной войне, в целом, о второй мировой войне на основании архивных документов, исторических фактов. В частности, читатель узнает о том, что 30 апреля 1945 года в 22 часа над куполом рейхстага первым Знамя Победы водрузил старший сержант Гази Казыханович Загитов.

Надо сказать, что книга «Подвиг огненных лет», пожалуй, единственная в своем роде, изданная о фронтовиках и тружениках тыла одного отдельно взятого села и авторы надеются, что этому примеру последуют и другие. Ведь о каждом участнике Великой Отечественной войны можно написать и повесть, и рассказы, и целые книги. Они этого заслуживают.

tatar-duslyk.ru

* * *

Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына багышлап, Пох­вистнево районы, Мәчәләй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары турында “Подвиг огненных лет” дип аталган китап нәшер ителде.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Мәчәләй авылында туып үскән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев инициативасы һәм матди ярдәме белән дөнья күрде. Китапның баш мөхәррире һәм төзүчесе — хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдинов.

Матур итеп бизәлгән, затлы кәгазьдә басылган зур форматтагы китапның беренче битләрендә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинның мөрәҗәгате һәм Похвистнево районы җитәкчесе Юрий Федорович Рябовның котлау һәм рәхмәт сүзләре языл­­ган.

Мәчәләй авылыннан сугышка барлыгы 367 кеше алынган, шуларның 164се яу кырларында ятып калган.

Китап битләрендә фронто-викларның яу кырларында күрсәткән батырлыгы да, фидакарь хезмәте дә тасвирлана. Тылда эшләгән хезмәт ветераннарына да зур игътибар бирелә. 

Әфган сугышында, Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрбиләрнең батырлыгы да игътибарсыз калмаган.

Китапта Бөек Ватан сугышы турында да, гомумән, икенче Бөтендөнья сугышы турында да бик күп кызыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, 1945 елның 30 апрелендә 22 сәгатьтә Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагын беренче булып элгән милләттәшебез Гази Казыхан улы Заһитов булуы турында архив документлардан белешмә китерелә.

Шунысы да игътибарга лаек: аерым бер авылның сугыш һәм тыл ветераннары турында язылган бу китап беренче карлыгач кына. Башка авылларда андый истәлекләр әлегә юк. Ләкин мәчәләйлеләрдән үрнәк алып, башкалар да үзләренең авылдашлары, якташлары турында шундый китаплар иҗат итсәләр бик яхшы булыр иде. Һәр сугыш ветераны ихтирамга лаек, ә аның ил алдындагы хезмәте — батырлык.

“Подвиг огненных лет” китабын халыкка тәкъдим итү чаралары 29 апрельдә Мәчәләй авылының Мәдәният  йортында уздырылды. Китапның редакторы Идеал Галәүтдинов басманы әзерләүгә өлеш керткән Мәчәләй авылы кешеләренә рәхмәтләрен җиткерә.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1335

2 комментариев

  1. Уважаемые авторы и соавторы,Отражён ли там памятник погибшим?История создания,где,кем когда?Подскажите где можно приобрести данную книгу?

    • Равиль, номер телефона составителя книги Идеала Мусиновича Галяутдинова: 8-917-106-88-07.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>