Рустам Минниханов прибыл с рабочим визитом в Анкару / Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде

view_88103_tatarВрио президента Татарстана Рустам Минниханов прибыл вчера с рабочим визитом в Турцию. В международном аэропорту Эсенбога в Анкаре его встретил заместитель губернатора Анкары Мехмет Али Улуташ.

В рамках рабочего визита запланирован ряд официальных встреч врио президента Татарстана с руководителями турецких министерств и ведомств. Вчера Минниханов встретился с премьер-министром Турции Ахметом Давутоглу и мэром Анкары Мелихом Гекчеком, после чего представители мэрий Казани и Анкары подписали программу развития побратимских связей.

Сегодня у Минниханова назначена встреча с министром экономики Турции Нихатом Зейбекджи.
Кроме этого, Минниханов планирует посетить ряд общественных пространств турецкой столицы и ознакомиться с технологиями, используемыми при строительстве и благоустройстве парков, бульваров, сообщает пресс-служба казанского Кремля.

Главными мероприятиями рабочего визита Минниханова в Анкару станут участие в турецко-татарстанском деловом форуме, а также встреча с президентом Турции Реджепом Тайипом Эрдоганом.

В составе татарстанской делегации – заместитель премьер-министра РТ – министр промышленности и торговли РТ Равиль Зарипов, помощник президента РТ Радик Гиматдинов, мэр Казани Ильсур Метшин, министр строительства, архитектуры и ЖКХ РТ Ирек Файзуллин, представители республиканских министерств и ведомств.

* * *

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Төркиягә килде. Әнкарә шәһәрендәге Әсәнбога халыкара аэропортында аны Әнкарә Губернаторы урынбасары Мәхмәт Али Улуташ каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнехановның Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән рәсми очрашулар планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Даутоглу һәм Әнкарә шәһәре мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты, шуннан соң Казан һәм Әнкарә мэрияләре вәкилләре тугандашлык багланышларын үстерү программасына имза салынды.

Бүген, 30 апрельдә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Төркия башкаласының кайбер җәмәгать киңлекләрен карарга һәм парклар, бульварлар төзегәндә кулланылган технологияләр белән танышырга җыена.

Рөстәм Миңнехановның Әнкарәгә эш сәфәренең төп чаралары: Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашу (30 апрель), шулай ук Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашу.

Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин,  Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.

Просмотров: 1595

Комментирование запрещено